Микай 2:1—13
2 «Явызлыкка иҗатчан кешеләргә,Ятакларында яманлык ниятләп ятучыларга кайгы!
Таң ату белән алар үз ниятләрен тормышка ашыра,Чөнки бу кулларыннан килә.+
2 Алар кыр теләсә, аны тартып ала.+
Йорт теләсә, аны үзенеке итә.
Алдап кеше йортын,+
Кеше мирасын үзенә ала.
3 Шуңа күрә Йәһвә болай ди:
„Менә мин бу халыкны котылгысыз бәлагә дучар итәм.+
Сез бүтән тәкәбберләнеп йөрмәссез,+ чөнки бу бәла вакыты.+
4 Ул көнне халык синең турында гыйбрәтле хикәя сөйләрҺәм синең өчен үксеп елар.+
Алар: „Без тулысынча таланган!+
Ул халкыбыз җиренең өлешен башкаларга бирде. Аны бездән тартып алды!+
Кырларыбызны чит ил кешесенә бирде“,— дияр.
5 Шуңа күрә җирне бүлеп бирер өчен Йәһвә җыелышындаҮлчәү бавы сузар кешегез булмас.
6 „Бүтән вәгазьләмәгез! — дип вәгазьли алар.—Болар турында алар вәгазьләргә тиеш түгел.
Хурлык күрмәбез!“
7 И Ягъкуб йорты, болай димиләрме:
„Әллә Йәһвә сабырлыгын югалттымы?
Бу аның эшләреме?“
Әллә сүзләрем намуслык юлында йөрүчеләргә игелек китермиме?
8 Әмма күптән түгел генә халкым дошман сыман күтәрелде.
Сугыштан кайтучы кешеләр кебек курыкмыйча үтеп баручыларданСез бизәнеп кигән зиннәтле әйберләрен һәм киемнәрен* яшеренмичә салдырасыз.
9 Халкымның хатын-кызларын ямьле йортларыннан куып чыгарасыз.
Балаларыннан ямьле фатихаларымны мәңгегә тартып аласыз.
10 Торыгыз һәм барыгыз, чөнки бу урын инде сезнеке түгел.
Шакшылык+ аркасында ул җимерелде, һәм җимерелүе кайгы китерә.+
11 Кеше җил һәм ялган артыннан йөрсә һәм:
„Мин сиңа шәраб һәм исерткеч эчемлек турында вәгазьләрмен“,— дип алдаса,Ул вәгазьче генә булыр һәм бу халыкның колагына ятышлыны сөйләр!+
12 И Ягъкуб, мин синең бар кешеләреңне һичшиксез җыярмын.
Мин Исраилнең калганнарын һичшиксез бергә туплармын.+
Мин аларны сарыкларны утарда җыйгандай,Көтүне көтүлектә җыйгандай бердәм итәрмен.+
Анда кешеләрнең шау-шу тавышлары ишетелер.+
13 Алар алдыннан стенаны тишүче барыр.
Алар капкада тишек ясар да аның аша үтеп чыгар.+
Беренче булып аларның патшасы атлап чыгар,Аларны Йәһвә алып барыр».+
Искәрмәләр
^ Я, бәлки, «киемнәрен бизәгән зиннәтле әйберләрен».