Маттай 19:1—30
19 Гайсә шул сүзләрен тәмамлагач, Гәлилә́ядән китте һәм Үрдү́н аръягындагы Яһүдия́ чикләренә килде.+
2 Аңа зур халык төркеме иярде, һәм ул аларны анда савыктырды.
3 Шунда аның янына фарисейлар килде һәм, аны сынарга теләп, аңардан: «Ир кешегә хатыны белән теләсә нинди сәбәп аркасында аерылышырга ярыймы?»+ — дип сорады.
4 Ул аларга мондый җавап бирде: «Кешеләрне барлыкка китерүче аларны башлангычтан ук ир һәм хатын итеп яраткан+ дигәнне
5 һәм аның: „Шуңа күрә кеше ата-анасын калдырыр да хатынына ябышыр, һәм икесе бер тән булыр“+,— дигән сүзләрен сез укымадыгызмыни?
6 Шулай итеп, алар инде ике түгел, ә бер тән. Шуңа күрә Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын».+
7 Алар аңардан: «Ник соң, алайса, Муса аерылышу кәгазе язарга кушкан һәм аерылышырга рөхсәт иткән?»+ — дип сорады.
8 Ул аларга болай диде: «Муса сезгә сез таш йөрәкле булганга хатыннарыгыз белән аерылышырга рөхсәт биргән,+ әмма башлангычта алай булмаган.+
9 Сезгә шуны әйтәм: фахишәлек* кылмаган хатыны белән аерылышып башкага өйләнүче кеше зина кыла».+
10 Шәкертләре аңа: «Ир белән аның хатыны арасындагы мөнәсәбәтләр андый икән, ул чакта өйләнмәү хәерлерәк»,— диделәр.
11 Ул аларга болай диде: «Андый тормышны барысы да түгел, ә бары тик кемгә Аллаһы биргән, шул гына кабул итә ала.+
12 Кайберәүләр тумыштан җенси якынлыкка яраксыз, икенчеләрен кешеләр шундый итә, ә өченчеләре күкләр Патшалыгы хакына өйләнүдән баш тарта. Моны кабул итә алучы кабул итсен».+
13 Шуннан соң аның янына, ул аларга кагылсын өчен һәм алар турында дога кылсын өчен, балаларны китерә башладылар; ләкин шәкертләр ул кешеләрне шелтәләде.+
14 Шунда Гайсә аларга: «Балаларга тимәгез һәм аларга минем янга килергә башка комачауламагыз, чөнки күкләр Патшалыгы нәкъ шундыйларныкы»+,— диде һәм
15 балалар өстенә кулларын куйгач, аннан китте.
16 Менә аның янына бер кеше килде һәм: «Остаз, миңа мәңгелек тормышны мирас итеп алыр өчен нинди игелек эшләргә?»+ — дип сорады.
17 «Ник син игелек хакында миннән сорыйсың? Аллаһы гына игелекле.+ Мәңгелек тормышка ия буласың килсә, әмерләрне үтәп яшә»+,— диде аңа Гайсә.
18 «Ниндиләрен?» — дип сорады тегесе. Гайсә аңа болай диде: «Кеше үтермә,+ зина кылма,+ урлама,+ ялган шаһитлек бирмә,+
19 әтиеңне һәм әниеңне хөрмәт ит,+ якыныңны үзеңне яраткандай ярат».+
20 «Мин боларның барысын үтәп яшим. Миңа тагын нәрсә эшләргә?» — дип сорады егет.
21 «Камил* буласың килсә, бар, милкеңне сатып акчаны ярлыларга өләш һәм күктәге хәзинәгә ия булырсың.+ Аннары яныма кил дә минем шәкертем бул»+,— диде аңа Гайсә.
22 Бу сүзләрне ишеткәч, егет боегып китеп барды, чөнки аның бик күп мал-мөлкәте бар иде.+
23 Шунда Гайсә үз шәкертләренә болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керү кыен булачак.+
24 Сезгә тагын шуны әйтәм: бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк».+
25 Моны ишеткәч, шәкертләр бик нык гаҗәпләнде һәм аңардан: «Алайса, кем котылып кала алыр?»+ — дип сорады.
26 Гайсә аларга туп-туры карады да: «Кешеләр моны булдыра алмый, ә Аллаһы барысын да булдыра ала»+,— диде.
27 Шунда Пете́р аңа: «Менә без бөтен нәрсәбезне калдырып, сиңа ияреп киттек. Безгә моның өчен нәрсә булачак?»+ — диде.
28 Гайсә аларга болай дип әйтте: «Сезгә хак сүз әйтәм: Адәм Улы шөһрәтле тәхетенә утыргач, Аллаһы бар нәрсәне яңартачак. Шул вакытта сез дә, миңа иярүчеләр, 12 тәхеткә утырачаксыз һәм Исраилнең 12 кабиләсен хөкем итәчәксез.+
29 Һәм йортларын, я абый-энеләрен, я апа-сеңелләрен, я әтисен, я әнисен, я балаларын, я басуларын минем хакка калдырган һәркем 100 тапкыр күбрәк алачак, һәм аңа мирас итеп мәңгелек тормыш биреләчәк.+
30 Әмма беренче булган күпләр ахыргы булыр, ә ахыргылар беренче булыр.+