Микай 4:1—13

  • Йәһвә тавы күтәрелә (1—5)

    • Кылычлардан төрәннәр ясарлар (3)

    • «Без Аллаһыбыз Йәһвә исеме хакына... йөриячәкбез» (5)

  • Яңадан торгызылган Сион көчле булыр (6—13)

4  Соңгы көннәрдәЙәһвә йортының тавы+Тау башларыннан югарырак, нык урнашыр. Ул калкулыклардан биегрәк күтәрелер,Һәм халыклар аңа агылыр.+  Күп халыклардан чыккан кешеләр килеп, болай дип әйтер: «Килегез, Йәһвә тавына,Ягъкуб Аллаһысы йортына меник.+ Ул безне үз юлларына өйрәтер. Без аның юлларыннан йөрербез». Чөнки канун* — Сионнан,Йәһвәнең сүзе Иерусалимнан чыгар.  Ул күп халыклар арасында хөкемче булыр+Һәм еракта яшәүче көчле халыклар файдасына барысын төзәтер. Алар үз кылычларыннан чүкеп — төрәннәр,Сөңгеләреннән бакча пычаклары ясар.+ Халык халыкка кылыч күтәрмәс,Алар бүтән сугышырга өйрәнмәс.+  Аларның һәрберсе үз йөзем агачы һәм үз инҗир агачы астында утырыр,*+Аларны беркем дә куркытмас,+Бу бит — Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең авызыннан чыккан сүз.  Бар халыклар, һәрберсе үз илаһы исеме хакына йөриячәк,Ә без Аллаһыбыз Йәһвә исеме хакына мәңге йөриячәкбез.+  «Ул көнне,— ди Йәһвә,—Мин аксап йөргән халыкны бергә җыярмын,Һәм таралган халыкны+Үзем яралаган кешеләр белән бергә туплармын.  Мин аксап йөрүче халыкның калдыгын калдырырмын,+Еракка куылганнарны көчле халык итәрмен.+ Йәһвә Сио́н тавында патша булып, алар өстеннәнБүгеннән алып мәңге идарә итәр.  Сиңа исә, көтүне күзәтү манарасы,Кыз Сионның+ калкулыгы,Сиңа хакимлегең, әйе, иң беренче* хакимлегең кайтарылыр,+Кыз Иерусалим ия булган патшалык кайтарылыр.+  Ни өчен син көчле тавыш белән кычкырасың? Әллә патшаң юкмы? Яки киңәшчең һәлак булдымы? Әллә син шуның аркасында бала тудыручы хатын кичергән авырту кичерәсеңме?+ 10  И кыз Сион, бала тудыручы хатын сыманБөгел һәм ыңгыраш,Чөнки син шәһәрдән китәрсең һәм басуда яшәрсең. Син Бабылга кадәр барып җитәрсең.+ Аннан син азат ителерсең,+Йәһвә сине дошманнар кулыннан йолып алыр.+ 11  Күп халыклар җыелып сиңа каршы чыгар. Алар: „Сион нәҗесләнсен. Аның җимерекләренә карап торыйк“,— дияр. 12  Ләкин алар Йәһвәнең уйларын белми,Аның ниятен аңламый. Ул аларны яңа гына урылган ашлык көлтәләрен ындыр табагына җыйгандай җыяр. 13  Торып бас һәм ашлык сук, и кыз Сион.+ Чөнки мин мөгезләреңне — тимергә,Ә тоякларыңны бакырга әйләндерермен. Син күп кенә халыкларны челпәрәмә китерерсең,+Аларның намуссыз табышларын — Йәһвәгә Һәм байлыкларын бөтен җирнең Раббысына багышларсың».+

Искәрмәләр

Яки «күрсәтмә».
Яки «яшәр».
Яки «элеккеге».