Маттай 27:1—66

  • Гайсәне Пилатка тапшыралар (1, 2)

  • Яһүд барып асылына (3—10)

  • Гайсә Пилат алдында (11—26)

  • Гайсәдән мыскыллап көләләр (27—31)

  • Голгофада баганага кадаклап куялар (32—44)

  • Гайсәнең үлүе (45—56)

  • Гайсәне кабергә салалар (57—61)

  • Кабер янына сакчылар куела (62—66)

27  Иртән иртүк барлык өлкән руханилар һәм халык өлкәннәре Гайсәне үтерү турында киңәшләштеләр.+  Шуннан соң аны бәйләп, идарәче Пилатка илтеп тапшырдылар.+  Шунда Гайсәгә хыянәт иткән Яһүд, аның үлемгә тартылганын белгәч, вөҗданы газапланганга, 30 көмеш тәңкәне өлкән руханиларга һәм өлкәннәргә кайтарып бирде+  һәм: «Гаепсез кешене сатып, мин гөнаһ кылдым»,— диде. Алар аңа: «Безгә ни, ул синең эшең»,— диделәр.  Яһүд көмеш тәңкәләрне гыйбадәтханәдә ташлап калдырды да аннан чыгып китте, шуннан соң барып асылынды.+  Ә өлкән руханилар көмеш тәңкәләрне алып: «Боларны изге хәзинәгә салу законлы булмас, чөнки бу — кан бәясе»,— диделәр.  Киңәшләшеп алганнан соң, алар шул акчага, чит кешеләрне җирләр өчен, чүлмәкче кырын сатып алдылар.  Шуңа күрә бу кыр әле дә Кан кыры+ дип атала.  Шунда Ирмия́ пәйгамбәр аша әйтелгәннәр үтәлде: «Алар Исраи́л халкыннан кайберәүләр бәяләгән бәяне, бәяләнгәннең бәясен — 30 көмеш тәңкәне алдылар 10  һәм, Йәһвә* миңа кушканча, аларны чүлмәкче кыры өчен бирделәр».+ 11  Гайсә Пилат каршында басып торганда, Пилат аңардан: «Яһүдләрнең Патшасы синме?» — дип сорады. «Син үзең моны әйтәсең»,— дип җавап бирде аңа Гайсә.+ 12  Әмма өлкән руханилар һәм өлкәннәр аны гаепли башлагач, ул аларга җавап бирмәде.+ 13  Шунда Пила́т аңардан: «Сиңа каршы шулкадәр күп шаһитлек бирәләр, әллә ишетмисеңме?» — дип сорады. 14  Моңа Гайсә бер сүз дә дәшмәде, шуңа күрә идарәче бик нык гаҗәпләнде. 15  Пилат гадәттә бәйрәм уңае белән халык сораган бер тоткынны азат итә торган иде.+ 16  Ул вакытта һәркемгә билгеле Бара́б исемле бер тоткын бар иде. 17  Шуңа күрә, халык җыелгач, Пилат алардан: «Сезгә кемне азат итим: Барабнымы, әллә Мәсих дип аталган Гайсәнеме?» — дип сорады. 18  Аларның Гайсәне көнчелектән тотып биргәннәрен ул белә иде. 19  Өстәвенә, ул хөкем итү урынында утырганда, аның хатыны аңа: «Бу тәкъва кешегә каршы бернәрсә дә эшләмә, чөнки бүген төшемдә аның аркасында бик нык газапландым»,— дигән хәбәр җибәрде. 20  Әмма өлкән руханилар белән өлкәннәр халыкны Барабның+ азат ителүен, ә Гайсәнең үтерелүен сорарга күндерделәр.+ 21  Шунда идарәче халыктан: «Бу ике кешенең кайсысын сезгә азат итим?» — дип сорады. «Барабны»,— диделәр тегеләре. 22  Шунда Пилат: «Алайса, Мәсих дип аталган Гайсә белән нәрсә эшлим?» — дип сорады. Барысы да: «Аны баганага кадакла!» — диделәр.+ 23  Пилат: «Ник? Ул нинди явызлык эшләгән соң?» — дип сорады. Алар исә: «Аны баганага кадакла!» — дип, тагы да катырак кычкыра иделәр.+ 24  Пилат үз тырышлыкларының юкка булуын һәм, киресенчә, шау-шуның күтәрелә барганын күреп, су алып халык алдында кулларын юды да: «Бу кешенең канында минем гаебем юк, үзегез карагыз»,— диде. 25  Моңа бар халык: «Аның каны безнең һәм безнең балаларыбыз өстендә булсын»+,— диде. 26  Шунда Пилат аларга Барабны азат итте. Ә Гайсәне, камчылаганнан соң,+ баганага кадакларга кушты.+ 27  Пилатның гаскәриләре Гайсәне идарәче сараена алып киттеләр һәм аның янына бөтен гаскәриләр төркемен җыйдылар.+ 28  Алар аның киемен салдырып, өстенә җете кызыл төстәге япанча,+ 29  ә башына чәнечкеле үсемлектән таҗ үреп кидерделәр һәм уң кулына таяк тоттырдылар. Алар аның алдына тезләнеп һәм: «Исәнме,* яһүдләр Патшасы!» — диеп, аңардан мыскыллап көлә башладылар. 30  Алар аңа төкерделәр+ һәм шул таякны алып башына сугарга тотындылар. 31  Аңардан мыскыллап көлеп туйгач, алар япанчаны салдырып, аңа үзенең өске киемнәрен кидерделәр һәм аны баганага кадакларга дип алып киттеләр.+ 32  Алар чыгып барганда, Кири́нидә туган Шиму́н исемле бер кешене очраттылар һәм аңа Гайсәнең җәфалану баганасын* күтәреп барырга куштылар.+ 33  Голго́фа, ягъни Баш сөяге,+ дигән урынга килгәч, 34  Гайсәгә ачы нәрсә* салынган шәраб бирделәр,+ әмма ул, татып карагач, аны эчмәскә булды. 35  Аны баганага кадаклап куйганнан соң, алар жирәбә салып, аның өске киемнәрен бүлештеләр.+ 36  Аннан соң аны саклап утырдылар. 37  Аның баш өстенә «Бу — яһүдләр Патшасы Гайсә» дигән язу урнаштырдылар.+ Бу аңа чыгарылган хөкем иде. 38  Юлбасарларның берсе аның уң ягындагы баганада, ә икенчесе сул ягындагы баганада иде.+ 39  Үтеп баручы кешеләр аны яманладылар+ һәм башларын чайкап+ 40  болай диделәр: «Әй син, гыйбадәтханәне җимереп өч көндә аны төзергә җыенучы,+ коткар үзеңне! Аллаһы улы булсаң, төш җәфалану баганасыннан!»*+ 41  Өлкән руханилар, канунчылар һәм өлкәннәр дә аңардан мыскыллап көлештеләр:+ 42  «Башкаларны коткарды, ә үзен коткара алмый! Ул бит Исраил Патшасы,+ төшсен җәфалану баганасыннан,* шунда аңа иман итәрбез. 43  Ул бит Аллаһыга таянып яшәгән иде; Аллаһы аны кадерләсә, коткарсын,+ чөнки ул: „Мин Аллаһы Улы“+,— дия иде». 44  Гайсәне хәтта баганалардагы теге юлбасарлар да шулай ук мәсхәрәләде.+ 45  Сәгать алтылар* тирәсендә бөтен шул җирне караңгылык каплап алды, һәм тугызлар* тирәсенә кадәр шулай булды.+ 46  Тугызлар тирәсендә Гайсә каты тавыш белән: «Эли́, Эли́, лама́ сабактани́?» — дип чакырды. Бу сүзләр «Аллаһым, Аллаһым, нигә син мине калдырдың?»+ дигәнне аңлата. 47  Моны ишетеп, якында торучыларның кайберләре: «Ильясны чакыра»,— дия башладылар.+ 48  Ә аларның берсе шунда ук йөгереп китте һәм губканы алып, ачыган шәрабка манчыды. Ул аны таякка беркетте дә Гайсәгә эчәргә бирде.+ 49  Башкалары исә: «Тукта әле! Карыйк, Ильяс аны коткарыр өчен килер микән?» — диделәр. 50  Гайсә кабат каты тавыш белән кычкырып җибәрде һәм үлде.*+ 51  Шунда гыйбадәтханәнең чаршавы+ өстән аска урталай ертылды,+ җир тетрәп куйды, һәм кыялар ярылды. 52  Төрбәләр ачылып китте, һәм үлем йокысы белән йоклап киткән күп кенә изгеләрнең мәетләре күренә башлады, 53  һәм күпләр аларны күрде. (Гайсәнең терелүеннән соң төрбәләр арасыннан чыккан кешеләр изге шәһәргә керделәр.) 54  Йөзбашы һәм аның белән бергә Гайсәне саклаган гаскәриләр, җир тетрәүне һәм башкасын күреп, бик нык курыктылар һәм: «Ул чыннан да Аллаһы Улы булган»,— диделәр.+ 55  Моны ерактан гына күп хатыннар күзәтеп торды. Алар Гайсәгә хезмәт күрсәтеп, аның белән Гәлилә́ядән килгән иделәр.+ 56  Алар арасында магдалалы Мәрьям, шулай ук Ягъкуб белән Йосысның әнисе Мәрьям һәм Зебеди́ угылларының әниләре бар иде.+ 57  Инде кич якынлашып килгәндә Аримафейдан булган Йосыф исемле бер бай кеше килде. Ул да Гайсә шәкерте булып киткән иде.+ 58  Бу кеше Пилат янына барып, аңардан Гайсәнең гәүдәсен сорады.+ Шунда Пилат аның гәүдәсен Йосыфка бирергә кушты.+ 59  Йосыф гәүдәне алып, нәфис чиста җитен тукымага төрде дә+ 60  кыяда уеп ясалган үзенең яңа төрбәсенә салды.+ Төрбә авызына зур таш тәгәрәтеп китергәннән соң ул кайтып китте. 61  Ә магдалалы Мәрьям белән башка Мәрьям кабер каршында утырып калдылар.+ 62  Әзерләнү көненнән+ соң икенче көнне өлкән руханилар белән фарисейлар Пилат янына килеп, 63  болай диделәр: «Әфәнде, теге алдакчының әле исән чагында: „Мин өч көннән соң терелеп торачакмын“+,— дигәне исебезгә төште. 64  Шуңа күрә өченче көнгә кадәр каберне сакларга әмер бир, югыйсә аның шәкертләре килеп, гәүдәсен урлап китәрләр+ дә соңыннан халыкка: „Ул үледән терелде!“ — диярләр. Шунда бу соңгы алдау беренчесеннән дә яманрак булыр». 65  Пилат исә аларга: «Сакчылар алыгыз да барып, каберне үзегез белгәнчә саклагыз»,— диде. 66  Алар бардылар да, каберне саклар өчен, аның авызындагы ташка мөһер сугып, сакчылар куйдылар.

Искәрмәләр

Яки «Сәламлибез сине».
Ачы сыекча.
Ягъни көндезге уникеләр.
Ягъни көндезге өчләр.
Сүзгә-сүз «рухын бирде».