Маттай 14:1—36

  • Чумдыручы Яхъяның башын чабалар (1—12)

  • Гайсә 5 000 кешене тукландыра (13—21)

  • Гайсә диңгез өстеннән бара (22—33)

  • Генисаретта кешеләрне савыктыру (34—36)

14  Шул вакытта Гайсә турындагы хәбәрләр өлкә башлыгы* Һирудка иреште,+  һәм ул үз хезмәтчеләренә: «Ул — Чумдыручы Яхъя. Ул үледән терелеп торган, һәм бу кодрәтле эшләр аның аша башкарыла»,— диде.+  Моңа кадәр Һиру́д,* абыйсы Филипнең хатыны Һирудия́ аркасында, Яхъяны кулга алган һәм бәйләп төрмәгә утырткан иде,+  чөнки Яхъя Һирудка: «Синең аңа өйләнергә хакың юк»+,— дип әйтә иде.  Һирудның аны үтерәсе килгән иде дә, ләкин ул Яхъяны пәйгамбәр дип санаган халыктан курыкты.+  Әмма Һирудның туган көнендә+ Һирудиянең кызы кунаклар алдында биеде, һәм бу Һирудка шулкадәр ошады ки,+  ул шул кызга ни сораса, барын да бирергә ант итте.  Шунда кыз, анасы өйрәткәнчә: «Миңа тәлинкәгә салып Чумдыручы Яхъяның башын бир»,— диде.+  Патша кайгыга төште, әмма кунаклар алдында әйтелгән антлары хакына кызга Яхъяның башын бирергә кушты. 10  Шунда ул Яхъяның башын төрмәдә чабарга дип кеше җибәрде. 11  Аның башын тәлинкәгә салып китерделәр һәм кызга бирделәр, ә ул анасына илтеп бирде. 12  Соңрак Яхъяның шәкертләре килеп, аның гәүдәсен алып киттеләр. Алар аны җирләде һәм барып, барысын Гайсәгә сөйләп бирде. 13  Гайсә бу хакта ишеткәч, ялгызы гына калыр өчен, көймәгә утырып, аулак урынга китте. Әмма кешеләр моның турында белгәч, шәһәрләреннән чыгып, җәяү аңа ияреп киттеләр.+ 14  Ярга чыккач, Гайсә зур халык төркемен күрде. Ул аларны кызганды+ һәм авыру булганнарын савыктырды.+ 15  Кичкә таба аның янына шәкертләре килде һәм: «Бу җирдә кеше дә йөрми, вакыт та соң инде. Кешеләрне җибәр: алар авылларга барып, үзләренә ашарга сатып алсыннар»,— диделәр.+ 16  Ә Гайсә аларга: «Аларга барып торасы юк. Сез аларга ашарга бирегез»,— диде. 17  «Безнең монда биш икмәк белән ике балыктан башка бер нәрсәбез дә юк»,— диделәр аңа шәкертләре. 18  Ул аларга: «Аларны монда, миңа алып килегез»,— диде. 19  Шунда ул кешеләргә чирәмгә утырырга кушты һәм биш икмәк белән ике балыкны алды. Ул күккә карады да рәхмәтләрен белдереп дога кылды.+ Шуннан соң икмәкне сындыргалады һәм шәкертләренә бирде, ә алар халыкка тараттылар. 20  Барысы да туенды. Шуннан соң калган икмәк сыныкларын җыйдылар. Бөтенесе 12 тулы кәрзин булды.+ 21  Ә барлык ашаучыларның саны, хатын-кызларны һәм балаларны исәпкә алмаганда, 5 000 гә якын ир-ат иде.+ 22  Аннан соң Гайсә, тоткарланмыйча, шәкертләренә көймәгә утырып аръякка барырга кушты, ә үзе халыкны озата калды.+ 23  Халыкны озаткач, ул дога кылыр өчен берүзе генә тауга менде.+ Кич җиткәндә, ул анда бер ялгызы иде. 24  Ул вакытта көймә ярдан инде шактый ерак* иде һәм, каршы җил искәнгә, дулкыннар белән көрәшеп йөзә иде. 25  Таң атар алдыннан* Гайсә, диңгез өстеннән атлап, шәкертләре янына китте. 26  Алар аның диңгез буйлап баруын күреп, шомланып киттеләр һәм: «Бу өрәк!» — дип, куркуларыннан кычкырып җибәрделәр. 27  Әмма ул аларга шундук эндәшеп: «Кыю булыгыз! Бу мин, курыкмагыз»+,— диде. 28  Моңа Пете́р: «Хуҗам, әгәр син икән, миңа су өстеннән үз яныңа килергә куш»,— диде. 29  Гайсә: «Кил!» — диде. Шунда Петер, көймәдән чыгып, су өстеннән Гайсәгә таба китте. 30  Әмма давылны күреп, ул куркуга төште һәм бата башлагач: «Хуҗам, коткар мине!» — дип кычкырды. 31  Гайсә шунда ук кулын сузды да аны тотып алды. «Иманга зәгыйфь, нигә шиккә төштең?»+ — диде ул. 32  Алар көймәгә кергәч, давыл тынды. 33  Шунда көймәдәге шәкертләр Гайсәгә сәҗдә кылдылар* һәм: «Син чыннан да Аллаһы Улы»,— диделәр. 34  Алар, диңгезне кичеп, Генисаре́т җирендә тукталдылар.+ 35  Шул җирдә яшәүче халык, Гайсәне танып, бу хакта тирә-якка хәбәр таратты, һәм кешеләр аның янына барлык авыруларны алып килде. 36  Алар аның киеменең чугына гына булса да кагылырга рөхсәт сорап үтенә иделәр.+ Кагылганнарның барысы да тулысынча сәламәтләнә иде.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «тетрарх».
Ягъни Һируд Антипа. Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «күп стадийләр ераклыкта». Стадий — 185 м.
Сүзгә-сүз «Дүртенче сакта», ягъни як. иртәнге 3 тән алып иртәнге 6 га, таң атканчыга кадәр.
Яки «баш иде».