Маттай 22:1—46

  • Туй мәҗлесе турында мисал (1—14)

  • Аллаһы һәм кайсар (15—22)

  • Терелтү турында сорау (23—33)

  • Ике иң мөһим әмер (34—40)

  • Мәсих Давыт улымы? (41—46)

22  Гайсә аларга мисаллар китереп сөйләвен дәвам итте:  «Күкләр Патшалыгы үз улы өчен туй мәҗлесе+ әзерләгән патшага охшаш.  Ул, чакырылган кешеләрне мәҗлескә җыярга дип, үз хезмәтчеләрен җибәргән, ләкин тегеләрнең киләсе килмәгән.+  Шунда ул башка хезмәтчеләрен җибәргән һәм аларга болай дигән: „Чакырылган кешеләргә: „Табыным инде җәелгән, үгезләрем һәм симертелгән мал суелган, барысы инде әзер. Туй мәҗлесенә килегез“,— дип әйтегез“.  Әмма ул кешеләр ваемсыз калганнар һәм берсе — үз басуына, ә икенчесе үз эшен карарга киткән,+  калганнары исә аның хезмәтчеләрен тотып кыйнаганнар һәм үтергәннәр.  Шунда патша, ярсып, үз гаскәрләрен җибәргән һәм шул үтерүчеләрне юк иткән, ә аларның шәһәрләрен яндырган.+  Аннан соң ул үз хезмәтчеләренә болай дигән: „Туй мәҗлесе әзер, ә чакырылган кешеләр мәҗлестә утырырга лаек булмадылар.+  Шуңа күрә зур юлларга чыгыгыз һәм очраткан һәр кешене туй мәҗлесенә чакырыгыз“.+ 10  Шунда хезмәтчеләр, юлларга чыгып, очраткан һәр кешене — явызын да, яхшысын да җыйганнар, һәм мәҗлес бүлмәсе табын янында утыручылар белән тулган. 11  Патша кунакларны карарга дип кергәч, анда туйга кия торган кием кимәгән бер кешене күреп алган 12  һәм аңардан: „Дустым, син монда туй киеме кимичә ничек кердең?“ — дип сораган. Тегесе эндәшмәгән. 13  Шунда патша үз хезмәтчеләренә: „Аны, аяк-кулларын бәйләп, караңгылыкка чыгарып ташлагыз. Анда ул үкереп елап тешләрен шыкырдатачак“,— дигән. 14  Әйе, чакырылганнар күп, ләкин сайланганнар аз». 15  Шунда фарисейлар, китеп, аның әйткән сүзенә бәйләнер өчен сәбәп эзләргә сүз куешты.+ 16  Алар үз шәкертләрен Һиру́д тарафдарлары+ белән бергә Гайсә янына җибәрде һәм болай дияргә кушты: «Остаз, без синең һәрвакыт хак сүз сөйләгәнеңне һәм Аллаһы юлына хакыйкать буенча өйрәтүеңне, шулай ук башкалар алдында ялагайланмаганыңны беләбез, чөнки син кешенең дәрәҗәсенә карап тормыйсың. 17  Шуңа күрә әйтче безгә: синеңчә, кайсарга* салым түләү дөресме яки юкмы?» 18  Әмма Гайсә аларның явыз ниятләрен белеп, болай диде: «Икейөзлеләр, сез нигә мине сыныйсыз? 19  Миңа салым түләнә торган акчаны күрсәтегез». Алар аңа динар* китерделәр. 20  Ул алардан: «Монда кем күрсәтелгән һәм кемнең исеме язылган?» — дип сорады. 21  Алар: «Кайсарныкы»,— диделәр. Шунда ул аларга: «Шуңа күрә кайсарныкын — кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез»+,— диде. 22  Бу сүзләрне ишеткәч, алар хәйран калды һәм аны калдырып китте. 23  Шул ук көнне аның янына үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейлар+ килде һәм болай дип сорады:+ 24  «Остаз, Муса безгә болай дигән: „Берәрсе бала калдырмыйча үлсә, энесе* аның хатынына өйләнеп, шул абыйсына нәсел булдырырга тиеш“.+ 25  Менә безнең арабызда җиде бертуган бар иде. Беренчесе өйләнде, әмма нәсел калдырмыйча үлеп китте, һәм энесе аның хатынына өйләнде. 26  Ул да нәсел калдырмыйча үлеп китте, өченчесе белән дә һәм җиденчесенә кадәр шулай булды. 27  Ахырда хатын да үлеп китте. 28  Үлеләр терелгәч, ул кайсысының хатыны булачак? Җидесе дә аңа өйләнгән иде бит». 29  Гайсә аларга болай диде: «Сез ялгышасыз, чөнки Язмаларны да, Аллаһының кодрәтен дә белмисез.+ 30  Терелгәч, кешеләр өйләнмәячәк тә, кияүгә дә чыкмаячак, ә күктәге фәрештәләр шикелле булачак бит.+ 31  Ә үлгәннәрнең терелүе турында әйткәндә, әллә Аллаһының сезгә: 32  „Мин — Ибраһим Аллаһысы, һәм Исхак Аллаһысы, һәм Ягъкуб Аллаһысы“+,— дигәнен укымадыгызмыни? Ул — үлеләрнең түгел, ә тереләрнең Аллаһысы».+ 33  Моны ишетеп, халык аның өйрәтүенә таң калды.+ 34  Фарисейлар, Гайсәнең саддукейларны эндәшмәслек иткәнен ишеткәч, бергә җыелды. 35  Аларның берсе, Канунны яхшы белүче, аны сынап болай дип сорады: 36  «Остаз, Канундагы әмерләрнең кайсысы иң мөһиме?»+ 37  Гайсә болай дип җавап бирде: «„Аллаһың Йәһвәне* бөтен йөрәгең, бөтен җаның* һәм бөтен акылың белән ярат“.+ 38  Бу — иң мөһим һәм беренче әмер. 39  Икенчесе беренчесенә охшаш: „Якыныңны үзеңне яраткандай ярат“.+ 40  Шушы ике әмергә бөтен Канун һәм пәйгамбәрләрнең сүзләре нигезләнгән».+ 41  Фарисейлар бергә җыелып торганда, Гайсә алардан:+ 42  «Сез Мәсих хакында нәрсә уйлыйсыз? Ул кемнең улы?» — дип сорады. Алар: «Давытның»+,— дип җавап бирделәр. 43  Ул алардан болай дип сорады: «Ни өчен соң, алайса, Давыт, изге рух ярдәмендә,+ аны Хуҗам дип атый һәм болай ди: 44  „Йәһвә* минем Хуҗама: „Мин дошманнарыңны аяк астыңа салганчы, утыр минем уң ягымда“+,— дип әйткән“? 45  Шулай итеп, Давыт аны „Хуҗам“ дип атый икән, ничек соң ул аның улы була ала?»+ 46  Аңа җавап итеп беркем дә бер сүз дә әйтә алмады һәм, шул көннән алып, инде һичкем дә аңардан сораштырырга батырчылык итмәде.

Искәрмәләр

Яки «императорга».
Изге Язмаларда үлгән кешенең олыракмы яки кечерәкме икәне төгәл әйтелмәгән.