Маттай 12:1—50

  • Гайсә — «Шимбә көннең Хуҗасы» (1—8)

  • Кулы корышкан кешене савыктыру (9—14)

  • Аллаһының яраткан хезмәтчесе (15—21)

  • Җеннәрне изге рух ярдәмендә куып чыгару (22—30)

  • Кичерелмәс гөнаһ (31, 32)

  • Агачны җимешенә карап билгелиләр (33—37)

  • Юныс билгесе (38—42)

  • Җеннең кешегә кире кайтуы (43—45)

  • Гайсәнең анасы һәм энеләре (46—50)

12  Бер Шимбә көнне* Гайсә иген кырлары аркылы үткәндә, аның шәкертләре, ачыкканлыктан, башаклар өзеп ашый башлады.+  Фарисейлар, моны күреп, Гайсәгә: «Кара, синең шәкертләрең Шимбә көнне эшләргә ярамаганны эшли»+,— диделәр.  Ул аларга болай диде: «Давыт һәм аның кешеләре ачыккач, аның нәрсә эшләгәнен сезнең әллә укыганыгыз юкмы?+  Давыт Аллаһы йортына кергән, һәм алар багышланган икмәкләрне ашаган,+ ә аларны Канун буенча руханилардан башка аның үзенә дә, аның кешеләренә дә ашарга рөхсәт ителмәгән. Әллә сез моның турында укымадыгызмы?+  Руханилар гыйбадәтханәдә Шимбә көнне эшләп тә гаепсез калалар. Моның турында Канунда укымадыгызмы әллә?+  Әмма сезгә шуны әйтәм: монда гыйбадәтханәдән бөегрәк кеше бар.+  Әгәр сез „миңа корбаннар түгел, ә шәфкать+ кирәк“+ дигән сүзләрнең мәгънәсенә төшенсәгез, гаепсезләрне хөкем итмәс идегез.  Чөнки Адәм Улы — Шимбә көннең Хуҗасы».+  Аннан китеп, ул аларның синагогаларына керде. 10  Анда кулы корышкан* бер кеше бар иде.+ Гайсәне гаепләргә сәбәп эзләп, аңардан: «Шимбә көнне савыктырырга рөхсәт ителәме?» — дип сорадылар.+ 11  Ул аларга болай диде: «Берәрегезнең бердәнбер сарыгы Шимбә көнне чокырга төшсә, сез аны чыгармас идегезме әллә?+ 12  Кеше исә сарыктан күпкә кадерлерәк! Шулай булгач, Шимбә көнне яхшылык эшләү рөхсәт ителә». 13  Шунда ул теге кешегә: «Кулыңны суз»,— диде. Тегесе кулын сузды, һәм кулы икенчесе кебек үк сәламәт булды. 14  Ә фарисейлар, чыгып, Гайсәне үтерү турында киңәш корды. 15  Бу хакта белгәч, Гайсә аннан китте. Аңа күп халык иярде,+ һәм ул аларның барысын савыктырды, 16  әмма аларны катгый тыйды: башкаларга үзе турында сөйләмәскә кушты.+ 17  Бу исә Ишагыя́ пәйгамбәр аша әйтелгәннәр үтәлсен өчен булды: 18  «Менә мин сайлаган хезмәтчем,+ сөеклем, минем җаным аны хуплый!+ Мин аны үземнең рухым белән сугарырмын,+ һәм ул халыкларга чын гаделлекнең нәрсә икәнен аңлатыр. 19  Ул бәхәсләшмәс,+ кычкырмас, зур урамнарда аның тавышын һичкем ишетмәс. 20  Ул сына башлаган камышны сындырып төшермәс, пыскып яткан филтәне сүндермәс.+ Ул гаделлекне урнаштырганчы шундый булыр. 21  Халыклар аның исеменә өметләнеп яшәр».+ 22  Аннары аның янына җенле кешене китерделәр; ул сукыр һәм телсез иде. Гайсә аны савыктыргач, ул сөйләшә һәм күрә башлады. 23  Бар халык шаккатты һәм: «Бәлки, ул Давыт Улыдыр?» — диеште. 24  Моны ишетеп, фарисейлар: «Ул җеннәрне җеннәр башлыгы Билзибу́л* ярдәме белән куып чыгара булса кирәк»+,— диделәр. 25  Гайсә, аларның уйларын белеп, аларга болай диде: «Халкы үз-үзенә каршы сугышкан һәркайсы патшалык тар-мар ителер, һәм кешеләре бер-берсенә каршы сугышкан һәр шәһәр я гаилә таркалыр. 26  Шулай ук Шайтан Шайтанны куып чыгара икән, димәк, ул үз-үзенә каршы сугыша, һәм аның патшалыгы тар-мар ителәчәк. 27  Мин җеннәрне Билзибул ярдәме белән куып чыгарам икән, алайса, сезнең шәкертләрегез аларны кемнең ярдәме белән куып чыгара? Шунлыктан шәкертләрегез сезне хөкем итәчәк. 28  Ә инде мин җеннәрне Аллаһы рухы белән куып чыгарам икән, димәк, Аллаһы Патшалыгы сезгә килгән, ә сез аны күрми калгансыз.+ 29  Кем дә булса көчленең өенә кереп, аны башта бәйләп куймаса, малын талап чыга алырмы? Ул аны бәйләп куйгач кына, өен талап чыга алыр. 30  Минем якта тормаучы миңа каршы тора, минем белән җыймаучы — тарката.+ 31  Шуңа күрә сезгә шуны әйтәм: кешенең һәркайсы гөнаһы һәм көфер сүзе кичерелер, әмма рухка каршы көфер сүз кичерелмәс.+ 32  Адәм Улын хурлаучы кичерелер,+ әмма изге рухны хурлаучы бу дөнья төзелешендә* дә, киләчәк төзелештә дә кичерелмәс.+ 33  Яхшы агач булсагыз, җимешегез дә яхшы булыр, начар агач булсагыз, җимешегез дә начар булыр. Агачны җимешенә карап билгелиләр.+ 34  Агулы елан токымы,+ ничек инде сез, явыз була торып, яхшы нәрсәләр турында сөйли аласыз? Күңелдә ни булса, авыздан шул чыга бит.+ 35  Яхшы кеше үзенең яхшылык хәзинәсеннән яхшылык чыгара, ә явыз кеше үзенең явызлык хәзинәсеннән явызлык чыгара.+ 36  Сезгә шуны әйтәм: кеше үзенең әйткән һәр буш сүзе өчен Хөкем көнендә җавап бирәчәк,+ 37  чөнки әйткән сүзләреңә карап тәкъва дип игълан ителерсең һәм әйткән сүзләреңә карап хөкем ителерсең». 38  Шунда канунчылар белән фарисейларның берничәсе аңа: «Остаз, синнән берәр могҗизалы күренеш күрәсебез килә»,— диделәр.+ 39  Ул аларга мондый җавап бирде: «Явыз һәм зиначы* буын могҗизалы күренеш эзләп йөри, әмма аңа Юныс пәйгамбәр белән булган могҗизадан башка бернинди могҗизалы күренеш бирелмәс.+ 40  Чөнки Юныс гаять зур балыкның карынында өч көн һәм өч төн үткәргән кебек,+ Адәм Улы да җир карынында өч көн һәм өч төн үткәрер.+ 41  Хөкем көнендә Нинәвә́ халкы бу буын белән бергә терелеп, аны гаепләр, чөнки Нинәвә халкы Юныс вәгазен ишетеп тәүбә иткән.+ Әмма монда Юныстан бөегрәге бар.+ 42  Хөкем көнендә көньяк патшабикәсе, бу буын белән бергә терелеп, аны гаепләр, чөнки ул Сөләйманның зирәк сүзләрен тыңлар өчен җир читеннән килгән булган.+ Әмма монда Сөләйманнан бөегрәге бар.+ 43  Җен, кешедән чыкканнан соң, сусыз урыннарда үзенә сыеныр урын эзләп йөри, әмма таба алмагач:+ 44  „Элекке йортыма әйләнеп кайтыйм әле“,— ди. Кайткач, ул аны иясез, себерелгән һәм бизәлгән хәлдә таба. 45  Шуннан соң ул бара да үзеннән дә явызрак башка җиде рухны ияртеп кайта, һәм алар шул йортка кереп, анда яши башлыйлар. Бу хәл шул кеше өчен элеккесенә караганда начаррак була.+ Бу явыз буын белән дә шулай булачак». 46  Гайсә халыкка сөйләгән вакытта, аның анасы белән энеләре+ килеп, тышта көтеп тордылар; аларның аның белән сөйләшеп аласы килә иде.+ 47  Бер кеше Гайсәгә: «Урамда әниең белән энеләрең тора, аларның синең белән сөйләшеп аласы килә»,— диде. 48  Шунда Гайсә шул кешедән: «Кем минем әнием һәм кем минем энеләрем?» — дип сорады 49  һәм үз шәкертләренә кулы белән күрсәтеп, болай диде: «Менә минем әнием һәм минем энеләрем!+ 50  Күктәге Атамның ихтыярын үтәүче — минем абый-энем дә, апа-сеңелем дә, әнием дә».+

Искәрмәләр

Яки «кулы параличланган».
Шайтанга карата кулланыла торган исем.
Яки «тугры булмаган».