Маттай 28:1—20

  • Гайсә үледән терелә (1—10)

  • Гаскәриләргә ялганласыннар өчен акча бирелә (11—15)

  • Шәкертләр булдыру эше йөкләнә (16—20)

28  Шимбә көне үткәннән соң, атнаның беренче көнендә, иртән иртүк магдалалы Мәрьям һәм башка Мәрьям каберне карарга дип килделәр.+  Күктән Йәһвә* фәрештәсе төшкәнгә күрә, бик каты җир тетрәү булган. Фәрештә кабер янына килеп, ташны читкә алып куйган һәм хәзер шул таш өстендә утыра иде.+  Ул үзе яшенгә охшаш, ә киемнәре кар кебек ак иде.+  Сакчылар куркуларыннан калтырый башлады һәм үз урыннарында катып калды.  Шунда фәрештә хатыннарга болай диде: «Курыкмагыз. Мин беләм, сез баганага кадаклап үтерелгән Гайсәне эзлисез.+  Ул монда юк, ул терелтелде, ул үзе моның турында әйткән иде.+ Килегез, аның яткан урынына карагыз.  Аның үледән терелгәне турында шәкертләренә тизрәк барып әйтегез. Аларга шулай ук: „Ул сездән алда Гәлилә́ягә бара.+ Аны шунда күрерсез“,— диегез. Мин сезгә моны әйтер өчен килдем».+  Хатыннар шунда ук төрбәдән чыктылар. Алар бик нык курыккан иде, әмма шул ук вакыт бик шат иделәр һәм аның шәкертләренә сөйләргә дип йөгереп киттеләр.+  Юлда каршыларына Гайсә чыкты һәм: «Иминлек сезгә!» — диде. Алар Гайсә янына килеп, сәҗдә кылдылар* һәм аның аякларын кочакладылар. 10  Шунда Гайсә аларга: «Курыкмагыз! Барыгыз, минем кардәшләремә Гәлилә́ягә барсыннар диегез. Алар мине шунда күрерләр»,— диде. 11  Хатыннар юлга чыктылар. Ул вакыт кайбер сакчылар,+ шәһәргә барып, бар булганны өлкән руханиларга сөйләп бирделәр. 12  Тегеләре исә, өлкәннәр белән җыелышып киңәшләшкәч, гаскәриләргә күп итеп көмеш тәңкәләр бирделәр 13  һәм болай диделәр: «„Без йоклаган вакытта аның шәкертләре төнлә килеп, гәүдәсен урлап киткәннәр“+,— дип әйтегез. 14  Ә бу хәбәр идарәчегә барып җитсә, борчылмагыз, без аны күндерербез һәм сезне якларбыз». 15  Сакчылар көмеш тәңкәләрне алып, кушканча эш иттеләр. Бу хәбәр яһүдләр арасында хәтта бүген дә киң таралган. 16  Ә 11 шәкерт Гәлилә́ягә,+ Гайсә барырга кушкан тауга китте+ 17  һәм аны күргәч, аның алдында сәҗдә кылды.* Шулай да кайберәүләр аңа шикләнеп карый иде. 18  Гайсә алар янына килеп, болай диде: «Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек миңа бирелде.+ 19  Шуңа күрә бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез;+ Ата, Угылны һәм изге рухның көчен танучыларны* суга чумдырыгыз,+ 20  һәм мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез.+ Истә тотыгыз: мин бу дөнья төзелеше* тәмамланганчы, һәрвакыт сезнең белән булам».+

Искәрмәләр

Яки «баш иделәр».
Яки «баш иде».
Сүзгә-сүз «Ата, Угыл һәм изге рух исеменә».