Микай 3:1—12
3 Мин болай дидем: «Сез, Ягъкуб башлыклары,Һәм сез, Исраи́л йортының җитәкчеләре,+ тыңлагызчы.
Сез гаделлекнең ни икәнен белергә тиеш түгелмени?
2 Әмма сез яхшыны нәфрәт итәсез+ һәм яманны яратасыз.+
Сез халкымның тиресен, сөякләреннән итен сыдырып аласыз.+
3 Сез шулай ук халкымның итен ашыйсыз+Һәм аны туныйсыз.
Казанда пешерәсе итне, казанда пешерәсе түшкәне бүлгәләгәндәйСөякләрен сындырасыз һәм аларны ватасыз.+
4 Ул вакытта алар Йәһвәдән ярдәм сорар,Ләкин ул җавап бирмәс,Начар эшләре+ аркасындаАлардан үз йөзен бора.+
5 Пәйгамбәрләр халкымны юлдан яздыра,+Тешләрлек*+ берәр нәрсәләре булса: „Тынычлык!“+ — дип игълан итә,Авызларына бернәрсә дә салмаган кешегә исә сугыш игълан итәләр.
Шуңа күрә Йәһвә аларга болай ди:
6 „Сездә төн булыр,+ бернинди күренеш булмас.+
Караңгылык кына булыр, сез инде күрәзәлек итмәссез.
Пәйгамбәрләр өстендә кояш батар,Көннәре караңгылыкка әйләнер.+
7 Күрәзәчеләр хурлыкка калыр,+Күрәзәлек итүчеләрнең өметләре өзелер.
Аллаһыдан җавап булмаганга,Аларның барысына үз мыекларын* капларга туры килер“».
8 Мин исә, Ягъкубка үзенең фетнәсе һәм Исраилгә үзенең гөнаһы турында сөйләр өчен,Йәһвәнең рухы ярдәмендә көч белән,Гаделлек һәм кыюлык белән тулы.
9 Сез, гаделлекне нәфрәт итүче һәм бар туры нәрсәне кәкре итүче+Ягъкуб йортының башлыкларыҺәм Исраил йортының җитәкчеләре,+
10 Сионны кан коеп һәм Иерусалимны гаделсезлек кылып төзүчеләр, тыңлагызчы.+
11 Аның башлыклары ришвәт алып хөкем итә,+Руханилары бәя түләтеп өйрәтә,+Ә пәйгамбәрләре күрәзәлек итүләре өчен акча* ала.+
Шулай да алар: «Әллә Йәһвә безнең белән түгелме?+
Бернинди бәлагә дучар булмабыз»+,— диеп,Йәһвәгә таянуларын күрсәткән була.
12 Сезнең аркада Сио́нКыр шикелле сукаланыр,Иерусалим җимерекләр өеме булып китәр,+Аллаһы йорты* урнашкан тау урман каплаган калкулыклар кебек булыр.+