Маттай 1:1—25
1 Ибраһим улы+ Давыт токымыннан+ булган Гайсә Мәсихнең* тормышы* турында китап.
2 Ибраһим Исхакның+ атасы;Исхак Ягъкубның+ атасы;Ягъкуб Яһүднең+ һәм аның абый-энеләренең атасы;
3 Яһүд Тамардан туган Фәреснең һәм Зирәхнең+ атасы;Фәре́с Хисрунның атасы;+Хисру́н Рамның атасы;+
4 Рам Аминадабның атасы;Аминада́б Наһшунның атасы;+Наһшу́н Салмунның атасы;
5 Салму́н Рәхәбтән+ туган Богазның атасы;Бога́з Руттан туган Обидның атасы;+Оби́д Ишайның атасы;+
6 Иша́й Давыт+ патшаның атасы;Давыт У́ри хатыныннан туган Сөләйманның+ атасы;
7 Сөләйман Рихәбәмнең атасы;+Рихәбә́м Абиянең атасы;Абия́ А́саның атасы;+
8 А́са Йәһшәфәтнең атасы;+Йәһшәфә́т Яһурамның атасы;+Яһура́м Узиянең атасы;
9 Узия́ Йофамның атасы;+Йофа́м Әһәзнең атасы;+Әһә́з Һизәкыянең атасы;+
10 Һизәкыя́ Манашшеның атасы;+Манашше́ Амонның атасы;+Амо́н Йошиянең атасы;+
11 Йошия́+ Бабы́л әсирлеге вакытында+ яшәгән Йәкуниянең+ һәм аның абый-энеләренең атасы.
12 Бабылда Йәкуниянең Шилтии́л исемле улы туды;Шилтии́л Зәрубабылның атасы;+
13 Зәрубабы́л Абиудның атасы;Абиу́д Ильякимның атасы;Ильяки́м Азурның атасы;
14 Азу́р Садыйкның атасы;Садыйк Ахимның атасы;Ахи́м Илиудның атасы;
15 Илиу́д Илгазарның атасы;Илгаза́р Маттанның атасы;Матта́н Ягъкубның атасы;
16 Ягъкуб Мәрьям ире Йосыфның атасы. Мәрьямнән Мәсих+ дип аталган Гайсә туды.+
17 Шулай итеп, Ибраһимнан Давытка кадәр 14 буын, Давыттан алып Бабыл әсирлегенә кадәр 14 буын һәм Бабыл әсирлегеннән Мәсихнең тууына кадәр 14 буын. Бу — барлык булган буыннар.
18 Гайсә Мәсихнең тууы менә болай булды. Анасы Мәрьям Йосыфка ярәшелгән чакта, алар кавышканчы, Мәрьямнең изге рухтан* балага узганы ачыкланды.+
19 Әмма аның ире Йосыф, тәкъва кеше булганга һәм Мәрьямне оятка калдырасы килмәгәнгә, аның белән яшертен аерылышырга җыенды.+
20 Ләкин аның андый уе тугач, аңа төшендә Йәһвә* фәрештәсе күренде һәм болай диде: «Йосыф, Давыт улы! Хатының Мәрьямне үз өеңә алып кайтырга курыкма, чөнки аның карынындагы бала изге рухтан.+
21 Аңардан угыл туачак, һәм син аңа Гайсә*+ дигән исем бир, чөнки ул үз халкын аларның гөнаһларыннан коткарачак».+
22 Боларның барысы да Йәһвәнең* үз пәйгамбәре аша әйткән мондый сүзләре үтәлсен өчен булды:
23 «Менә! Гыйффәтле кыз балага узачак һәм ир бала табачак, һәм аңа Иммануи́л+ исеме кушачаклар». Бу исем «Аллаһы безнең белән»+ дигәнне аңлата.
24 Шуннан соң Йосыф йокысыннан уянды һәм Йәһвә* фәрештәсе кушканча эшләде: хатынын үз өенә алып кайтты.
25 Әмма улы туганчы,+ хатыны белән якынлык кылмады; угылга ул Гайсә дигән исем бирде.+
Искәрмәләр
^ Яки «шәҗәрәсе».
^ Яки «Машиахның; Майланган затның».
^ Яки «[Аллаһының] эш итүче көченнән».
^ Грек Язмаларының төп нөсхәсендә Аллаһының исеме «Йәһвә» 237 тапкыр очрый. Бу шигырь андый очракларның беренчесе. А5 кушымт. к.
^ Евр. телендә «Йошуа». Мәгъ. «Йәһвә — Коткаручы».
^ А5 кушымт. к.
^ А5 кушымт. к.