Микай 6:1—16

  • Аллаһының Исраилгә каршы хөкем эше (1—5)

  • Йәһвә нәрсә таләп итә? (6—8)

    • Гаделлек, тугрылык, тыйнаклык (8)

  • Исраилнең гаебе һәм җәза алуы (9—16)

6  Йәһвә әйткән сүзне тыңлагызчы. Торып басыгыз, таулар алдында хөкем эшегезне җиткерегез,Калкулыклар тавышыгызны ишетсен.+  И таулар, һәм сез, җирнең нык нигезләре,Йәһвәнең хөкем эшен тыңлагыз.+ Чөнки Йәһвәнең үз халкына каршы хөкем эше бар. Ул Исраилне болай дип гаепләр:+  «Халкым, мин сиңа нәрсә эшләдем? Сине ничек алҗыттым?+ Миңа каршы шаһитлек бир.  Мин сине Мисыр җиреннән алып чыктым,+Коллык йортыннан йолып алдым.+ Синең алдыңнан Муса, Һарун һәм Мириамны+ җибәрдем.  Халкым, Моа́б патшасы Балакның нәрсә тәкъдим иткәнен+Һәм Бигу́р улы Бильямның аңа нинди җавап кайтарганын хәтерлисеңме?+ Йәһвәнең тәкъва эшләрен белер өчен,Шиттимнән+ Гилгәлгә+ барганда нәрсә булганын искә төшерче».  Йәһвә каршына нәрсә белән килим? Югарыда яшәүче Аллаһыга нәрсә китереп сәҗдә кылыйм? Аның каршына тулаем яндыру корбаннары,Бер яшьлек бозаулар белән килимме?+  Меңләгән сарык тәкәләре,Майның дистәләгән мең агымнары Йәһвәне сөендерерме?+ Фетнәм өчен беренче улымны,Гөнаһым өчен карынымның җимешен биримме?+  И кеше, ул сиңа нәрсә яхшы икәнен әйтте. Йәһвә синнән нәрсә таләп итә? Ул тик гадел эш итүеңне,+ тугрылыкны сөюеңне,*+Аллаһың юлында* тыйнак+ йөрүеңне тели!+  Йәһвәнең тавышы шәһәргә юнәлгән. Зирәкләр исемеңне тирән хөрмәт итәр. Җәзалау таягына һәм аны билгеләгән затка игътибар итегез.+ 10  Явыз кешенең йортында явызлык кылып алган байлыгыҺәм җирәнү хисе уята торган киметелгән ефа́* һаман да бармы? 11  Үлчәүләрем дөрес булмаса,Букчамда алдавыч таш герләр ятса, мин саф* була алырмынмы?+ 12  Аның бай кешеләре җәбер-золым белән тулы,Анда яшәүчеләр ялганны сөйли.+ Авызларындагы телләре мәкерле.+ 13  «Шуңа күрә мин сине сугып яралармын,+Гөнаһларың аркасында сине ташландык хәлдә калдырырмын. 14  Ашарсың, әмма туймассың,Эчең буш булыр.+ Яшерерсең, әмма саклый алмассың,Ә саклап калганыңны мин дошманнарыңа бирермен. 15  Чәчәрсең, әмма урмассың. Зәйтүн җимешен таптарсың, әмма маен кулланмассың. Яңа шәраб ясарсың, әмма шәраб эчмәссең.+ 16  Чөнки сез Әмри́ күрсәтмәләрен үтисез һәм Аха́б йортының бар эшләрен кыласыз,+Сез аларның киңәшләре буенча эш итәсез. Менә ни өчен мин сезне коточкыч нәрсә итәрмен,Шәһәрдә яшәүчеләрдән көлеп сызгырырлар.+ Халыклар алдында көлкегә калырсыз».+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Аллаһы белән».
Яки «игелекле һәм яратуыңда тугры булуыңны». Сүзгә-сүз «тугры мәхәббәтне яратуыңны».
Яки «гаепсез».