Римлыларга 16:1—27

  • Паул хезмәтче Фаибәне тәкъдим итә (1, 2)

  • Римдагы мәсихчеләргә сәламнәр (3—16)

  • Бүленешләрдән кисәтү (17—20)

  • Паулның хезмәттәшләреннән сәлам (21—24)

  • Изге сер хәзер ачылды (25—27)

16  Сезгә Кинкриядәге+ җыелышның хезмәтчесен, апа-кардәшебез Фаибәне тәкъдим итәм.  Ул Хуҗабызга иман итүче кардәшебез, шуңа күрә изгеләрне ничек кабул итсәләр,* аны да шулай ук кабул итегез һәм аңа берәр төрле ярдәм кирәк булса ярдәм күрсәтегез,+ чөнки ул күпләргә, шул исәптән миңа да ярдәм итте.  Мәсих Гайсә тапшырган эштәге хезмәттәшләрем Прискә́ белән Әкилгә+ сәламнәремне җиткерегез.  Алар минем җаным хакына үз тормышларын куркыныч астына куйдылар,+ һәм аларга мин генә түгел, ә башка халыкларның бар җыелышлары да үз рәхмәтләрен белдерә.  Аларның өендә җыелучы җыелышка да сәлам әйтегез.+ Шулай ук А́сиядә Мәсихкә китерелгән беренче җимеш — яраткан кардәшем Ипәниткә сәлам тапшырыгыз.  Сезнең хакка тырышып эшләгән Мәрьямгә сәлам әйтегез.  Минем белән бергә төрмәдә утырган туганнарым Андро́ник белән Юниясне сәламләгез.+ Алар рәсүлләргә яхшы билгеле һәм миннән алдарак Мәсихнең шәкертләре булып китте.  Хуҗабыз белән бердәмлектә торучы яраткан кардәшем Амплиатка сәлам әйтегез.  Мәсих тапшырган эштәге хезмәттәшебез Урбануска һәм яраткан кардәшем Стахиска сәлам тапшырыгыз. 10  Мәсих белән бердәмлектә тугры торучы Апиллискә сәлам әйтегез. Әристәбулның өендәгеләренә сәлам җиткерегез. 11  Туганым Һирудиунга сәлам әйтегез. Нәркиснең өендәгеләренә — Хуҗабызның шәкертләренә сәлам тапшырыгыз. 12  Хуҗабыз хезмәтендә тырышып эшләүче Трифәнә́ белән Трифәсәне сәламләгез, шулай ук Хуҗабыз хезмәтендә тырышып эшләгән кадерле кардәшебез Фарсисәгә сәлам әйтегез. 13  Хуҗабызның сайланган хезмәтчесе Руфуска һәм минем өчен дә ана кебек булган аның анасына сәлам тапшырыгыз. 14  Әсинкриткә, Флигунга, Гермескә, Пәтрүбәскә, Һермаска һәм алар белән булган башка кардәшләргә сәлам җиткерегез. 15  Фило́логос белән Йәлияне, Ни́ре белән сеңелесен,* Олимпасны һәм алар белән булган барлык изгеләрне сәламләгез. 16  Бер-берегезне саф күңел белән үбеп сәламләгез. Сезгә Мәсихнең бар җыелышлары үз сәламнәрен тапшыра. 17  Кардәшләр, сезгә өндәү сүзем бар: үзегез өйрәнгән тәгълиматка каршы килеп, бүленешләр китереп чыгаручы һәм иманның зәгыйфьләнүенә сәбәпче булган кешеләрне күздән ычкындырмагыз һәм алардан читләшегез.+ 18  Чөнки андый кешеләр Хуҗабыз Мәсихнең коллары түгел, ә үз нәфесләренең* коллары. Алар ялагайланып, ярарга тырышып сөйлиләр һәм шулай итеп мәкерсез кешеләрне аздыралар. 19  Сезнең тыңлаучан булуыгызны һәркем күреп тора, шуңа күрә мин сезнең өчен шатланам. Ләкин сезнең зирәк булып, яхшылыкка омтылуыгызны һәм явызлыкка карата тәҗрибәсез булуыгызны телим.+ 20  Тынычлык бирүче Аллаһы тиздән Шайтанны аякларыгыз астында изәчәк.+ Сезгә Хуҗабыз Гайсәнең юмарт игелеге күрсәтелсен. 21  Хезмәттәшем Тимути́ һәм туганнарым Лүкә́с, Ясу́н һәм Сәсипа́тыр сезгә сәлам җибәрәләр.+ 22  Мин дә, бу хатны язып баручы Те́рти, сезгә мәсихче сәламнәремне тапшырам. 23  Миңа һәм бөтен җыелышка кунакчыллык күрсәтүче Гай+ сезгә сәлам җибәрә. Шәһәр казначысы Ира́ст һәм аның энесе Ква́рт сезгә сәлам әйтәләр. 24  *—— 25  Аллаһы сезне ныгыта ала, һәм бу мин игълан иткән яхшы хәбәрдән һәм Гайсә Мәсих турындагы вәгазьдән күренә. Бу яхшы хәбәр изге сернең ачылуы+ белән бәйле, һәм бу сер шактый озак вакыт яшереп тотылган, 26  әмма хәзер ачылды һәм, мәңгелек Аллаһының әмере буенча, бар халыкларга пәйгамбәрлек Язмалар аша билгеле булды. Бу бар халыклар иманлы һәм аңа тыңлаучан булсын өчен башкарылды. 27  Бердәнбер зирәк+ Аллаһыга Гайсә Мәсих аша мәңге дан булсын. Амин.

Искәрмәләр

Яки «изгеләр ничек кабул итсәләр».
Яки «апасын».
Яки «карыннарының».