Маттай 10:1—42

  • 12 рәсүл (1—4)

  • Вәгазьгә кагылышлы күрсәтмәләр (5—15)

  • Шәкертләрне эзәрлекләячәкләр (16—25)

  • Кешеләрдән түгел, ә Аллаһыдан куркыгыз (26—31)

  • Тынычлык түгел, ә кылыч китердем (32—39)

  • Гайсәнең шәкертләрен кабул итү (40—42)

10  Шуннан соң ул 12 шәкертен чакырып алды да аларга җеннәрне куып чыгарыр өчен һәм кешеләрне һәртөрле авырудан һәм чирдән савыктырыр өчен хакимлек бирде.+  Менә шул 12 рәсүлнең исеме:+ беренчесе Шиму́н (аны Пете́р дип тә атыйлар),+ аның бертуганы Әндри́,+ Зебеди́ уллары Ягъкуб белән Яхъя,+  Фили́п белән Бартолма́й,+ Тома́с+ һәм салым җыючы Матта́й,+ Алфа́й улы Ягъкуб һәм Фадда́й,  Шимун Кәнәни́* һәм Яһүд Искарио́т, ул соңрак Гайсәгә хыянәт итте.+  Гайсә шушы 12 не мондый күрсәтмәләр биреп җибәрде:+ «Башка халыкларга алып баручы юлларга чыкмагыз, Сама́риянең шәһәрләренә дә кермәгез,+  ә Исраи́л халкының югалган сарыклары янына барыгыз.+  Барганда исә, вәгазьләгез һәм: „Күкләр Патшалыгы якынлашты“+,— диегез.  Авыруларны савыктырыгыз,+ үлгәннәрне терелтегез, махаулыларны тазартыгыз, җеннәрне куып чыгарыгыз. Бушлай алдыгыз — бушлай бирегез.  Билбавыгыздагы янчыкка алтын да, көмеш тә, бакыр тәңкәләр дә алмагыз.+ 10  Үзегез белән юлга ризык салынган капчык та, алмаш кием дә, аяк киеме дә, юл таягы да алмагыз,+ чөнки эшче ризыкка лаек.+ 11  Берәр шәһәр яки авылга кергәч, анда лаеклы булганнарны табыгыз һәм киткәнгә кадәр анда калыгыз.+ 12  Өйгә кергәндә, андагы кешеләрне сәламләгез. 13  Өй лаеклы булса, сез теләгән иминлек анда булсын,+ ә лаеклы булмаса, иминлегегез үзегездә калсын. 14  Сезне берәр җирдә кабул итмәсәләр һәм сүзләрегезне тыңламасалар, шул йорттан яки шәһәрдән чыкканда, аякларыгыздагы тузанны кагып төшерегез.+ 15  Сезгә хак сүз әйтәм: Хөкем көнендә Сәдү́м белән Гамура́+ җирләренә шул шәһәргә караганда җиңелрәк булачак. 16  Менә! Мин сезне бүреләр арасына сарыкларны җибәргәндәй җибәрәм, шуңа күрә еланнар кебек сакланучан һәм күгәрченнәр кебек мәкерсез булыгыз.+ 17  Кешеләр сезне судка бирерләр+ һәм синагогаларында+ камчыларлар,+ шуңа күрә сак булыгыз. 18  Сез минем шәкертләрем булганга, сезне идарәчеләр белән патшалар алдына китерерләр,+ һәм сез аларга һәм халыкларга минем хакта шаһитлек бирә алырсыз.+ 19  Әмма сезне судка тапшырганда, ничек һәм нәрсә сөйләргә дип борчылмагыз, чөнки сезгә ул сәгатьтә кирәкле сүзләр бирелер.+ 20  Сез үзегез генә түгел, ә сезнең аша Атагызның рухы да сөйләр.+ 21  Туган — туганын, ата — баласын, ә балалар ата-аналарын, аларга каршы чыгып, үлемгә тапшырыр.+ 22  Сез минем шәкертләрем булганга, барысы да сезне нәфрәт итәр,+ ләкин ахырга кадәр нык калган кеше котылыр.+ 23  Алар сезне бер шәһәрдә эзәрлекли башласалар, башкасына качыгыз,+ чөнки сезгә хак сүз әйтәм: Адәм Улы сез Исраилнең барлык шәһәрләрен әйләнеп чыкканчы килер. 24  Шәкерт — остазыннан, ә хезмәтче хуҗасыннан өстен булмый.+ 25  Шәкерт — остазы, ә хезмәтче хуҗасы кебек булса, шул җитә.+ Йорт хуҗасын Билзибу́л*+ дип атаганнар икән, һичшиксез, өйдәгеләрен дә шулай дип атарлар! 26  Шуңа күрә алардан курыкмагыз, чөнки ачыкланмый калачак яшерен һичнәрсә юк һәм беленми калачак серле һичнәрсә юк.+ 27  Мин сезгә караңгылыкта сөйләгәнне яктылыкта сөйләгез һәм пышылдап әйтелгәнне өй түбәләреннән вәгазьләгез.+ 28  Тәнне үтереп тә, җанны* үтерә алмаучылардан курыкмагыз,+ ә Гәһәннәдә* җанны да, тәнне дә һәлак итә алучыдан куркыгыз.+ 29  Ике чыпчык бер тиенгә* сатыла түгелме соң? Шулай да аларның берсе генә булса да җиргә төшсә, күктәге Атагыз моны белеп торачак.+ 30  Ә сезнең башыгыздагы һәр чәч бөртеге дә саналган бит. 31  Шуңа күрә курыкмагыз. Сез күп чыпчыкларга караганда кадерлерәк.+ 32  Кешеләр алдында мине таныган+ һәркемне мин дә күктәге Атам алдында танырмын.+ 33  Ә кешеләр алдында миннән ваз кичүче һәркемнән мин дә күктәге Атам алдында ваз кичәрмен.+ 34  Мине җиргә тынычлык китерергә килде дип уйламагыз. Мин тынычлык түгел, ә кылыч китерергә дип килдем.+ 35  Чөнки мин аерырга дип килдем: улы — атасына каршы, кызы — анасына каршы, килен каенанасына каршы булыр.+ 36  Кеше өчен өйдәгеләре дошман булыр. 37  Атасын яки анасын миңа караганда күбрәк яратучы кеше миңа лаек түгел. Улын яки кызын миңа караганда күбрәк яратучы кеше миңа лаек түгел.+ 38  Үз җәфалану баганасын* алып, миңа ияреп барырга теләмәгән кеше миңа лаек түгел.+ 39  Җанын* саклап калырга тырышучы аны югалтыр, ә җанын* минем хакка югалтучы аны саклап калыр.+ 40  Сезне кабул итүче мине дә кабул итә, ә мине кабул итүче мине Җибәрүчене дә кабул итә.+ 41  Пәйгамбәрне пәйгамбәр булганы өчен кабул итүче, пәйгамбәр әҗерен алыр,+ ә тәкъваны тәкъва булганы өчен кабул итүче, тәкъва кеше әҗерен алыр. 42  Сезгә хак сүз әйтәм: шушы кечеләрнең берсенә шәкерт булганы өчен эчәргә бер чынаяк салкын су булса да бирүче үз әҗерен һичшиксез алачак».+

Искәрмәләр

Яки «ашкынучан».
Шайтанга карата кулланыла торган исем. Җеннәрнең мирзасы я идарәчесе.
Яки «тормышны», ягъни яшәүгә өметне.
Сүзгә-сүз «бер ассарийга». Ә14 кушымт. к.
Яки «Тормышын».
Яки «тормышын».