Маттай 3:1—17

  • Чумдыручы Яхъя вәгазьли (1—12)

  • Гайсәнең суга чумдырылуы (13—17)

3  Шул көннәрдә Чумдыручы Яхъя+ Яһүдия́ чүленә килеп, вәгазьли+ башлады  һәм: «Тәүбә итегез, чөнки күкләр Патшалыгы якынлашты»+,— диде.  Аның турында Ишагыя́ пәйгамбәр+ аша болай дип әйтелгән иде: «Чүлдә кемдер кычкыра: „Йәһвә* өчен юлны әзерләгез! Аның юлларын тигезләгез“».+  Яхъя дөя йоныннан кием киеп һәм билен күн каеш белән буып йөрде,+ ә ризыгы саранча белән кыр балы иде.+  Шул көннәрдә кешеләр Иерусалимнан, бөтен Яһүдиядән һәм Үрдү́н тирәләреннән аның янына килеп,+  үз гөнаһларын ачык таныдылар, һәм ул аларны Үрдүн елгасында+ суга чумдырып алды.  Суга чумдырылу урыны янына күп фарисейларның һәм саддукейларның+ килүен күреп, ул аларга болай диде: «Агулы елан токымы,+ кем сезгә Аллаһының якынлашып килүче ачуыннан кача алырсыз дип әйтте?+  Тәүбә итүегезне күрсәтүче эшләр башкарыгыз.*  „Безнең атабыз — Ибраһим“+,— дип әйтәсе булмагыз. Сезгә шуны әйтәм: Аллаһы Ибраһимга шушы ташлардан балалар булдыра ала. 10  Балта инде агачлар төбендә ята. Яхшы җимеш бирми торган һәр агачны чабып утка ташлыйлар.+ 11  Сез тәүбә иткәнгә, мин сезне суга чумдырам;+ ләкин артымнан миннән көчлерәк берәү килә, һәм мин аның аяк киемен салдырырга лаеклы түгел.+ Ул сезне изге рухка+ һәм утка чумдырыр.+ 12  Ул кулына җилгәргечен тоткан һәм үзенең ындыр табагын тулысынча чистартыр, бодайны амбарга җыяр, ә кибәкне сүнмәс утта яндырыр».+ 13  Шунда Гәлиләядән Үрдүн елгасына, Яхъя аны суга чумдырсын өчен, Гайсә килде.+ 14  Яхъя исә, аны туктатырга тырышып: «Син мине суга чумдырырга тиеш, ә син минем янга килдеңме?» — диде. 15  Гайсә аңа: «Мине тоткарлама, чөнки безгә Аллаһы теләгәннең барысын шулай итеп үтәргә кирәк»,— дип җавап бирде. Һәм Яхъя аны тоткарлап тормады. 16  Чумдырылгач, Гайсә шунда ук судан күтәрелде. Шулчак күкләр ачылды,+ һәм Яхъя Аллаһы рухының күгәрчен рәвешендә Гайсәгә төшүен күрде.+ 17  Шунда күкләрдән:+ «Бу минем яраткан Улым,+ мин аны хуплыйм»+,— дигән тавыш килде.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «җимеш китерегез».