Маттай 25:1—46

  • МӘСИХ КИЛҮ ЧОРЫНЫҢ БИЛГЕСЕ (1—46)

    • 10 гыйффәтле кыз турында мисал (1—13)

    • Талантлар турында мисал (14—30)

    • Сарыклар белән кәҗәләр (31—46)

25  Шул вакытта күкләр Патшалыгы кулларына яктырткычлар+ алып, кияүне каршыларга чыккан 10 гыйффәтле кызга охшаш булыр.+  Аларның бишесе — акылсыз, ә бишесе акыллы булган.+  Акылсызлары яктырткычларын алса да, үзләре белән май алмаган,  ә акыллылары, яктырткычлары белән бергә май салынган савытларын да алган.  Кияү тоткарланган, шуңа күрә алар барысы йокымсырый башлаган һәм йоклап киткән.  Нәкъ төн уртасында: „Кияү килә! Аны каршы алырга чыгыгыз“,— дип кычкырган тавыш ишетелгән.  Шунда алар барысы да торып, яктырткычларын әзерләгән.+  Акылсызлары акыллы кызларга: „Яктырткычларыбыз сүнәргә тора, безгә әз генә маегызны бирегезче“,— дигәннәр.  Шунда акыллылары: „Маебыз барыбызга да җитмәс, шуңа күрә сатучыларга барып, алардан үзегезгә май сатып алыгыз“,— дип җавап биргәннәр. 10  Тегеләре май сатып алып йөргән арада, кияү килгән. Әзер торган кызлар кияү белән туй мәҗлесенә кереп киткәннәр,+ һәм алар артыннан ишек ябылган. 11  Аннан соң калган кызлар да килгән һәм: „Әфәнде, Әфәнде, безгә ач!“+ — дип үтенгән. 12  Ул аларга: „Сезгә хак сүз әйтәм: мин сезне белмим“,— дип җавап кайтарган. 13  Шуңа күрә уяу торыгыз,+ чөнки көнен дә, сәгатен дә белмисез.+ 14  Патшалык шулай ук чит илгә китүче кешегә охшаш. Китәр алдыннан ул үз хезмәтчеләрен чакырган да, аларга үз милкен ышанып тапшырган.+ 15  Ул һәрберсенә сәләтенә карап биргән: берсенә — биш талант,* икенчесенә — ике талант, ә өченчесенә бер талант калдырган, һәм чит илгә китеп барган. 16  Биш талант алганы, барып, аларны шунда ук сәүдә эшендә кулланган һәм тагын биш талантка ия булган. 17  Ике талант алганы да, шулай ук эш итеп, ике талантка ия булган. 18  Ә бер генә талант алганы, барып, үз хуҗасының көмеш тәңкәләрен җиргә күмеп яшереп куйган. 19  Күп кенә вакыт узгач, хезмәтчеләрнең хуҗалары әйләнеп кайткан һәм алардан хисап таләп иткән.+ 20  Биш талант алганы тагын бишне китергән һәм: „Хуҗам, син миңа биш талант ышанып тапшырдың. Кара, мин тагын биш талантка ия булдым“,— дигән.+ 21  Хуҗасы аңа болай дигән: „Яхшы эшләгәнсең, син яхшы һәм ышанычлы хезмәтче. Син әз нәрсәләрдә дә ышанычлы булдың, шуңа күрә мин сиңа күбрәкне тапшырырмын.+ Үз хуҗаң белән шатлан“.+ 22  Аннары ике талант алганы килгән һәм: „Хуҗам, син миңа ике талант ышанып тапшырдың. Кара, мин тагын ике талантка ия булдым“+,— дигән. 23  Хуҗасы аңа болай дигән: „Яхшы эшләгәнсең, син яхшы һәм ышанычлы хезмәтче. Син әз нәрсәләрдә дә ышанычлы булдың, шуңа күрә мин сиңа күбрәкне тапшырырмын. Үз хуҗаң белән шатлан“. 24  Инде бер талант алганы да килгән һәм болай дигән: „Хуҗам, мин синең таләпчән кеше икәнеңне һәм үзең чәчмәгән җирдә урганыңны, үзең җилгәрмәгән җирдә җыйганыңны белә идем,+ 25  шуңа күрә мин курыктым һәм барып, талантыңны җиргә яшереп куйдым. Мә, мин сиңа аны кире кайтарам“. 26  Моңа хуҗасы болай дигән: „Явыз һәм ялкау хезмәтче, үзем чәчмәгән җирдә урганымны, җилгәрмәгән җирдә җыйганымны син белә идең бит! 27  Шуңа күрә сиңа көмеш тәңкәләремне әйләнешкә кертергә кирәк иде, һәм мин, кайткач, акчамны табышы белән алган булыр идем. 28  Алыгыз аңардан бер талантны һәм 10 талантлысына бирегез.+ 29  Чөнки кемнең бар, шуңа күбрәк бирелер һәм аның артыгы белән булыр, ә кемнең юк, шуның булганы да алыныр.+ 30  Бу юньсез хезмәтчене тышкы караңгылыкка чыгарып ташлагыз. Анда ул үкереп елап, тешләрен шыкырдатачак“. 31  Адәм Улы+ үз данында һәм барлык фәрештәләре белән килгәч,+ шөһрәтле тәхетенә утырачак. 32  Шунда аның каршына бар халыкларны җыячаклар, һәм ул, көтүче сарыкларны кәҗәләрдән аерган кебек, кешеләрне ике төркемгә бүләчәк. 33  Сарыкларны+ ул үзенең уң ягына, ә кәҗәләрне сул ягына бастырачак.+ 34  Шунда Патша үзенең уң ягында торучыларга болай диячәк: „Атамнан фатиха алганнар, килегез һәм дөнья яратылганнан бирле сезнең өчен әзерләп куелган Патшалыкны мирас итеп алыгыз. 35  Чөнки мин ач идем, ә сез мине ашаттыгыз; мин сусаган идем, ә сез мине эчерттегез; мин чит кеше идем, ә сез мине кунак иттегез;+ 36  ялангач идем, ә сез мине киендердегез;+ авырган идем, ә сез мине кайгырттыгыз; төрмәдә идем, ә сез минем яныма килдегез“.+ 37  Шунда тәкъвалар болай дияр: „Хуҗабыз, без синең ач булуыңны күреп, кайчан ашаттык; сусаганыңны күреп, кайчан эчерттек?+ 38  Чит кеше булуыңны күреп, кайчан сине кунак иттек? 39  Авырганыңны яки төрмәдә утырганыңны күреп, кайчан синең яныңа бардык?“ 40  Патша аларга мондый җавап бирер: „Сезгә хак сүз әйтәм: сез моны иң кече кардәшләремнең берсенә эшләгән булсагыз, миңа эшләгән буласыз“.+ 41  Аннан соң ул үзенең сул ягында торучыларга болай дияр: „Китегез минем янымнан,+ ләгънәт төшкәннәр. Иблискә һәм аның фәрештәләренә+ әзерләп куелган мәңгелек утка барыгыз.+ 42  Чөнки мин ач идем, ә сез мине ашатмадыгыз; мин сусаган идем, ә сез мине эчертмәдегез; 43  мин чит кеше идем, ә сез мине кунак итмәдегез; ялангач идем, ә сез мине киендермәдегез; авырган идем һәм төрмәдә идем, ә сез мине кайгыртмадыгыз“. 44  Шунда тегеләре дә: „Хуҗабыз, кайчан без синең ач булуыңны, сусавыңны, чит кеше булуыңны, ялангач, авыру булуыңны, төрмәдә утыруыңны күреп, сиңа хезмәт күрсәтмәдек?“ — дип сорарлар. 45  Ул аларга мондый җавап бирер: „Сезгә хак сүз әйтәм: сез моны иң кече кардәшләремнең берсенә эшләмәгән булсагыз, миңа эшләмәгән буласыз“.+ 46  Һәм алар мәңгегә юк ителәчәк,*+ ә тәкъвалар мәңгелек тормыш алачак».+

Искәрмәләр

Бер грек таланты — 20,4 кг. Ә14 кушымт. к.
Сүзгә-сүз «чабып ташланачак».