Маттай 8:1—34

  • Махаулы кешене савыктыру (1—4)

  • Бер йөзбашының иманы (5—13)

  • Гайсә Кәпернаумда күп кешеләрне савыктыра (14—17)

  • Гайсәгә иярү (18—22)

  • Гайсә давылны тыя (23—27)

  • Гайсә җеннәргә дуңгызларга керергә рөхсәт итә (28—34)

8  Ул таудан төшкәч, аңа күп халык иярде.  Шунда аның янына бер махаулы кеше килде һәм сәҗдә кылып:* «Әфәнде, әгәр теләсәң, син мине тазарта* аласың»+,— диде.  Гайсә кулын сузды да аңа кагылып: «Телим! Тазарын»+,— диде. Тегенең махау чире шунда ук юкка чыкты.+  Шунда Гайсә аңа болай диде: «Кара аны, беркемгә дә сөйләмә,+ ләкин руханига барып күрен+ һәм Муса кушкан бүләкне китер.+ Бу аларга шаһитлек булыр».  Гайсә Кәпернаумга килгәч, аның янына бер йөзбашы килде һәм ялварып:+  «Әфәнде, хезмәтчем өйдә параличтан бик нык газапланып ята»,— диде.  «Мин барып, аны савыктырырмын»,— диде аңа Гайсә.  Йөзбашы аңа болай дип җавап бирде: «Әфәнде, сине үз йортымда кабул итәргә мин лаеклы түгелмен. Син әйт кенә, һәм хезмәтчем савыгыр.  Мин бит үзем дә башкаларга буйсынып яшим, һәм үземә буйсынган гаскәриләрем дә бар. Аларның берсенә: „Бар“,— дисәм, бара; икенчесенә: „Кил“,— дисәм, килә; хезмәтчемә: „Моны эшлә“,— дисәм, ул эшли». 10  Моны ишеткәч, Гайсә гаҗәпләнде һәм үзенә ияреп баручыларга болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: Исраилдә беркемдә дә андый нык иманны күргәнем булмады.+ 11  Әмма сезгә шуны әйтәм: көнчыгыштан һәм көнбатыштан күпләр килер һәм күкләр Патшалыгында Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб белән бергә табын янында утырыр,+ 12  ә Патшалык угыллары тышкы караңгылыкка ыргытылачак. Анда алар үкереп елап, тешләрен шыкырдатачаклар».+ 13  Шуннан соң ул йөзбашына: «Бар, иманыңа карап бирелсен»+,— диде. Һәм тегенең хезмәтчесе шунда ук савыкты.+ 14  Гайсә Петернең өенә керде. Аның каенанасы+ авырудан кызышып ята иде.+ 15  Моны күргәч, Гайсә аның кулына кагылды,+ һәм аның кызышуы бетте. Ул, торып, аларга хезмәт күрсәтә башлады. 16  Ә кич җиткәч, Гайсә янына күп кенә җенле кешеләрне китерделәр, һәм ул рухларга боерып, аларны куып чыгарды. Ул бар интегүчеләрне савыктырды. 17  Бу Ишагыя́ пәйгамбәр аша: «Ул авыруларыбызны юк итте һәм чирләребезне күтәреп барды»+,— дип әйтелгәннәр үтәлсен өчен булды. 18  Гайсә тирә-ягына җыелган халык төркемен күргәч, үз шәкертләренә көймәгә утырып аръякка чыгарга кушты.+ 19  Шунда аның янына бер канунчы килеп: «Остаз, син кая гына барсаң да, мин сиңа иярермен»+,— диде. 20  Әмма Гайсә аңа: «Төлкеләрнең өннәре, кошларның оялары бар, ә Адәм Улының баш төртер урыны да юк»+,— дип әйтте. 21  Шунда икенче бер шәкерте аңа: «Хуҗам, өемә кайтып, башта атамны җирләргә рөхсәт ит»+,— диде. 22  «Миңа ияр. Үлеләр үз үлгәннәрен үзләре җирләсен»+,— диде аңа Гайсә. 23  Шуннан соң ул үз шәкертләре белән көймәгә утырды.+ 24  Бервакыт диңгездә көчле давыл купты, һәм көймә өстенә дулкыннар ябырыла башлады, ә Гайсә йоклап ятты.+ 25  Шунда алар аның янына килеп, аны уяттылар да: «Хуҗабыз, коткар, һәлак булабыз бит!» — дип кычкырдылар. 26  Ә ул аларга: «Иманга зәгыйфьләр, ни өчен сез шулай курыктыгыз?»+ — диде. Ул торды да җил белән диңгезне тыйды, һәм гаҗәеп тынлык урнашты.+ 27  Шәкертләре исә хәйран калдылар һәм: «Кем соң ул? Хәтта җил дә, диңгез дә аңа буйсына»,— диделәр. 28  Алар диңгезнең аръягындагы гәдәрәлеләр җиренә килеп җиткәч, аның каршысына төрбәләр арасыннан җенле ике кеше чыкты.+ Алар шулкадәр ярсулы иде ки, хәтта ул юлдан үтәргә беркемнең дә батырлыгы җитми иде. 29  Алар: «Аллаһы Улы, сиңа бездән ни кирәк?+ Син монда безне вакытыннан элек җәфаларга+ килдеңме?»+ — дип кычкырдылар. 30  Ә еракта зур дуңгыз көтүе тукланып йөри иде.+ 31  Шунда җеннәр Гайсәдән: «Безне куып чыгарсаң, көтүдәге дуңгызларга керергә рөхсәт ит»+,— дип ялвара башлады. 32  Ул аларга: «Барыгыз!» — диде. Алар теге кешеләрдән чыгып, дуңгызлар эченә керде. Шунда бөтен көтү текә ярдан диңгезгә ташланды да батты. 33  Ә көтүчеләре чабып китте һәм шәһәргә кереп, барысын, шул исәптән җенле кешеләр белән дә ни булганын сөйләп бирделәр. 34  Шунда бөтен шәһәр Гайсә каршысына чыкты һәм, аның белән очрашкач, аңардан үз өлкәләреннән китүен үтенде.+

Искәрмәләр

Яки «сафландыра».
Яки «баш иеп».