Микай 7:1—20
7 Кайгы миңа!
Мин җәйге җимешләр һәм йөзем калдыгы җыелганнан соңАшар өчен йөзем тәлгәшеЯ җаным теләгән татлы инҗир җимешеЭзләп таба алмаган кешегә охшашмын.
2 Тугры кеше җир йөзеннән юкка чыкты,Кешеләр арасында намуслы берәү дә юк.+
Барысы да кан кою өчен яшерен урында ята,+Һәрберсе ятьмә белән үз кардәшен аулый.
3 Куллары начарлык кылуда остарып беткән.+
Мирза бүләк таләп итә,Хөкемче бәя сорый,+Күренекле кеше үз нәфесләрен белдерә;+Алар бергәләп эш итә.*
4 Аларның иң яхшысы чәнечкеле куакка охшаш,Иң намуслысы чәнечкеле читәннән дә кабахәтрәк.
Ләкин сакчыларың сөйләгән көн, җавапка тартылачак көнең килер.+
Шунда алар куркуга төшәр.+
5 Иптәшеңә дә ышанма,Якын дуска да таянма.+
Куеныңда ятучы хатыныңа сүзеңне абайлап сөйлә.
6 Чөнки улы атасын санга сукмый,Кызы — анасына каршы,+Килен каенанасына каршы күтәрелә;+Кеше өчен өйдәгеләре — дошман.+
7 Мин исә Йәһвәне көтеп, күзәтеп торам,+Коткаручы Аллаһымны сабырлык белән көтәм.+
Аллаһым мине ишетер.+
8 И дошманым,* минем өстән тантана итмә.
Егылсам да, күтәрелермен;Караңгылыкта яшәсәм дә, Йәһвә яктылыгым булыр.
9 Йәһвә хөкем эшемдә мине яклап гаделлек урнаштырганчы,Аңа каршы гөнаһ кылганым өченАчуына дучар булырмын.+
Ул мине яктылыкка чыгарыр.
Мин аның тәкъвалыгын күрермен.
10 Дошманым да күрер,Һәм миңа: «Аллаһың Йәһвә кайда?»+ —Дип әйтүче оятка калыр.
Мин аның бәласен күрермен.
Аны урам пычрагын таптагандай таптарлар.
11 Бу таш стеналарыңны төзү көне булыр.
Ул көнне чикләр киңәер.*
12 Ул көнне алар сиңа бөтен яктан килер:
Ассириядән, Мисыр шәһәрләреннән,Мисыр һәм бөек елга* арасындагы җирләрдән,Диңгезләр һәм таулар араларындагы һәр илдән.+
13 Җир үз яшәүчеләре аркасында, аларның эшләре аркасында,Ташландык хәлгә килер.
14 Халкыңны, мирасыңның көтүен+ —Урманда, җимеш бакчасында, ялгыз яшәгәнне — таяк белән көт.
Алар борынгы заманда тукланган кебек Баша́н белән Гиладта туклансын.+
15 «Мисыр җиреннән чыкканда,Халкың күргән гаҗәеп эшләрне аңа күрсәтермен.+
16 Халыклар күрер һәм бар куәтләренә карамастан оятка калыр.+
Куллары белән авызларын каплар.
Аларның колаклары саңгырауланыр.
17 Алар еланнар сыман тузанны ялар.+
Үз ныгытмаларыннан җирдә яшәүче хәшәрәтләр сыман калтырап чыгар.
Алар Аллаһыбыз Йәһвәгә курка-курка килер,Аның алдында дер-дер калтырар».+
18 Гөнаһны ярлыкаучы һәм үз мирасы калдыгының+ җинаятен кичерүче+Синдәй Аллаһы бармы?
Ул ачуын мәңге тотмас,Чөнки тугры мәхәббәт күрсәтеп,+ ул сөенә.
19 Ул безгә кабат шәфкать күрсәтер;+ гөнаһларыбызны җиңеп чыгар.*
Син аларның бар гөнаһларын диңгез тирәнлекләренә ыргытырсың.+
20 Ата-бабаларыбызга борынгы көннәрдә ант иткәнчә,+Син Ягъкубка — тугрылык,Ибраһимга тугры мәхәббәт күрсәтерсең.
Искәрмәләр
^ Сүзгә-сүз «моны бергә үрә».
^ Бу урындагы евр. сүзе дошман хатын-кызны аңлата.
^ Я, бәлки, «канун ерак булыр».
^ Ягъни Евфрат.
^ Яки «таптап бетерер; буйсындырыр».