Маттай 16:1—28

  • Билге күрсәтергә үтенү (1—4)

  • Фарисейлар белән саддукейлар ачыткысы (5—12)

  • Патшалык ачкычлары (13—20)

    • Җыелыш кыяда төзелә (18)

  • Гайсә үз үлеме турында алдан әйтә (21—23)

  • Чын шәкерт булу (24—28)

16  Шунда Гайсә янына фарисейлар һәм саддукейлар килделәр. Алар аны сынарга теләп, аңардан күктән берәр билге күрсәтүен үтенделәр.+  Ул аларга мондый җавап бирде: «Кич җиткәч, сез гадәттә: „Күк йөзе уттай кызыл, шуңа күрә һава торышы яхшы булыр“,— дисез,  ә иртән сез: „Бүген салкынча яңгырлы көн булачак, чөнки күк йөзе уттай кызыл булса да, аны болытлар каплаган“,— дисез. Сез күккә карап, һава торышын алдан әйтә аласыз, ә заман билгеләрен аңлата алмыйсыз.  Явыз һәм зиначы* буын билге эзләп йөри, әмма аңа Юныс пәйгамбәр белән булган могҗизадан башка бернинди могҗизалы күренеш бирелмәс».+ Шуннан соң ул аларны калдырып китеп барды.  Аның шәкертләре аръякка чыкты. Алар үзләре белән икмәк алырга онытканнар иде.+  Гайсә аларга: «Сак булыгыз, фарисейлар белән саддукейлар ачыткысыннан сакланыгыз»+,— диде.  Алар исә үзара: «Без икмәк алырга оныттык шул»,— диештеләр.  Ул, моны белеп, аларга болай диде: «Иманга зәгыйфьләр, ни өчен сез икмәгегезнең юклыгы турында сөйләшәсез?  Әле дә аңламыйсызмыни? 5 000 ир-атка өләшкән биш икмәкне һәм күпме кәрзин җыйганыгызны хәтерләмисезмени?+ 10  Ә 4 000 гә өләшкән җиде икмәк һәм күпме зур кәрзин җыйганыгыз исегездән чыктымыни?+ 11  Мин сезгә икмәк турында түгел, ә фарисейлар белән саддукейлар ачыткысыннан сакланыгыз дидем.+ Бу сезгә аңлашылмыймыни?» 12  Шунда алар Гайсәнең икмәк ачыткысыннан түгел, ә фарисейлар белән саддукейлар тәгълиматыннан сакланырга кушуын аңладылар. 13  Гайсә Филипи́я Кайса́риясе төбәгенә килгәч, үз шәкертләреннән: «Халык Адәм Улын кемгә саный, нәрсә сөйли?»+ — дип сорады. 14  «Берәүләр — Чумдыручы Яхъя,+ икенчеләре — Ильяс,+ ә башкалары — Ирмия́ я пәйгамбәрләрнең берсе дип сөйли»,— диделәр алар аңа. 15  Шунда ул алардан: «Ә сез, сез мине кем дип саныйсыз?» — дип сорады. 16  «Син — Мәсих,+ тере Аллаһының Улы»+,— дип җавап бирде Шиму́н Пете́р. 17  Гайсә аңа болай диде: «Юныс улы Шимун, син бәхетле, чөнки моны сиңа кеше* түгел, ә күкләрдәге Атам ачып бирде.+ 18  Һәм мин сиңа болай дим: син — Петер*+ һәм мин бу кыяда+ үз җыелышымны төзиячәкмен, һәм аны Кабер* капкалары җиңә алмаячак. 19  Мин сиңа күкләр Патшалыгының ачкычларын бирәчәкмен, һәм син җир йөзендә япкан бар нәрсә күкләрдә инде ябылган* нәрсә булачак, һәм син җир йөзендә ачкан бар нәрсә күкләрдә инде ачылган* нәрсә булачак». 20  Шуннан соң ул шәкертләренә үзенең Мәсих икәнлеген беркемгә дә әйтмәскә кушты.+ 21  Шул вакыттан алып Гайсә үз шәкертләренә шуны аңлата башлады: ул Иерусалимга барачак һәм өлкәннәр, өлкән руханилар һәм канунчылар тарафыннан күп газап чигәчәк, аны үтерәчәкләр, һәм ул өченче көнне терелеп торачак.+ 22  Шунда Петер аны читкәрәк чакырып, шелтәләргә тотынды һәм: «Кызган үзеңне, Хуҗам, синең белән андый хәл була күрмәсен»+,— диде. 23  Гайсә Петердән читкә борылып: «Кит янымнан, Шайтан! Син миңа киртә, чөнки синдә Аллаһы уйлары түгел, ә кеше уйлары»+,— дип әйтте. 24  Шунда Гайсә үз шәкертләренә болай диде: «Минем артымнан барырга теләүче үз-үзеннән баш тартсын, үзенең җәфалану баганасын* алып, миңа өзлексез ияреп барсын.+ 25  Үз җанын саклап калырга теләүче аны югалтыр, ә җанын минем хакка югалтучы аны саклап калыр.+ 26  Кеше бөтен дөньяны үзенеке итеп тә, җанын югалтса, аңа ни файда?+ Ул үзендә булган бар нәрсәсен бирсә дә, җанын саклап кала алырмы?+ 27  Чөнки Адәм Улы изге фәрештәләре белән Атасының данында килергә тиеш, һәм шунда ул һәркемгә эшенә карап кайтарачак.+ 28  Сезгә хак сүз әйтәм: монда басып торучыларның кайберләре Адәм Улының үз Патшалыгында килүен күрмичә үлемне татымаячак».+

Искәрмәләр

Яки «тугры булмаган».
Сүзгә-сүз «тән һәм кан».
Гр. га́дес. Сүзлекне к.
Гр. телендә «кыя» дигәнне аңлата.
Сүзгә-сүз «бәйләгән... бәйләнгән».
Сүзгә-сүз «чишкән... чишелгән».