Маттай 17:1—27

  • Гайсә кыяфәтенең үзгәрүе (1—13)

  • Горчица орлыгы хәтле иман (14—21)

  • Гайсә үз үлеме турында кабат пәйгамбәрлек итә (22, 23)

  • Салым балык авызыннан табылган тәңкә белән түләнә (24—27)

17  Алты көннән соң Гайсә, үзе белән Петерне, Ягъкубны һәм аның бертуганы Яхъяны алып, биек тауга менде.+  Анда алар алдында аның кыяфәте үзгәрде. Аның йөзе кояштай балкып китте, ә киемнәре яктылык кебек ап-ак булды.+  Шунда алар алдында Муса белән Ильяс хасил булды. Алар Гайсә белән сөйләшә иделәр.  Һәм Пете́р Гайсәгә: «Хуҗам, монда шундый рәхәт. Каршы булмасаң, мин монда өч чатыр корам: берсен сиңа, берсен Мусага, берсен Ильяска»,— диде.  Петер әле сөйләгән вакытта аларны якты бер болыт каплады, һәм болыт эченнән: «Бу минем сөекле Улым, мин аны хуплыйм.+ Аны тыңлагыз»+,— дигән тавыш ишетелде.  Моны ишеткәч, шәкертләр йөзтүбән капландылар һәм бик нык курыктылар.  Шунда Гайсә алар янына килде дә аларга кагылып: «Торыгыз, курыкмагыз»,— диде.  Шәкертләр күтәрелеп караса, Гайсәдән башка беркем дә юк.  Таудан төшкәндә, Гайсә аларга: «Адәм Улы үледән терелеп торганчы, бу күренеш турында берәүгә дә сөйләмәгез»+,— диде. 10  Әмма шәкертләр аңардан: «Ни өчен, алайса, канунчылар башта Ильяс килергә тиеш диләр?»+ — дип сорадылар. 11  Ул аларга мондый җавап бирде: «Ильяс чыннан да киләчәк һәм барын да яңадан торгызачак.+ 12  Ләкин мин сезгә шуны әйтәм: Ильяс инде килде. Аны танымадылар һәм аның белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр.+ Адәм Улына да алардан күп газап чигәргә туры киләчәк».+ 13  Шунда шәкертләр аның Чумдыручы Яхъя турында сөйләгәнен аңладылар. 14  Алар халык төркеме янына килгәч,+ Гайсә алдына бер кеше килеп тезләнде һәм болай диде: 15  «Хуҗам, улымны кызганчы, ул эпилептик һәм бик аяныч хәлдә. Ул еш кына әле утка, әле суга егыла.+ 16  Мин аны шәкертләрең янына алып килгән идем дә, алар аны савыктыра алмады». 17  Ул җавап итеп: «И имансыз һәм бозык буын,+ иманыгыз үссен өчен миңа сезнең белән тагын күпме булырга? Миңа сезне күпме түзеп торырга? Аны минем янга китерегез»,— диде. 18  Шунда Гайсә җенне шелтәләде, һәм җен баладан чыкты. Бала шунда ук савыкты.+ 19  Шуннан соң Гайсә янына шәкертләре, үзләре генә килеп: «Ник без аны куып чыгара алмадык?» — дип сорадылар. 20  Ул аларга: «Иманыгыз зәгыйфь булганга. Сезгә хак сүз әйтәм: иманыгыз горчица орлыгы хәтле генә булса да, сез бу тауга: „Моннан тегендә күч“,— диярсез, һәм ул күчәчәк, һәм сезгә мөмкин булмаган һичнәрсә булмаячак»+,— диде. 21  *—— 22  Гайсә үз шәкертләре белән Гәлилә́ядә булганда, аларга болай диде: «Адәм Улы дошманнар кулына тапшырылырга тиеш,+ 23  алар аны үтерәчәкләр, әмма өченче көнне ул терелеп торачак».+ Шунда шәкертләр бик зур кайгыга төште. 24  Алар Кәпернаумга килеп җиткәч, ике драхмалык салым* җыючы кешеләр Петер янына килеп: «Остазыгыз ике драхмалык салым түлиме?»+ — дип сорадылар. 25  «Әйе»,— диде Петер. Ул өйгә кергәч, беренче булып сүзне Гайсә башлады һәм: «Шиму́н, син ничек уйлыйсың, җирдәге патшалар салымны я ясакны кемнән түләтәләр? Үз улларыннанмы, я чит кешеләрдәнме?» — дип сорады. 26  Петер: «Чит кешеләрдән»,— диде. Шунда Гайсә аңа болай дип әйтте: «Димәк, угыллар салым түләүдән азат ителә. 27  Әмма безнең турында начар сүз чыкмасын өчен,+ диңгезгә барып кармак сал һәм беренче эләккән балыкны алып, аның авызын ач, һәм анда көмеш тәңкә* табарсың. Аны алып, минем өчен дә, үзең өчен дә аларга бир».

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «ике драхмалык тәңкә». Ә14 кушымт. к.
Сүзгә-сүз «статир». Тетрадрахма булып санала. Ә14 кушымт. к.