Маттай 11:1—30

  • Чумдыручы Яхъяны мактаучы сүзләр (1—15)

  • Ваемсыз буын хөкем ителә (16—24)

  • Гайсә үз Атасын басынкыларны хуплаганы өчен мактый (25—27)

  • Гайсәнең йөге җанны яңартып җибәрә (28—30)

11  Гайсә, үзенең 12 шәкертенә үгет-нәсыйхәт бирүен тәмамлагач, башка шәһәрләрдә өйрәтер өчен һәм вәгазьләр өчен юлга чыкты.+  Төрмәдә утыручы Яхъя+ исә Мәсихнең кылган эшләре турында ишеткәч, аңа үз шәкертләре аша+  мондый сорау җиткерде: «Килергә тиешле Зат синме, әллә башка берәүне көтикме?»+  Гайсә аларга мондый җавап бирде: «Барыгыз, күргәннәрегезне һәм ишеткәннәрегезне Яхъяга сөйләгез:+  сукырлар күрә башлый,+ аксаклар йөри, махаулылар тазарына,+ чукраклар ишетә, үлгәннәр терелеп тора, ә ярлыларга яхшы хәбәрне сөйлиләр.+  Миннән шикләнмәүче* бәхетле».+  Яхъя шәкертләре юлга чыккач, Гайсә халыкка Яхъя турында сөйли башлады: «Сез чүлгә нәрсә карарга бардыгыз?+ Җилдән тирбәлгән камышнымы?+  Нәрсә карарга бардыгыз соң? Бай кием кигән кешенеме? Бай кием кигән кешеләр патша сарайларында яши бит.  Соң, нәрсә дип анда бардыгыз? Пәйгамбәрне күрергә дипме? Әйе, сезгә шуны әйтәм: Яхъя — ул пәйгамбәр. Әмма ул башка бар пәйгамбәрләрдән күпкә бөегрәк.+ 10  „Менә! Мин синең алдыңнан хәбәрчемне җибәрәм, һәм ул синең юлыңны әзерләячәк!“+ — дип язылган сүзләр аның турында. 11  Сезгә хак сүз әйтәм: хатын-кыздан туган кешеләр арасында Чумдыручы Яхъядан бөегрәк һичкем булмады, әмма күкләр Патшалыгында иң кечесе дә аңардан бөегрәк.+ 12  Чумдыручы Яхъя көннәреннән алып бүгенгә хәтле исә кешеләр күкләр Патшалыгына бар көчләрен куеп омтылалар һәм омтылучылар аңа ия булалар.+ 13  Чөнки пәйгамбәрләр язмалары да, Канун да Яхъяга кадәр пәйгамбәрлек иткәннәр.+ 14  Ышанырга теләсәгез дә, теләмәсәгез дә, шуны белегез: ул — „килергә тиешле Ильяс“.+ 15  Колагы булган тыңласын. 16  Бу буынны кем белән чагыштырыйм соң?+ Ул базар мәйданында үзләре белән уйнаган иптәшләренә болай дип кычкырып утыручы балаларга охшаш: 17  „Без сезгә флейта уйнадык, ә сез биемәдегез. Без үкереп еладык, ә сез кайгырып күкрәгегезгә сукмадыгыз“. 18  Менә Яхъя килде, ашамый, эчми, ә кешеләр: „Ул җенле“,— диләр. 19  Адәм Улы килде, ашый да, эчә дә,+ ә кешеләр: „Күрегез әле, бу кеше бирән, эчкече, салым җыючыларның һәм гөнаһ кылучыларның дусты“+,— диләр. Ә зирәклекнең хаклыгы эшләре белән күрсәтелә».+ 20  Аннан соң ул үз кодрәтле эшләренең күбесен күргән шәһәрләрне тәүбәгә килмәгәннәре өчен шелтәли башлады: 21  «Кайгы сиңа, Хорази́н! Кайгы сиңа, Битсәи́дә! Чөнки сездә башкарылган кодрәтле эшләр Тир белән Сидонда башкарылган булса, алар матәм киеме* киеп һәм көлгә утырып күптән инде тәүбә итәрләр иде.+ 22  Шуңа күрә сезгә шуны әйтәм: Хөкем көнендә Тир белән Сидонга сезгә караганда җиңелрәк булачак.+ 23  Ә син, Кәпернау́м,+ күккә кадәр күтәрелерсең дип уйлыйсыңмы? Юк! Син Кабергә* төшәчәксең,+ чөнки синдә башкарылган кодрәтле эшләр Сәдүмдә башкарылган булса, ул әле дә торган булыр иде. 24  Шуңа күрә сезгә шуны әйтәм: Хөкем көнендә Сәдү́м җиренә сиңа* караганда җиңелрәк булачак».+ 25  Шунда Гайсә болай диде: «Атам, күкнең һәм җирнең Хуҗасы, сине барысы алдында данлыйм, чөнки син боларны зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшереп, балаларга ачып бирдең.+ 26  Әйе, и Атам, чөнки син моны яхшы дип таптың. 27  Атам миңа барысын да тапшырды.+ Угыл турында Атадан башка һичкем төгәл белми.+ Ата турында да Улыннан һәм Угыл аны ачарга теләгән кешедән башка һичкем дә төгәл белми.+ 28  Эштән йончыганнар, авыр йөк күтәреп йөрүчеләр — һәммәгез дә минем янга килегез, һәм мин җаннарыгызны яңартып җибәрермен. 29  Минем камытымны киегез һәм миннән өйрәнегез, чөнки мин юаш, басынкы күңелле,+ һәм сез җаннарыгызны яңартырсыз. 30  Минем камытым уңайлы һәм йөгем җиңел».

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Миндә киртә тапмаучы».
Кеше үлү яки берәр фаҗига булу сәбәпле киелә торган кара төстәге кием.
Гр. га́дес. Сүзлекне к.
Монда сүз Кәпернаум шәһәре турында бара.