Маттай 4:1—25
4 Шуннан соң рух Гайсәне чүлгә алып барды,+ һәм анда аны Иблис вәсвәсәләде.+
2 40 көн һәм 40 төн ураза тотканнан соң, Гайсә ачыкты.
3 Шунда Вәсвәсәче+ килеп аңа: «Әгәр дә син Аллаһы улы икән, бу ташларга икмәккә әйләнергә куш»,— диде.
4 Әмма ул аңа мондый җавап бирде: «Язылган: „Кеше икмәк белән генә түгел, ә Йәһвә* авызыннан чыккан һәр сүз белән яшәргә тиеш“».+
5 Шуннан соң Иблис аны изге шәһәргә+ алды һәм гыйбадәтханә стенасының өстенә* бастырып,+
6 аңа болай диде: «Әгәр дә син Аллаһы улы икән, аска ташлан, чөнки: „Ул үз фәрештәләренә синең турында боерык бирер“ һәм „Алар сине, аякларың ташка бәрелмәсен өчен, кулларына күтәреп алып барачак“+,— дип язылган».
7 «„Йәһвә* Аллаһыңны сынама“+,— дип тә язылган»,— диде аңа Гайсә.
8 Аннары Иблис аны бик биек бер тауга алды да дөньяның бар патшалыкларын һәм аларның шөһрәтләрен күрсәтеп,+
9 аңа: «Әгәр дә тезләнеп миңа бер табынсаң, боларның барысын да сиңа бирермен»,— диде.
10 Шунда Гайсә аңа болай дип әйтте: «Кит, Шайтан! „Йәһвә* Аллаһыңа табын+ һәм аңа гына изге хезмәт башкар“,— дип язылган бит».+
11 Шуннан соң Иблис аны калдырып китте,+ ә Гайсә янына фәрештәләр килде һәм аңа хезмәт күрсәтә башлады.+
12 Яхъяның кулга алынуы хакында ишеткәч,+ Гайсә Гәлилә́ягә китте.+
13 Аннары Насарадан чыгып, ул Зәбулу́н белән Нәфтәли́ җирләрендәге, диңгез янындагы Кәпернаумга+ барып урнашты.
14 Бу, Ишагыя́ пәйгамбәр аша әйтелгәннәр үтәлсен өчен булды:
15 «И Зәбулун җире һәм Нәфтәли җире! Диңгезгә алып баручы юлдагы, Үрдү́н аръягындагы башка халыклар Гәлилә́ясе!
16 Караңгылыкта утыручы халык бөек яктылык күрде,+ һәм үлем шәүләсендә утыручылар өстенә яктылык балкыды».+
17 Шул вакыттан алып Гайсә: «Тәүбә итегез, чөнки күкләр Патшалыгы якынлашты»+,— дип вәгазьли башлады.
18 Гәлилә́я диңгезе яныннан үтеп барганда, ул диңгезгә ятьмә салучы абыйлы-энеле Шиму́н (аны Пете́р дип тә атыйлар)+ белән Әндрине күрде. Алар балыкчылар иде.+
19 Ул аларга: «Миңа иярегез, һәм мин сезне кеше тотучылар итәрмен»+,— диде.
20 Алар шунда ук ятьмәләрен калдырдылар да аңа ияреп киттеләр.+
21 Бераз юл үткәч, ул абыйлы-энеле Ягъкуб белән Яхъяны күрде.+ Алар көймәдә әтиләре Зебеди́ белән бергә ятьмәләрен төзәтә иделәр.+ Гайсә аларны чакырды,
22 һәм алар шундук көймәне һәм әтиләрен калдырып, аңа ияреп киттеләр.
23 Шуннан соң Гайсә бөтен Гәлилә́я буйлап китте.+ Ул аларның синагогаларында+ өйрәтеп, Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләде, кешеләрне һәртөрле авырудан һәм чирдән савыктырып йөрде.+
24 Бөтен Су́рия буйлап аның хакында хәбәр таралды. Шунда аның янына төрле чирләрдән һәм авыртудан интеккән бар авыруларны,+ җенлеләрне,+ эпилептикларны+ һәм паралич суккан кешеләрне алып килделәр. Гайсә аларны савыктырды.
25 Шуңа күрә Гәлилә́ядән, Дека́полистан,* Иерусалимнан, Яһүдиядән һәм Үрдүн аръягыннан килгән зур халык төркемнәре аңа ияреп йөрде.
Искәрмәләр
^ А5 кушымт. к.
^ Яки «парапетына; иң югары ноктасына».
^ А5 кушымт. к.
^ А5 кушымт. к.
^ Яки «Ун шәһәр өлкәсеннән».