Маттай 26:1—75

  • Руханилар Гайсәгә каршы хәйлә кора (1—5)

  • Гайсәнең башына хуш исле май агызыла (6—13)

  • Соңгы Пасах бәйрәме; бер шәкерте аңа хыянәт итә (14—25)

  • Хуҗаның кичке ашы гамәлгә кертелә (26—30)

  • Петернең ваз кичүе турында алдан әйтелә (31—35)

  • Гайсә Гитсимәндә дога кыла (36—46)

  • Гайсәне кулга алалар (47—56)

  • Гайсәне Югары киңәшмә алдында хөкем итәләр (57—68)

  • Петер Гайсәдән ваз кичә (69—75)

26  Гайсә бу сүзләрен тәмамлагач, үз шәкертләренә болай диде:  «Сезгә билгеле булганча, ике көннән соң Паса́х бәйрәме булачак,+ шунда Адәм Улын дошманнар кулына биреп, баганага кадаклап үтерәчәкләр».+  Шул вакытта өлкән руханилар белән халык өлкәннәре Каяфә́с+ исемле баш руханиның ишегалдында җыелды.  Алар Гайсәне хәйлә корып+ кулга алырга һәм үтерергә сүз куешты,  әмма: «Бәйрәм вакытында аңа тими торыйк, югыйсә халык арасында чуалыш чыгар»,— дия иделәр.  Гайсә Битаниядә, махаулы Шимунның өендә+  табын янында утырганда, аның янына алебастр савыт тотып бер хатын килде. Савытта кыйммәтле хуш исле май иде, һәм хатын аны Гайсәнең башына агыза башлады.  Моны күргәч, шәкертләренең ачулары чыкты һәм алар болай диештеләр: «Нигә алай әрәм итәргә инде?  Аны бит зур акчага сатып ярлыларга биреп була иде». 10  Аларның нәрсә әйткәннәрен белеп, Гайсә болай диде: «Ник ул хатынны борчыйсыз? Ул минем өчен игелекле эш эшләде. 11  Ярлылар һәрвакыт сезнең белән булыр,+ ә мин сезнең белән вакытлыча гына булырмын.+ 12  Бу хатын тәнемне хуш исле май белән майлап, мине җирләүгә әзерләде.+ 13  Сезгә хак сүз әйтәм: яхшы хәбәр дөньяның кайсы гына почмагында вәгазьләнмәсен, бу хатынны искә алып, кылган эше хакында да сөйләрләр».+ 14  Шунда 12 шәкертнең берсе, Яһүд Искарио́т исемлесе,+ өлкән руханилар янына барып:+ 15  «Әгәр мин сезгә аны сатсам, миңа нәрсә бирерсез?»+ — дип сорады. Алар аңа 30 көмеш тәңкә вәгъдә иттеләр.+ 16  Шул вакыттан алып ул Гайсәне алар кулына тапшыру җаен эзли башлады. 17  Төче икмәк бәйрәменең+ беренче көнендә шәкертләр Гайсә янына килеп: «Синең өчен Пасах ризыгын кайда әзерлик?»+ — дип сорадылар. 18  Ул аларга болай диде: «Шәһәргә шундый-шундый кеше янына барып, аңа болай диегез: „Остаз: „Миңа билгеләнгән вакыт инде якын. Шәкертләрем белән Пасах бәйрәмен синең йортыңда үткәрермен“,— ди“». 19  Шәкертләр нәкъ Гайсә кушканча эшләде һәм Пасах бәйрәме өчен барысын әзерләде. 20  Кич җиткәч,+ Гайсә 12 шәкерте белән бергә табын янына утырды.+ 21  Ашап утырганда, ул: «Сезгә хак сүз әйтәм: арагыздан берәү мине сатачак»+,— диде. 22  Зур кайгыга төшеп, һәрберсе аңардан: «Хуҗам, мин түгел бит?» — дип сорый башлады. 23  Моңа ул болай диде: «Икмәген минем белән бергә савытка манучыларның берсе мине сатачак.+ 24  Әйе, Адәм Улы үзе турында ничек язылган булса, шулай китә, әмма Адәм Улын сатучыга кайгы!+ Ул тумаган булса, аңа яхшырак булыр иде».+ 25  Аны сатарга җыенучы Яһүд тә аңардан: «Остаз, мин түгел бит?» — дип сорады. Гайсә аңа: «Син моны үзең әйттең»,— диде. 26  Алар ашап утырганда, Гайсә икмәкне алды да рәхмәтләрен әйтеп дога кылды. Аннан соң аны сындырып,+ аларга бирде. «Алыгыз, ашагыз, бу минем тәнемне аңлата»+,— диде ул. 27  Ул шулай ук касәне алды, Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп, аны аларга бирде һәм болай диде: «Бөтенегез дә аннан эчегез,+ 28  чөнки бу шәраб күпләрнең+ гөнаһлары кичерелсен өчен түгеләчәк „килешү+ канымны“+ аңлата.+ 29  Ләкин сезгә шуны әйтәм: Атамның Патшалыгында сезнең белән яңа шәраб эчү көне җитмичә, мин инде шәраб эчмәячәкмен».+ 30  Ахырда алар, мәдхияләр җырлаганнан соң, Зәйтүн тавына киттеләр.+ 31  Шунда Гайсә аларга болай диде: «Бу төнне бөтенегез дә, минем белән булачак вакыйгалар аркасында, мине ташлап китәчәк, чөнки: „Көтүчене һәлак итәрмен, һәм сарык көтүе таралыр“+,— дип язылган. 32  Әмма үледән терелгәч, мин сездән алдарак Гәлилә́ягә килермен».+ 33  Моңа Пете́р: «Синең белән булачак вакыйгалар аркасында сине барысы ташлап китсә дә, мин сине беркайчан да ташлап китмәячәкмен!» — диде.+ 34  Гайсә аңа: «Сиңа хак сүз әйтәм: бу төнне үк, әтәч кычкырганчы, син миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең»,— дип әйтте.+ 35  «Хәтта синең белән бергә үләргә туры килсә дә, синнән һичкайчан ваз кичмәячәкмен»,— диде аңа Петер.+ Калган шәкертләр дә шулай диделәр. 36  Шуннан соң Гайсә үз шәкертләре белән Гитсимә́н+ дип аталган урынга килде һәм аларга: «Монда утырып торыгыз, ә мин тегендә барып дога кылам»+,— диде дә, 37  үзе белән Петерне һәм Зебединең ике улын алды. Ул кайгыга төште һәм бик нык борчыла башлады.+ 38  Шунда ул аларга: «Җаным чиксез газаплана. Монда калыгыз һәм минем белән уяу торыгыз»,— диде.+ 39  Ә үзе чак кына алгарак узды да йөзтүбән капланып дога кылды:+ «Әтием, мөмкин булса, бу касә+ мине читләтеп үтсен. Шулай да минем түгел, ә синең ихтыярың буенча булсын».+ 40  Гайсә үз шәкертләре янына килгәч, аларның йоклаганнарын күреп, Петергә болай диде: «Минем белән бер сәгать тә уяу тора алмадыгызмыни?+ 41  Вәсвәсәгә бирелмәс өчен,+ уяу торыгыз+ һәм өзлексез дога кылыгыз.+ Әйе, рух көчле,* ә тән хәлсез».+ 42  Гайсә кабат, икенче тапкыр читкә китеп: «Әтием, әгәр бу касәнең мине читләтеп үтүе мөмкин булмаса һәм мин аннан эчәргә тиеш булсам, синең ихтыярың буенча булсын»+,— дип дога кылды. 43  Кире килсә, алар йоклап ята, чөнки күзләрен йокы баскан иде. 44  Аларны калдырып, ул кабат читкәрәк китте дә өченче тапкыр шул ук нәрсә турында дога кылды. 45  Шуннан соң ул, үз шәкертләре янына килгәч, аларга болай диде: «Ник сез шундый мөһим вакытта йоклыйсыз һәм ял итәсез? Менә Адәм Улының гөнаһ кылучылар кулына сатылу сәгате якынлашты. 46  Торыгыз, киттек. Миңа хыянәт итүче инде якын». 47  Ул әле сөйләп торганда, 12 шәкертнең берсе — Яһүд һәм аның белән бергә кылычлар һәм чукмарлар тоткан халык килеп җитте. Аларны өлкән руханилар һәм халык өлкәннәре җибәргән иде.+ 48  Хыянәтче исә алар белән билге турында алдан сөйләшеп: «Кемне үпсәм, шул Гайсә булыр. Аны кулга алыгыз»,— дип әйткән булган. 49  Яһүд туп-туры Гайсә янына килеп: «Исәнме, Остаз!»* — диде дә аны назлы итеп үбеп алды. 50  Ә Гайсә аңардан: «Син, дус, монда нәрсә дип килдең?»+ — дип сорады. Шуннан соң алар Гайсә янына килеп, аны сак астына алдылар. 51  Ләкин Гайсә белән бергә килгәннәрнең берсе, кылычын чыгарып, баш рухани хезмәтчесенең колагын чабып өзде.+ 52  Шунда Гайсә аңа болай диде: «Кылычыңны үз урынына кайтар,+ чөнки кылыч алучы һәркем кылычтан һәлак булыр.+ 53  Әллә мин Атама, миңа 12 легионнан* да артыграк фәрештәләрен+ шунда ук җибәрсен, дип ялвара алмыйм, дип уйлыйсыңмы? 54  Алайса, Язмалардагы шул рәвешчә булырга тиеш дигән сүзләр ничек үтәлер иде?» 55  Шунда Гайсә халык төркеменә болай диде: «Сез кылыч һәм чукмар тотып мине кулга алыр өчен килдегезме? Әллә мин юлбасармы? Ничәмә көннәр мин гыйбадәтханәдә өйрәтеп сезнең белән утырдым,+ һәм сез мине кулга алмадыгыз.+ 56  Хәер, моның барысы пәйгамбәрләрнең язмалары үтәлсен өчен булды».+ Шунда бар шәкертләр аны ташлап качтылар.+ 57  Гайсәне кулга алган кешеләр аны баш рухани Каяфәс+ йортына китерделәр. Анда канунчылар һәм өлкәннәр җыелган иде.+ 58  Петер исә, Гайсәдән арттарак калып, баш руханиның ишегалдына кадәр аңа ияреп барды һәм кергәч, хезмәтчеләр белән бергә утырды. Аның нәрсә булачагын беләсе килә иде.+ 59  Шул вакыт өлкән руханилар белән бөтен Югары киңәшмә, Гайсәне үлемгә тапшырыр өчен, аңа каршы ялган шаһитлек эзли иде,+ 60  әмма, күп кенә ялган шаһит килсә дә, таба алмый иделәр.+ Соңрак ике кеше килеп, 61  болай диде: «Бу кеше: „Мин Аллаһы гыйбадәтханәсен җимереп, аны өч көн эчендә торгыза алам“+,— дип әйтте». 62  Шунда баш рухани, торып, Гайсәдән: «Нигә җавап бирмисең? Аларның сиңа каршы шаһитлек биргәннәренә нәрсә әйтерсең?» — дип сорады.+ 63  Әмма Гайсә дәшмәде.+ Шунда баш рухани: «Тере Аллаһы белән ант ит һәм әйт безгә: Аллаһы Улы Мәсих — синме?»+ — диде. 64  Гайсә аңа: «Син моны үзең әйттең. Ә мин сезгә шуны әйтәм: хәзердән башлап сез Адәм Улының+ кодрәтле Затның уң ягында утыруын+ һәм күк болытларында килүен күрерсез»+,— диде. 65  Шунда баш рухани үз киемен ертып җибәрде һәм болай дип әйтте: «Ул көфер сүз сөйли! Нәрсәгә безгә тагын шаһитләр? Менә сез үзегез бу көфер сүзләрне ишеттегез. 66  Нәрсә диярсез?» Алар: «Ул үләргә тиеш»+,— диде. 67  Шунда алар аның йөзенә төкереп,+ аңа йодрыклары белән суга башладылар.+ Ә кайберләре аны яңаклап:+ 68  «Әй Мәсих, пәйгамбәр булсаң, әйт, кем сиңа сукты?» — дия иделәр. 69  Ул вакытта Петер тышта, ишегалдында утыра иде. Аның янына хезмәтче кыз килеп: «Син дә гәлилә́яле Гайсә белән бергә булдың бит!» — диде.+ 70  Әмма Петер моны аларның барысы алдында инкяр итеп: «Мин синең нәрсә хакында сөйләгәнеңне белмим»,— диде. 71  Ул капка янына килгәч, аны икенче бер хезмәтче кыз күреп алды һәм анда торучыларга: «Бу кеше насаралы Гайсә белән бергә булды»+,— дип әйтте. 72  Петер кабат моны инкяр итте һәм ант итеп: «Мин ул кешене белмим!» — диде. 73  Бераздан Петер янына анда басып торучылар килде һәм: «Син чыннан да аларның берсе, сөйләшүеңнән беленеп тора бит»,— диде. 74  Ул исә: «Сүзләрем дөрес булмаса, мине каһәр суксын. Мин бу кешене белмим!» — дип, ант итә башлады. Шунда әтәч кычкырды. 75  Һәм Петер Гайсәнең: «Әтәч кычкырганчы, син миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең»+,— дигән сүзләрен исенә төшерде. Ул чыкты да кайгыдан елап җибәрде.

Искәрмәләр

Яки «әзер».
Сүзгә-сүз «Равви».
Легион — борынгы Рим армиясенең эре гаскәри подразделениесе. Бу шигырьдә бу сүз зур сан булуын күрсәтә.