Маттай 18:1—35

  • Патшалыкта кем иң бөеге? (1—6)

  • Иманнан ваз кичәргә этәрүчеләр (7—11)

  • Адашкан сарык турында мисал (12—14)

  • Кардәшне дөрес юлга кайтару (15—20)

  • Кичерәсе килмәгән хезмәтче турында мисал (21—35)

18  Шунда Гайсә янына шәкертләре килде һәм: «Күкләр Патшалыгында кем иң бөеге?»+ — дип сорады.  Ул бер баланы чакырып, алар арасына бастырды да  болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: әгәр сез үзгәреп, балалар кебек булмасагыз,+ күкләр Патшалыгына һич тә кермәячәксез.+  Шуңа күрә басынкыланып шушы балага охшаш булып киткән кеше күкләр Патшалыгында иң бөеге булыр,+  һәм минем исемем хакына мондый баланы кабул итүче мине дә кабул итә.  Әмма берәрсе миңа иман итүче бу кечеләрнең берсен иманнан ваз кичәргә этәрсә,* аны, муенына тегермән ташы* бәйләп, тирән диңгезгә батырсалар, аның өчен яхшырак булыр иде.+  Дөньяга кайгы, чөнки ул иманнан ваз кичәргә этәрә! Әлбәттә, иманнан ваз кичәргә этәрүчеләр булачак, әмма андыйларга кайгы!  Кулың яки аягың сине гөнаһ кылуга тартса,* аны чабып ташла.+ Мәңгелек утка ике куллы яки ике аяклы килеш ыргытылганчы, тормышка гарип яки аксак килеш керүең яхшырак.+  Күзең сине гөнаһ кылуга тартса, аны алып ташла. Утлы Гәһәннәгә* ике күзле килеш ыргытылганчы, тормышка бер күзле килеш керүең яхшырак.+ 10  Шул кечеләрнең берсенә дә түбәнсетеп карамагыз, чөнки сезгә шуны әйтәм: аларның фәрештәләре күктәге Атамның йөзен һәрвакыт күреп торалар.+ 11  *—— 12  Әгәр бер кешенең 100 сарыгы булып, аларның берсе адашып калса,+ ул, 99 сарыгын тауларда калдырып, адашканын эзләп китмәсме? Сез ничек уйлыйсыз?+ 13  Ә инде тапса, сезгә хак сүз әйтәм: адашмаган 99 га караганда, табылганына күбрәк сөенер. 14  Нәкъ шулай ук күктәге Атам* да бу кечеләрнең берсенең дә һәлак булуын теләми.+ 15  Кардәшең гөнаһ кылса, барып, гаебен үзенә генә сөйләп бир.*+ Ул сине тыңласа, син кардәшеңне дөрес юлга кайтарган булырсың.+ 16  Ләкин сине тыңламаса, әйтелгән һәр нәрсә ике яки өч шаһитнең сүзләре белән раслансын өчен, үзең белән бер яки ике кешене ал.+ 17  Аларны да тыңламаса, җыелышка әйт, ә инде җыелышны да тыңламаса, ул синең өчен башка халык кешесе+ һәм салым җыючы шикелле булсын.+ 18  Сезгә хак сүз әйтәм: сез җирдә япкан бар нәрсә күктә инде ябылган* нәрсә булачак, һәм сез җирдә ачкан бар нәрсә күктә инде ачылган* нәрсә булачак. 19  Сезгә тагын шуны әйтәм: җирдә сезнең икегез, үзара килешеп, күктәге Атамнан берәр мөһим нәрсә турында сорарга булса, ул аны үтәячәк.+ 20  Чөнки икәү яки өчәү минем исемнән җыелса,+ мин дә алар белән булырмын». 21  Шуннан соң аның янына Пете́р килде һәм: «Хуҗам, кардәшем миңа каршы гөнаһ кылып торса, мин аны ничә тапкыр кичерергә тиешмен? Җиде тапкырмы?» — дип сорады. 22  Гайсә аңа болай диде: «Сиңа шуны әйтәм: җиде тапкыр түгел, ә 77* тапкыр.+ 23  Шуңа күрә күкләр Патшалыгын бер патша белән чагыштырып була: ул үз хезмәтчеләреннән бурычларын кайтарттырырга булган. 24  Аларның бурычларын җыя башлагач, аңа 10 000 талант* бурычлы бер кешене китергәннәр. 25  Аның түләрлек акчасы булмаганга, патша аның үзен дә, хатынын да, балаларын да, бар булган милкен дә сатып, бурычын кайтарырга әмер биргән.+ 26  Шунда бу хезмәтче йөзтүбән капланган һәм сәҗдә кылып,* патшадан: „Сабыр ит, һәм мин сиңа барын да кайтарып бирермен“,— дип үтенә башлаган. 27  Патша, аны кызганып, бурычын бәхилләгән дә җибәргән.+ 28  Ләкин шул хезмәтче, киткәч, үзенә 100 динар* тиешле бер хезмәттәшен эзләп тапкан һәм аны тотып: „Миңа бурычыңны түләп бетер“,— дия-дия, буа башлаган. 29  Шунда хезмәттәше йөзтүбән капланып, аңардан: „Сабыр ит, һәм мин сиңа кайтарып бирермен“,— дип ялвара башлаган. 30  Әмма хезмәтченең аны тыңлыйсы килмәгән, һәм ул, барып, аны төрмәгә утырткан. Бурычын түләп бетергәнче, шунда тотарга кушкан. 31  Башка хезмәтчеләр, моны күреп, бик нык боекканнар һәм барып, барысын патшага сөйләп биргәннәр. 32  Шунда патша аны чакыртып болай дигән: „Явыз хезмәтче, син миннән ялварып сораганда, мин синең бурычыңны тулысынча бәхилләдем. 33  Мин сиңа шәфкать күрсәткән кебек, син дә хезмәттәшеңә шәфкать күрсәтергә тиеш түгел идеңме?“+ 34  Шунда ачуы чыккан патша үз хезмәтчесен төрмә сакчыларына тапшырган һәм, ул бурычын түләп бетергәнче, сак астында тотарга кушкан. 35  Кардәшегезне ихлас күңелдән кичермәсәгез, күктәге Атам да сезнең белән шулай эшләячәк».+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «абыну ташы булса».
Яки «ишәк тәгәрәтеп йөртә торган тегермән ташы».
Сүзгә-сүз «абыну ташы булса».
Я, бәлки, «Атагыз».
Сүзгә-сүз «фаш ит».
Сүзгә-сүз «бәйләгән... бәйләнгән».
Сүзгә-сүз «чишкән... чишелгән».
Сүзгә-сүз «70 тапкыр 7».
10 000 талант көмеш — 60 000 000 динар. Ә14 кушымт. к.
Яки «баш иеп».