Маттай 21:1—46
21 Алар Иерусалимга якынлашып килгәндә, Зәйтүн тавындагы Битфәгиягә кереп тукталдылар. Шунда Гайсә ике шәкертен үзләреннән алгарак җибәрде дә+
2 болай диде: «Алдыгыздагы авылга барыгыз. Анда керү белән бәйдәге ишәкне һәм ишәк баласын күрерсез. Аларны бәйдән ычкындырып, минем янга китерегез.
3 Ә инде кем дә булса берәр нәрсә әйтсә, аңа: „Алар Хуҗабызга кирәк“,— диегез, һәм ул шунда ук ишәкләрне алырга рөхсәт итәчәк».
4 Боларның барысы пәйгамбәр аша әйтелгән мондый сүзләр үтәлсен өчен булды:
5 «Кыз Сионга болай диегез: „Кара! Патшаң сиңа килә.+ Ул юаш;+ һәм ишәккә, йөк ташучылар нәселеннән булган ишәк баласына, атланып утырган“».+
6 Шәкертләр, барып, барысын да нәкъ Гайсә кушканча эшләде.+
7 Алар ишәкне һәм ишәк баласын китереп, алар өстенә өс киемнәрен салдылар, һәм Гайсә ишәк баласына атланды.+
8 Шунда күп кенә кеше юл өстенә өс киемнәрен җәйде,+ ә башкалар агач ботакларын кисеп, юлга таратып сала башлады.
9 Гайсәнең алдыннан һәм артыннан баручы зур халык төркемнәре: «Давыт Улын коткар,+ ялварып үтенәбез! Йәһвә* исеме хакына килүче фатихалы!+ Күктә яшәүче, без синнән аны коткаруыңны ялварып үтенәбез!»+ — дип кычкырып барды.
10 Гайсә Иерусалимга килгәч, бөтен шәһәр: «Кем бу?» — диешеп, шау-гөр килә башлады.
11 Ә халык арасыннан: «Бу — Гәлилә́ядәге Насарадан Гайсә пәйгамбәр!»+ — дип җавап бирә иделәр.
12 Гыйбадәтханәгә кергәч, Гайсә анда сатучыларның һәм сатып алучыларның барысын куып чыгарды. Ул акча алмаштыручыларның өстәлләрен һәм күгәрчен сатучыларның эскәмияләрен аударып ташлады.+
13 Ул аларга: «Язылган: „Минем йортым дога кылу йорты дип аталыр“,+ ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндерәсез»+,— диде.
14 Гыйбадәтханәдә Гайсә янына сукырлар белән аксаклар килде, һәм ул аларны савыктырды.
15 Аның кылган могҗизаларын һәм гыйбадәтханәдә малайларның: «Давыт Улын коткар,+ ялварып үтенәбез!» — дип кычкыруларын күргәч, өлкән руханилар белән канунчыларның ачулары чыкты.+
16 «Аларның нәрсә әйткәннәрен ишетәсеңме?» — дип сорадылар алар аңардан. Гайсә аларга: «Әйе. „Балалар белән сабыйларның телләрен үзеңне мактарга дәртләндердең“+,— дип язылганны әллә сез укымадыгызмы?» — диде.
17 Ул, аларны калдырып, шәһәрдән Битаниягә китте һәм төнне шунда үткәрде.+
18 Иртән иртүк, шәһәргә кире кайтканда, ул ачыкты+
19 һәм юл буендагы инҗир агачын күреп, аның янына килде. Әмма агачта яфрактан башка берни тапмагач,+ аңа: «Моннан ары синдә җимеш беркайчан да булмасын»+,— диде. Һәм инҗир агачы шунда ук корып төште.
20 Моны күреп, шәкертләре гаҗәпләнде һәм: «Бу инҗир агачы ничек шулай кинәт корып төште?»+ — диде.
21 Гайсә аларга болай дип әйтте: «Сезгә хак сүз әйтәм: иман итсәгез һәм шикләнмәсәгез, мин инҗир агачы белән эшләгәнне дә эшләрсез һәм бу тауга: „Күтәрелеп, диңгезгә ташлан“,— дисәгез, бу сүзләрегез дә үтәлер.+
22 Догада иман белән сораган бар нәрсәне алырсыз».+
23 Гайсә гыйбадәтханәгә кереп өйрәтеп торганда, аның янына өлкән руханилар белән халык өлкәннәре килде һәм: «Синең боларны эшләргә ни хакың бар? Сиңа бу вәкаләтне кем бирде?» — дип сорады.+
24 Гайсә аларга болай диде: «Минем дә сезгә бер соравым бар. Миңа җавап бирсәгез, мин дә боларны нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтермен.
25 Яхъяга суга чумдырырга вәкаләт кайдан бирелгән булган: күктәнме яки кешеләрдәнме?» Шунда тегеләр үзара фикер алыша башладылар: «Әгәр: „Күктән“,— дисәк, ул: „Алайса, ни өчен сез аңа ышанмадыгыз?“+ — дип сорар,
26 ә: „Кешеләрдән“,— дию куркыныч, чөнки халык Яхъяны пәйгамбәр дип саный».
27 Шуңа күрә алар Гайсәгә: «Белмибез»,— диделәр. Шунда Гайсә аларга болай диде: «Мин дә сезгә боларны эшләргә ни хакым барлыгын әйтмим.
28 Ә менә бу хакта сез ни диярсез? Бер кешенең ике улы булган. Ул, беренчесе янына килеп: „Улым, бүген йөзем бакчасына барып эшлә“,— дигән.
29 Тегесе: „Бармыйм“,— дигән, әмма соңрак әйткәненә үкенеп, барган.
30 Атасы икенче улы янына килеп, шуны ук әйткән. Бусы: „Барам, әтием“,— дигән, әмма үзе бармаган.
31 Аталарының ихтыярын бу икесенең кайсысы үтәгән?» «Беренчесе»,— дип җавап бирделәр алар. Шунда Гайсә аларга болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: салым җыючылар һәм фахишәләр Аллаһы Патшалыгына сездән алдарак бара.
32 Яхъя бит сезгә тәкъвалык юлын күрсәтергә дип килгән иде, ә сез аңа ышанмадыгыз. Салым җыючылар һәм фахишәләр исә аңа ышандылар.+ Сез, моны күрсәгез дә, соңрак үкенмәдегез һәм аңа ышанмадыгыз.
33 Тагын бер мисал тыңлагыз. Бер җир хуҗасы йөзем бакчасы+ утырткан, аны койма белән әйләндереп алган, йөзем изү өчен уеп чокыр ясаган, манара торгызган+ һәм йөзем үстерүчеләргә аны куллануга биреп, чит илгә киткән.+
34 Уңыш җыю вакыты җиткәч, ул йөзем үстерүчеләр янына, уңышның үз өлешен алырга дип, хезмәтчеләрен җибәргән.
35 Әмма йөзем үстерүчеләр аның хезмәтчеләрен тотып, берсен кыйнаганнар, икенчесен үтергәннәр, ә өченчесен ташлар атып үтергәннәр.+
36 Ул кабат, тагы да күбрәк башка хезмәтчеләрен җибәргән, әмма алар белән дә шулай ук эшләгәннәр.+
37 Ахырда ул: „Улымны хөрмәт итәрләр“,— дип, үз улын җибәргән.
38 Ләкин аны күргәч, йөзем үстерүчеләр үзара: „Бу мирасчы.+ Әйдәгез, аны үтерик тә мирасын үзебезгә алыйк!“ — диешкәннәр.
39 Шунда алар аны тотып, йөзем бакчасыннан өстерәп чыгарганнар да үтергәннәр.+
40 Шулай итеп, йөзем бакчасының хуҗасы килгәч, шул йөзем үстерүчеләр белән нәрсә эшләр?»
41 Алар аңа: «Ул аларны кылган бар явызлыклары өчен коточкыч үлемгә дучар итәчәк, ә йөзем бакчасын аңа уңышны тиешле вакытта бирүче башка йөзем үстерүчеләргә куллануга тапшырачак»,— диделәр.
42 Гайсә аларга болай диде: «Язмаларда: „Төзүчеләр кире каккан таш иң мөһим почмак ташы* булып китте.+ Моны Йәһвә* башкарды, һәм без моны гаҗәеп нәрсә дип саныйбыз“+,— диелгән. Әллә сезнең бу сүзләрне укыганыгыз юкмы?
43 Шуңа күрә мин сезгә шуны әйтәм: Аллаһы Патшалыгы сездән алынып, аның җимешләрен китерүче халыкка биреләчәк.
44 Һәм шул таш өстенә егылган һәркем челпәрәмә киләчәк,+ ә таш үзе кемнең дә булса өстенә төшсә, аны сытачак».+
45 Өлкән руханилар һәм фарисейлар аның мисалларын ишеткәч, үзләре турында сөйләгәнен аңладылар.+
46 Аларның аны кулга аласы килсә дә, алар курка иделәр, чөнки халык Гайсәне пәйгамбәр дип саный иде.+