Маттай 6:1—34

  • ТАУДАГЫ ВӘГАЗЬ (1—34)

    • Тәкъвалыгыгызны кешеләр алдында күрсәтмәгез (1—4)

    • Дога кылу үрнәге (5—15)

      • Үрнәк дога (9—13)

    • Ураза тоту (16—18)

    • Байлыкны җирдә җыймагыз, күктә җыегыз (19—24)

    • «Борчылмагыз, җитәр» (25—34)

      • Патшалыкны беренче урынга куеп яшәгез (33)

6  Сак булыгыз, тәкъвалыгыгызны кешеләр алдында, алар аны күрсен дип, күрсәтмәгез.+ Югыйсә күктәге Атагыздан әҗер алмассыз.  Шуңа күрә, хәер* биргәндә, икейөзлеләр кебек, ул хакта быргы кычкыртма. Алар, кешеләр мактасын дип, синагогаларда һәм урамнарда шулай эшлиләр. Сезгә хак сүз әйтәм: алар үз әҗерләрен инде тулысынча алдылар.  Ләкин син хәер биргәндә, сул кулың уң кулыңның ни эшләгәнен белмәсен,  шул чакта хәерең яшертен булыр. Шунда яшертен күзәтүче күктәге Атаң сиңа әҗереңне бирәчәк.+  Дога кылганда да икейөзлеләр кебек булмагыз.+ Алар, кешеләр күрсен дип, синагогаларда һәм төп юлларның чатларында басып дога кылырга ярата.+ Сезгә хак сүз әйтәм: алар үз әҗерләрен инде тулысынча алды.  Син исә, дога кылганда, үз бүлмәңә кер дә, ишегеңне ябып, күктәге Атаңа дога кыл.+ Шунда яшертен күзәтүче Атаң сиңа әҗереңне бирәчәк.  Дога кылганда, башка милләт кешеләре кебек, бер үк нәрсәне кат-кат әйтмәгез, чөнки алар, күп сүзләр әйтсәләр, илаһлары аларны ишетер, дип уйлый.  Аларга охшаш булмагыз, чөнки күктәге Атагыз сезгә нәрсә кирәк+ икәнен сез аңардан әле сораганчы белә.  Шуңа күрә болай дога кылыгыз:+ „Күкләрдәге Атабыз, исемең+ изге ителсен.*+ 10  Синең Патшалыгың+ килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың+ үтәлсен.+ 11  Безгә бүген көнлек икмәгебезне бир+ 12  һәм, без бурычлы кешеләребезне кичергән кебек, безнең бурычларыбызны да кичер.+ 13  Безгә вәсвәсәгә бирелмәскә булыш+ һәм Явыздан коткар“.+ 14  Кешеләрнең ялгышлыкларын кичерсәгез, күктәге Атагыз да сезнекен кичерәчәк,+ 15  ә инде кешеләрнең ялгышлыкларын кичермәсәгез, күктәге Атагыз да сезнең ялгышлыкларыгызны кичермәячәк.+ 16  Ураза тотканда,+ икейөзлеләр кебек, бүтән мескенләнеп йөрмәгез, чөнки алар үзләренең ураза тотуларын кешеләр күрсен дип, интегүле кыяфәт белән* йөриләр.+ Сезгә хак сүз әйтәм: үз әҗерләрен алар инде тулысынча алды. 17  Син исә, ураза тотканда, башыңа май сөрт, битеңне ю, 18  һәм шулай итеп ураза тотуыңны кешеләр түгел, ә күктәге Атаң гына күрәчәк. Шунда яшертен күзәтүче Атаң сиңа әҗереңне бирәчәк. 19  Үзегезгә байлыкны җирдә башка җыймагыз.+ Анда аны көя ашый, ул тутыга, аны караклар урлап чыга. 20  Үзегезгә байлыкны күктә җыегыз.+ Анда аны көя дә ашамый, ул тутыкмый да,+ караклар да кереп аны урлап чыкмый. 21  Байлыгың кайда булса, күңелең дә шунда булыр. 22  Тәннең яктырткычы — күзләр.+ Күзләрең бер максатка төбәлгән* булса, бөтен тәнең якты* булыр, 23  ләкин күзләрең көнчел*+ булса, бөтен тәнең караңгы булыр. Ә синдәге яктылык караңгылык булса, ул чакта никадәр тирән соң бу караңгылык! 24  Берәү дә ике хуҗаның колы була алмый, чөнки я берсен нәфрәт итеп, икенчесен яратыр,+ я берсенә ябышып, икенчесен санга сукмас. Берьюлы Аллаһының да, Байлыкның да колы була алмыйсыз.+ 25  Шуңа күрә мин сезгә шуны әйтәм: нәрсә ашарга һәм нәрсә эчәргә дип үз җаныгыз өчен һәм нәрсә кияргә дип үз тәнегез өчен борчылмагыз,+ җитәр.+ Җан ризыктан, тән киемнән мөһимрәк түгелме соң?+ 26  Кошларга+ игътибар итегез: алар чәчми дә, урмый да, ашлыкны да амбарларга салмый, шулай да аларны күктәге Атагыз туендыра. Сез кошлардан кадерлерәк түгелме соң? 27  Кайсыгыз борчылып гомерен бер терсәккә* булса да озайта ала?+ 28  Кием турында да ник борчыласыз? Кырдагы лаләләрдән сабак алыгыз, аларның ничек үскәненә игътибар итегез. Алар эшләми дә, эрләми дә, 29  әмма сезгә шуны әйтәм: хәтта купшы киенеп йөргән Сөләйман+ да алар кебек киенмәгән. 30  Бүген үсеп утырган, ә иртәгә утка ташланачак кыр үсемлекләрен Аллаһы шулай киендерә икән, иманга зәгыйфьләр, әллә ул сезне киендермәсме? 31  Шулай итеп, беркайчан да: „Безгә нәрсә ашарга?“, я „Безгә нәрсә эчәргә?“, я „Безгә нәрсә кияргә?“+ — дип кайгырмагыз.+ 32  Башка халыкларның төп кайгылары — шул бит. Ә күктәге Атагыз сезгә боларның барысы кирәк икәнен белә. 33  Шулай итеп, алга таба да Патшалыкны һәм Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшәгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер.+ 34  Иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз,+ чөнки иртәгесе көннең үз мәшәкатьләре булачак. Һәр көннең үз авырлыклары җитәрлек.

Искәрмәләр

Яки «исемеңне изге дип санасыннар; исемең белән изге нәрсә белән мөгамәлә иткәндәй мөгамәлә итсеннәр».
Яки «килеш-килбәтләрен карамыйча».
Яки «саф». Сүзгә-сүз «гади».
Яки «яктылык тулы».
Сүзгә-сүз «яман; явыз».