Маттай 7:1—29

  • ТАУДАГЫ ВӘГАЗЬ (1—27)

    • Башка хөкем итмәгез (1—6)

    • Бертуктаусыз сорагыз, эзләгез һәм шакыгыз (7—11)

    • Алтын кагыйдә (12)

    • Тар капка (13, 14)

    • Аларны җимешләренә карап танырсыз (15—23)

    • Кыя өстенә һәм ком өстенә салынган йорт (24—27)

  • Халык Гайсәнең өйрәтүенә хәйран кала (28, 29)

7  Хөкем ителмәс өчен, башка хөкем итмәгез,+  чөнки сезне үзегез хөкем иткәнчә хөкем итәрләр+ һәм сезгә үзегез үлчәгән үлчәм белән үлчәп бирерләр.+  Ни өчен син кардәшеңнең күзендәге чүп бөртеген күрәсең, ә үз күзеңдәге бүрәнәне сизмисең?+  Үз күзеңдә бүрәнә булып та, ничек син кардәшеңә: „Күзеңдәге чүпне алыйм әле“,— дип әйтә аласың?  Монафикъ! Элек үз күзеңдәге бүрәнәне чыгар, шунда кардәшеңнең күзеннән чүпне ничек алырга икәнен ачык күрерсең.  Изге нәрсәне этләргә бирмәгез, энҗеләрегезне дуңгызлар алдына сипмәгез.+ Югыйсә алар аны таптар һәм, борылып, үзегезне ботарлап ташлар.  Бертуктаусыз сорагыз — сезгә бирелер,+ бертуктаусыз эзләгез — табарсыз, бертуктаусыз шакыгыз — сезгә ачарлар,+  чөнки һәр сораучы ала,+ һәр эзләүче таба, һәм һәр шакучыга ачарлар.  Кайсыгыз икмәк сораучы улына таш бирер? 10  Яки балык сораса, елан бирер? 11  Шуңа күрә сез, явыз кешеләр булып та, балаларыгызга яхшы бүләкләр бирә беләсез икән, күкләрдәге Атагыз үзеннән сораучыларга яхшы нәрсәләрне+ бигрәк тә бирәчәк!+ 12  Шуңа күрә кешеләрнең үзегезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез,+ чөнки Канунда һәм пәйгамбәрләр язмаларында язылганның асылы шул.+ 13  Тар капкадан керегез,+ чөнки һәлакәткә илтүче юл иркен, капкасы да киң, һәм шул капкадан күпләр керә. 14  Ә тормышка алып баручы юл тар, капкасы да кысан, һәм шул юлны азлар гына таба.+ 15  Ялган пәйгамбәрләрдән сакланыгыз.+ Алар яныгызга сарык тиресе ябынып килә,+ ә үзләре ерткыч бүреләр.+ 16  Аларны җимешләренә карап танырсыз. Әллә чәнечкеле үсемлектән — йөзем, ә шайтан таягыннан инҗир җыялармы?+ 17  Һәр яхшы агач яхшы җимеш бирә, ә һәр начар агач начар җимеш бирә.+ 18  Яхшы агач начар җимеш бирә алмый, начар агач та яхшы җимеш бирә алмый.+ 19  Яхшы җимеш бирми торган һәр агачны чабып, утка ташлыйлар.+ 20  Шулай итеп, ул кешеләрне җимешләренә карап танырсыз.+ 21  Күкләр Патшалыгына миңа: „Хуҗам, Хуҗам“,— дип әйтүче һәркем түгел, ә күктәге Атамның ихтыярын үтәүче генә керәчәк.+ 22  Ул көнне күпләр миңа болай дияр: „Хуҗам, Хуҗам,+ әллә без синең исемеңнән пәйгамбәрлек итмәдекме? Әллә синең исемең белән җеннәрне куып чыгармадыкмы? Әллә синең исемең белән башка күп кодрәтле эшләр башкармадыкмы?“+ 23  Шунда мин аларга: „Мин сезне һич тә белмим! Китегез янымнан, явызлык кылучылар!“+ — дип әйтермен. 24  Шуңа күрә бу сүзләремне ишетеп, аларны үтәүче һәркем үз йортын кыя өстенә салган акыллы кешегә тиң булачак.+ 25  Яңгыр явып су баскач һәм көчле җилләр исеп шул йортка ябырылгач, ул аумаган, чөнки нигезе кыя өстенә салынган булган. 26  Ә инде бу сүзләремне ишетеп тә, аларны үтәмәүче һәркем үзенең йортын ком өстенә салган акылсыз кешегә тиң булачак.+ 27  Яңгыр явып су баскач һәм көчле җилләр исеп шул йортка ябырылгач,+ ул ауган һәм тулысынча җимерелгән». 28  Гайсә бу сүзләрне тәмамлагач, халык аның өйрәтүенә хәйран калды,+ 29  чөнки ул канунчылар кебек түгел, ә хакимлеккә ия кеше кебек өйрәтте.+

Искәрмәләр