Никами 5:1—19
5 Әмма халык — ир-атлар һәм аларның хатыннары — яһүд туганнарыннан бик зарлана башлады.+
2 Кайберәүләр болай диеште: «Без улларыбыз һәм кызларыбыз белән күбәү. Безгә ашап яшәр өчен ашлык алырга кирәк».
3 Башкалар: «Ачлык вакытында ашлык алыр өчен, без кырларыбызны, йөзем бакчаларыбызны һәм йортларыбызны рәһен* итеп бирәбез»,— дия иде.
4 Ә кайберәүләр болай диеште: «Патшага ясак түләр өчен, без кырларыбызны һәм йөзем бакчаларыбызны рәһен итеп бирәбез.+
5 Без туганнарыбыз белән бер каннан, бер тәннән яратылган, балаларыбыз да аларныкыннан ким түгел, ләкин безгә улларыбыз белән кызларыбызны коллыкка бирергә туры килер, ә кайбер кызларыбыз инде коллыкта.+ Моны туктатырга хәлебездән килми, чөнки кырларыбызга һәм йөзем бакчаларыбызга башкалар хуҗа булып тора».
6 Аларның сүзләрен һәм зарлануларын ишеткәч, минем бик ачуым килде.
7 Бу турыда җентекләп уйлагач, мин күренекле кешеләр белән түрәләргә шелтә белдердем һәм: «Һәрберегез үз туганыннан зур риба* ала»+,— дидем.
Шуннан соң мин бу эш буенча зур җыелыш оештырдым.
8 Мин аларга болай дидем: «Без кулыбыздан килгәннең барысын эшләп башка халыкларга сатылган яһүд туганнарыбызны йолып алдык. Ә хәзер сез үз туганнарыгызны сатасызмы?+ Әллә безгә аларны яңадан йолып алыргамы?» Алар нәрсә дип җавап бирергә белмичә дәшми торды.
9 Шунда мин болай дидем: «Сез дөрес эш итмисез. Башка халыклар — дошманнарыбыз — безне хурлый алмасын өчен, сез Аллаһыбыздан куркып яшәргә тиеш түгелмени?+
10 Моннан тыш, мин, туганнарым һәм хезмәтчеләрем аларга бурычка акча һәм ашлык бирәбез. Бурычка биргәндә, зинһар, әйдәгез, риба алмыйк.+
11 Үтенәм, аларга бүген үк кырларын,+ йөзем бакчаларын, зәйтүн агачлыкларын һәм йортларын, шулай ук сез алардан акчаның, ашлыкның, яңа шәрабның һәм майның риба итеп алып торган йөздән бер өлешен* кайтарыгыз».
12 Моңа алар: «Без аларга боларны кайтарырбыз һәм бернәрсәне дә кире сорамабыз. Без нәкъ син әйткәнчә эшләрбез»,— диде. Шунда мин руханиларны чакырдым һәм гаепле кешеләрне әлеге вәгъдәләрен үтәргә ант иттердем.
13 Шулай ук мин куенымны аннан нәрсәнедер төшергәндәй кага башладым һәм болай дидем: «Нәкъ шулай Аллаһы бу вәгъдәне үтәмәгән һәркемне үз йортыннан һәм үз милкеннән кагып төшерсен. Ул шулай итеп кагып төшерелсен һәм бернәрсәсез калсын». Моңа бар җыелыш: «Амин!»* — диде. Шуннан соң алар Йәһвәне данлады, һәм халык үзләре вәгъдә иткәнчә эшләде.
14 Моннан тыш, патша мине Яһүд җирендә идарәче+ итеп билгеләгән көннән алып, Артаксе́ркс патшаның идарә итүенең+ 20 нче елыннан+ 32 нче елына кадәр,+ 12 ел буе, идарәчегә тиешле ризыкны үзем дә, туганнарым да ашамады.+
15 Ләкин миңа кадәр булган идарәчеләр халык өстенә авыр йөк салган булган һәм алардан һәр көн икмәк белән шәраб өчен 40 көмеш шәкыл* алып торган. Аларның хезмәтчеләре дә халыкны җәберләгән, әмма мин Аллаһыдан курыкканга,+ алай эшләмәдем.+
16 Өстәвенә, мин стена төзү эшендә катнаштым, бар хезмәтчеләрем дә анда эшләр өчен җыелды, һәм без үзебезгә бер кыр да алмадык.+
17 Минем табынымнан 150 яһүд һәм түрә, шулай ук башка халыклардан килгән кешеләр ашады.
18 Минем өчен* һәр көн бер үгез, алты иң яхшы сарык һәм кошлар әзерлиләр иде, ә һәр ун көн мул итеп һәртөрле шәраб куела иде. Шулай да мин идарәчегә тиешле ризыкны таләп итмәдем, чөнки халык болай да хезмәт йөген тартып йөри иде.
19 Бу халык файдасына башкарган бар эшләрем өчен, и Аллаһым, миңа илтифат күрсәт һәм мине хәтереңдә сакла.+
Искәрмәләр
^ Ягъни залог.
^ Ягъни процент.
^ Яки «бер процентын». Ай саен алынган.
^ Яки «Шулай булсын!»
^ Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.
^ Яки «Минем хисабыма».