Маттай 9:1—38

  • Гайсә паралич суккан кешене савыктыра (1—8)

  • Гайсә Маттайны чакыра (9—13)

  • Ураза тоту турында сорау (14—17)

  • Яһирның кызы; бер хатын Гайсәнең киеменә кагыла (18—26)

  • Гайсә сукыр кешеләрне һәм телсез кешене савыктыра (27—34)

  • «Урасы ашлык күп, ә эшчеләр аз» (35—38)

9  Шунда ул, көймәгә утырып, аръякка чыкты һәм үз шәһәренә килде.+  Анда аның янына паралич суккан авыруны носилкага салып алып килделәр. Гайсә, аларның иманнарын күреп, паралич суккан кешегә: «Кыю бул, улым! Синең гөнаһларың кичерелде»,— диде.+  Ә канунчылар эчләреннән генә: «Бу кеше көфер сүз сөйли»,— диделәр.  Гайсә аларның ни уйлаганнарын белә иде, шуңа күрә болай диде: «Ни өчен сез күңелегездән шундый явыз уйлар йөртәсез?+  „Синең гөнаһларың кичерелде“,— дипме я: „Тор да йөр“,— дип әйтү җиңелрәкме?+  Ләкин сез Адәм Улының җирдә гөнаһларны кичерергә вәкаләте барлыгын белсен өчен...» Ул паралич суккан кешегә: «Тор, носилкаңны ал да өеңә кайт»,— диде.+  Тегесе торып басты да өенә кайтып китте.  Моны күргәч, халык куркып калды һәм кешеләргә андый хакимлек биргән Аллаһыны данлады.  Гайсә үз юлын дәвам итте һәм, салым җыю урынында утыручы Матта́й исемле кешене күргәч, аңа: «Минем шәкертем бул»,— диде. Тегесе, торып, аңа ияреп китте.+ 10  Соңрак, Гайсә үз шәкертләре белән аның өендә табын янында утырганда, күп кенә кеше — салым җыючылар белән гөнаһ кылучылар килде һәм алар белән бергә ашап утырды.+ 11  Ләкин моны күреп, фарисейлар аның шәкертләренә: «Ни өчен остазыгыз салым җыючылар һәм гөнаһ кылучылар белән бергә ашап утыра?»+ — диде. 12  Моны ишетеп, Гайсә болай диде: «Табиб сәламәт кешегә түгел, ә авыру кешегә кирәк.+ 13  Шуңа күрә барыгыз һәм „миңа корбаннар түгел, ә шәфкать кирәк“+ дигән сүзләрнең мәгънәсенә төшенегез. Мин тәкъваларны түгел, ә гөнаһ кылучыларны тәүбәгә чакырырга дип килдем». 14  Шунда аның янына Яхъяның шәкертләре килде һәм: «Ни өчен без һәм фарисейлар ураза тотабыз, ә синең шәкертләрең ураза тотмый?» — дип сорадылар.+ 15  Моңа ул аларга болай диде: «Ни өчен кияү+ дуслары, кияү алар белән бергә булганда, кайгырсын? Әмма килер көннәр, һәм алардан кияүне алырлар,+ шунда алар ураза тотар. 16  Беркем дә иске киемгә утырмаган тукымадан ямаулык салмый, югыйсә ямаулык, утыргач, киемне ертыр, һәм тишек тагын да зуррак булыр.+ 17  Яңа шәрабны да иске турсыкка салмыйлар, югыйсә турсык ертылыр, һәм шәраб агып чыгар, ә турсык әрәм булыр. Яңа шәрабны яңа турсыкка салалар, һәм шунда икесе дә сакланып кала». 18  Гайсә моны аларга сөйләп торганда, аның янына башлыкларның берсе килде һәм сәҗдә кылып:* «Кызым инде үлгәндер, шулай да килеп, аның өстенә кулларыңны куй, һәм ул тереләчәк»+,— диде. 19  Шунда Гайсә торды да шул башлык артыннан китте. Аларга шәкертләре дә иярде. 20  Барганда, 12 ел буе кан китүдән+ җәфаланган бер хатын Гайсә янына арттан гына килеп, аның өс киеменең чугына кагылды,+ 21  чөнки ул үз-үзенә: «Аның өс киеменә генә булса да кагылсам, савыгырмын»,— дип әйтә иде. 22  Гайсә борылып карады да, аны күргәч: «Кыю бул, кызым! Иманың сине савыктырды»+,— диде. Шунда теге хатын сәламәтләнде.+ 23  Башлыкның өенә кергәч, Гайсә анда флейтачыларны һәм шау-шу күтәргән халык төркемен күрде.+ 24  Ул аларга: «Чыгыгыз моннан. Кыз үлмәгән, ул йоклый»+,— диде. Шунда алар аңардан мыскыллап көлә башладылар. 25  Халык чыккач, ул бүлмәгә керде дә кызны кулыннан алды,+ һәм кыз торып басты.+ 26  Шунда бу хактагы хәбәр бөтен тирә-якка таралды. 27  Гайсә үз юлын дәвам итте, һәм аңа ике сукыр кеше+ иярде. Алар: «Давыт Улы, безгә шәфкатьле бул»,— дип кычкырып барды. 28  Ул бер йортка кергәч, шул сукырлар аның янына килде. Шунда Гайсә алардан: «Минем ярдәм итә алуыма ышанасызмы?»+ — дип сорады. Алар: «Әйе, Хуҗабыз»,— диде. 29  Гайсә аларның күзләренә кагылды+ да: «Сезгә иманыгызга карап бирелсен»,— диде. 30  Шунда аларның күзләре күрә башлады. Ә Гайсә аларны каты кисәтте: «Карагыз аны, бу хакта беркем дә белмәсен».+ 31  Әмма алар, чыгып киткәч, аның хакында бөтен тирә-якта сөйләп йөрделәр. 32  Алар китеп барганда, Гайсә янына җенле телсез кешене китерделәр.+ 33  Гайсә җенне куып чыгаргач, телсез кеше сөйләшә башлады.+ Халык таң калды һәм: «Исраилдә беркайчан да мондый хәлне күргәнебез булмады»,— диде.+ 34  Ә фарисейлар: «Ул җеннәрне җеннәр башлыгы ярдәме белән куып чыгара»+,— дия иде. 35  Шуннан соң Гайсә синагогаларда өйрәтеп, Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләп һәм кешеләрне һәртөрле авырудан һәм чирдән савыктырып, бар шәһәрләр һәм авыллар буйлап йөрде.+ 36  Халык төркемен күргәч, ул аларны кызганды,+ чөнки алар көтүчесез сарыклар шикелле йончыган һәм таралган иделәр.+ 37  Шунда ул үз шәкертләренә болай диде: «Әйе, урасы ашлык күп, ә эшчеләр аз.+ 38  Шуңа күрә ашлык Хуҗасыннан ашлык урырга эшчеләр җибәрсен дип үтенегез».+

Искәрмәләр

Яки «баш иеп».