Маттай 24:1—51

  • МӘСИХ КИЛҮ ЧОРЫНЫҢ БИЛГЕСЕ (1—51)

    • Сугышлар, ачлык һәм җир тетрәүләр (7)

    • Яхшы хәбәр вәгазьләнер (14)

    • Бөек афәт (21, 22)

    • Адәм Улының билгесе (30)

    • Инҗир агачы (32—34)

    • Нух көннәренә охшаш (37—39)

    • Уяу тору (42—44)

    • Ышанычлы хезмәтче һәм явыз хезмәтче (45—51)

24  Гайсә гыйбадәтханәдән чыгып үз юлы белән китәргә җыенганда, аның янына гыйбадәтханәнең биналарын күрсәтер өчен шәкертләре килде.  Ә ул аларга: «Боларның барысын да күрәсезме? Сезгә хак сүз әйтәм: монда таш өстендә таш калмаячак, барысы җимереләчәк»+,— диде.  Ул Зәйтүн тавында утырганда, аның янына шәкертләре үзләре генә килеп: «Болар кайчан булачак, һәм синең килү чорыңны*+ һәм бу дөнья төзелешенең* үз ахырына якынлашуын нинди билге аша күрәчәкбез? Безгә әйтче»+,— дип сорадылар.  Гайсә аларга мондый җавап бирде: «Сак булыгыз, берсе дә сезне юлдан яздырмасын.+  Күпләр, минем исемемне кулланып һәм: „Мәсих — мин ул“,— диеп, күпләрне юлдан яздырыр.+  Якындагы һәм ерактагы сугышлар хакында ишетерсез, әмма хафага төшмәгез, чөнки болар булырга тиеш. Шулай да бу әле ахыр түгел.+  Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер,+ урыны-урыны белән ачлык+ һәм җир тетрәүләр булыр.+  Боларның барысы — газапларның* башы.  Шунда кешеләр сезне газапларга дучар итәр+ һәм үтерер,+ сез минем шәкертләрем булганга, бар халыклар сезне нәфрәт итәр.+ 10  Ул вакытта күпләр иманнан ваз кичәр, бер-берсенә хыянәт итәр һәм бер-берсен нәфрәт итәр. 11  Шунда күп ялган пәйгамбәрләр килер һәм күпләрне юлдан яздырыр.+ 12  Канунсызлыкның үсүе аркасында күпләрнең мәхәббәте суыныр. 13  Ләкин ахырга кадәр нык калган кеше котылыр.+ 14  Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер,+ һәм шунда ахыр килер. 15  Шуңа күрә сез, Дания́л пәйгамбәр аша әйтелгән һәлакәт китерүче җирәнгеч нәрсәнең изге урында+ торуын күргәч (укыган кеше зирәк булсын), 16  яһүдиядәгеләр тауларга качсыннар.+ 17  Өй түбәсендәге кеше, өйдән әйберләрен алырга дип, анда кермәсен. 18  Кырдагы кеше дә, өс киемен алырга дип, өенә кире кайтмасын. 19  Шул көннәрдәге йөкле хатыннарга һәм сабыйлары булганнарга кайгы! 20  Качу вакытыгыз кышка яки Шимбә көнгә туры килмәсен дип дога кылыгыз, 21  чөнки ул вакытта бөек афәт+ булачак. Андый афәтнең дөнья яратылганнан бирле булганы юк иде әле һәм бүтән инде булмаячак.+ 22  Ул көннәр кыскартылмаса, һичкем* исән калмас иде. Әмма шул көннәр сайланганнар хакына кыскартылачак.+ 23  Шунда берәрсе сезгә: „Менә Мәсих монда!“+ яки „Ул тегендә!“ — дисә, ышанмагыз,+ 24  чөнки ялган Мәсихләр һәм ялган пәйгамбәрләр+ килер һәм, мөмкин булса, хәтта сайланганнарны да юлдан яздырыр өчен, бөек билгеләр һәм галәмәтләр күрсәтерләр.+ 25  Менә мин сезне алдан кисәтәм. 26  Шуңа күрә сезгә: „Менә ул чүлдә“,— дисәләр, анда бармагыз һәм: „Менә ул эчке бүлмәләрдә“,— дисәләр, ышанмагыз.+ 27  Чөнки Адәм Улының килү чоры* көнбатышка кадәр яктырткан көнчыгыштагы яшен кебек булачак.+ 28  Мәет кайда булса, бөркетләр шунда җыелыр.+ 29  Шул көннәрдәге афәт үтү белән кояш каралыр, ай үз яктысын бирмәс,+ күктән йолдызлар коелыр һәм күкләрдәге көчләр селкетелер.+ 30  Шунда күктә Адәм Улының билгесе күренер һәм җирдәге бар кабиләләр кайгырып күкрәкләренә сугар.+ Алар кодрәт һәм бөек дан белән күк болытларында килүче Адәм Улын+ күрерләр.+ 31  Шунда көчле быргы тавышы яңгырар, һәм Адәм Улы үз фәрештәләрен җибәрер. Алар аның сайланганнарын бар яклардан — күкләрнең бер читеннән алып икенче читенә кадәр җыяр.+ 32  Инҗир агачыннан сабак алыгыз: аның ботаклары йомшарып, яфраклары күренгәч, сез җәй якын икәнен аңлыйсыз.+ 33  Шулай ук боларның барысын күргәч, шуны белегез: Адәм Улы якын, инде ишек төбендә.+ 34  Сезгә хак сүз әйтәм: бу буын үткәнче, боларның барысы үтәлер. 35  Күк һәм җир юкка чыгар, әмма минем сүзләрем һич тә юкка чыкмас.+ 36  Ул көн һәм сәгать хакында һичкем белми:+ күкләрдәге фәрештәләр дә, Угыл да. Ата гына белә.+ 37  Нух көннәрендә ничек булган булса,+ Адәм Улының килү чорында* да шулай булачак.+ 38  Чөнки шул көннәрдә, Туфан килер алдыннан, кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Нух көймәгә кергән көнгә кадәр шулай булган.+ 39  Туфан килеп, барысын да юк иткәнгә кадәр, алар төшенмәгәннәр.+ Адәм Улының килү чорында да нәкъ шулай булачак. 40  Ул вакытта кырда ике кеше булыр. Берсе алыныр, икенчесе калдырылыр. 41  Ике хатын-кыз кул тегермәнендә тартыр. Берсе алыныр, икенчесе калдырылыр.+ 42  Шуңа күрә уяу торыгыз, чөнки Хуҗагызның кайсы көнне киләсен белмисез.+ 43  Ләкин сезгә шул билгеле булсын: йорт хуҗасы каракның төнлә белән кайсы сәгатьтә киләсен белсә,+ ул уяу торыр иде һәм аңа үз йортына керергә ирек бирмәс иде.+ 44  Шуңа күрә сез дә әзер булыгыз,+ чөнки Адәм Улы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк. 45  Хуҗа үз өендәге хезмәтчеләренә ризыкны үз вакытында өләшер өчен алар өстеннән билгеләгән ышанычлы һәм акыллы хезмәтче кем соң?+ 46  Хуҗасы кайткач, аның шулай эшләвен күрсә, ул хезмәтче бәхетле!+ 47  Сезгә хак сүз әйтәм: ул аны бөтен милке өстеннән башлык итеп билгеләр. 48  Ләкин ул хезмәтче явыз булып, күңеленнән: „Хуҗам тоткарланадыр“+,— дип уйласа, 49  башка хезмәтчеләрне кыйный башласа һәм эчкечеләр белән ашап-эчә башласа, 50  Хуҗасы ул көтмәгән көндә һәм уйламаган сәгатьтә+ кайтыр да 51  аны каты җәзага тартыр, һәм аны икейөзлеләр янына ыргытыр. Анда ул үкереп елап, тешләрен шыкырдатыр.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «тулгак тоту газапларының».
Сүзгә-сүз «бернинди тән».