Маттай 2:1—23

  • Йолдызчылар килә (1—12)

  • Мисырга качу (13—15)

  • Һируд ир балаларны үтерә (16—18)

  • Насарага кире кайту (19—23)

2  Гайсә, Һиру́д*+ патша идарә иткәндә, Яһүдиядәге Бәйтлеһе́м+ шәһәрендә туды. Шул көннәрдә Иерусалимга Көнчыгыштан йолдызчылар* килделәр.  Алар: «Яһүдләрнең яңа туган патшасы кайда?+ Без Көнчыгышта булганда аның йолдызын күрдек һәм аңа сәҗдә кылырга* дип килдек»,— диделәр.  Бу хакта ишеткәч, Һируд патша һәм аның белән бергә бөтен Иерусалим хафага төште.  Ул халыкның барлык өлкән руханиларын* һәм канунчыларын җыеп, алардан Мәсихнең* кайда туарга тиешлеген сорашты.  Алар аңа болай диделәр: «Яһүдиядәге Бәйтлеһемдә.+ Пәйгамбәр аркылы болай дип язылган булган бит:  „Һәм син, Яһүд җирендәге Бәйтлеһем, Яһүд идарәчеләре өчен шәһәрләрнең иң кечесе түгел, чөнки синнән идарәче чыгачак, һәм ул минем халкым Исраилгә көтүче булачак“».+  Шунда Һируд, беркемгә дә белдермичә, йолдызчыларны чакыртып алды да алардан йолдызның чыккан вакытын белеште.  Шуннан соң ул: «Барыгыз, баланы эзләп табыгыз. Тапкач, миңа хәбәр итегез, минем дә барып аңа сәҗдә кыласым килә»,— дип, аларны Бәйтлеһемгә җибәрде.  Патша сүзен тыңлап бетергәннән соң, алар юлга чыктылар, ә Көнчыгышта+ күргән йолдызлары аларның алларыннан барды һәм, бала янына барып җиткәч, шул урын өстендә туктады. 10  Моны күреп, йолдызчылар бик куанды. 11  Өйгә кергәч, алар анасы Мәрьям белән баланы күрделәр һәм бала каршына тезләнеп баш иделәр, аннары, булган хәзинәләрен чыгарып, аңа алтын, ла́дан һәм ми́рра бүләк иттеләр. 12  Ләкин төшләрендә+ Аллаһыдан Һируд янына кире кайтмаска кисәтү алгач, үз илләренә башка юл белән кайтып киттеләр. 13  Алар киткәч, Йосыфка төшендә Йәһвә* фәрештәсе күренде+ һәм: «Тор да, баланы анасы белән алып, Мисырга кач. Мин сиңа әйткәнгә кадәр шунда кал, чөнки Һируд баланы табып үтерергә җыена»,— диде. 14  Шул ук төнне Йосыф, торып, бала белән аның анасын алды да Мисырга китте. 15  Анда ул Һируд үлгәнгә кадәр яшәде. Бу Йәһвәнең* үз пәйгамбәре аша: «Мин улымны Мисырдан чакырып алдым»+,— дигән сүзләре үтәлсен өчен булды. 16  Һируд йолдызчыларның үзен алдаганын аңлап, бик нык ярсыды һәм Бәйтлеһем белән аның тирәсендә яшәүче ике яшькә кадәр булган бөтен ир балаларны үтерергә боерып гаскәриләрен җибәрде, чөнки ул йолдызчылардан белешкән вакыт буенча бала шул яшьтә булырга тиеш иде.+ 17  Шунда Ирмия́ пәйгамбәр аша әйтелгәннәр үтәлде: 18  «Рамада үкереп һәм ыңгырашып елау тавышлары ишетелә. Рәхилә+ үз балалары турында үкереп елый; алар инде юк, шуңа күрә ул юанырга теләми».+ 19  Һируд үлгәч, Мисырда Йосыфка төшендә+ Йәһвәнең* фәрештәсе күренде 20  һәм: «Тор да, бала белән аның анасын алып, Исраи́л җиренә кайт, чөнки бала җанын эзләүчеләр үлделәр»,— диде. 21  Ул торды да, бала белән аның анасын алып, Исраил җиренә кайтты, 22  әмма Яһүдиядә үз атасы Һируд урынына Архелайның идарә иткәнен ишеткәч, анда барырга курыкты һәм, өстәвенә, төшендә Аллаһының кисәтүен алды,+ шуңа күрә Гәлилә́я+ җиренә китте. 23  Анда килгәч, ул Насара́+ шәһәрендә урнашты. Бу пәйгамбәрләрнең: «Аны насаралы* дип атарлар»,— дигән сүзләре үтәлсен өчен булды.+

Искәрмәләр

Яки «сихерчеләр».
Яки «баш ияргә».
Яки «Машиахның; Майланган затның».
Күрәсең, «үсенте» дигән евр. сүзеннән килеп чыккан.