Рут 1:1—22

  • Әлимәликнең гаиләсе Моаб җирләренә күченә (1, 2)

  • Нагомия, Өрпә һәм Рут тол кала (3—6)

  • Рут Нагомиягә һәм аның Аллаһысына тугры (7—17)

  • Нагомия Рут белән Бәйтлеһемгә кайта (18—22)

1  Хакимнәр+ җитәкчелек иткән көннәрдә илдә ачлык башланды. Бер кеше үз хатыны һәм ике улы белән Яһүд җирендәге Бәйтлеһемнән,+ чит ил кешесе булып яшәр өчен, Моа́б+ җирләренә күченде.  Бу ир-атның исеме Әлимәли́к,* хатынының — Нагомия́,* ике улының исемнәре Махло́н* һәм Килйо́н* иде. Алар ифратлылар, Яһүдтәге Бәйтлеһемнән иде. Шулай итеп, алар Моаб җирләренә килеп, шунда урнашты.  Күпмедер вакыт узгач, Әлимәлик вафат булды, һәм аның хатыны Нагомия ике улы белән калды.  Соңрак алар Моаб хатыннарына өйләнде. Берсенең исеме Өрпә́, икенчесенең Рут+ иде. Алар анда ун ел чамасы гомер итте.  Вакыт узу белән Нагомиянең уллары Махлон белән Килйон да үлеп китте, һәм Нагомия баласыз да, ирсез дә калды.  Моаб җирләрендә яшәгәндә ул Йәһвәнең үз халкына игътибар итеп икмәк биргәне хакында ишетте һәм үз киленнәре белән Моаб җирләреннән китәргә булды.  Нагомия, яшәгән урыныннан китеп, киленнәре белән Яһүд җиренә кайтырга дип юлга чыкты.  Нагомия үз киленнәренә болай диде: «Барыгыз, әниләрегез йортына кайтыгыз. Сез мәрхүм ирләрегезгә һәм миңа тугры мәхәббәт күрсәткән кебек, Йәһвә дә сезгә тугры мәхәббәт күрсәтсен.+  Йәһвә һәрберегезне ирегез йортында иминлек белән бүләкләсен».+ Аннан соң ул киленнәрен үпте, ә тегеләре кычкырып елый башлады. 10  Алар аңа: «Юк, без синең белән синең халкың янына барабыз»,— дия-дия еладылар. 11  Нагомия исә болай диде: «Кайтыгыз, кызларым. Ник сезгә минем белән барырга? Сезгә ир булырдай уллар тудыра аламмыни мин?+ 12  Барыгыз, кызларым, кайтыгыз, мин кияүгә чыгар өчен бик карт бит инде. Бүген кич кияүгә чыгарга һәм угыллар тудырырга өметем булса да, 13  сез аларның үсеп җиткәннәрен көтеп торыр идегезме? Алар хакына кияүгә чыкмый торыр идегезме? Юк, кызларым, Йәһвәнең кулы миңа каршы күтәрелгән, шуңа күрә сезнең турында уйлаганда мине тирән кайгы баса».+ 14  Шунда алар кабат кычкырып еларга тотындылар. Аннары Өрпә үз каенанасын үпте дә китеп барды, ә Рут калды. 15  Нагомия аңа болай диде: «Менә, тол килендәшең үз халкы һәм илаһлары янына кайтып китте. Син дә килендәшең белән кайт». 16  Әмма Рут болай дип җавап бирде: «Берүзеңне калдырып, сине ташлап китәргә үгетләмә мине. Син кая барсаң, мин дә шунда барырмын, син кайда кунсаң, мин дә шунда кунармын. Синең халкың минем халкым, синең Аллаһың минем Аллаһым булыр.+ 17  Син кайда үлсәң, мин дә шунда үләрмен, һәм мине шунда җирләрләр. Безне үлемнән башка бүтән берәр нәрсә аерса, өстемә Йәһвә каргышы төшсен». 18  Нагомия Рутның үз дигәнендә нык торуын күреп, аны бүтән үгетләп тормады. 19  Алар юлны бергә дәвам иттеләр һәм Бәйтлеһемгә+ килеп җиттеләр. Алар анда килеп җитү белән, бөтен шәһәр шау-гөр килә башлады, һәм хатын-кызлар: «Бу Нагомия түгелме соң?» — диештеләр. 20  Әмма Нагомия хатын-кызларга болай диде: «Миңа Нагомия* дип түгел, ә Мара́* дип дәшегез, чөнки Чиксез Кодрәт Иясе миңа ачы тормыш бирде.+ 21  Киткәндә минем бөтен нәрсәм бар иде, әмма Йәһвә мине буш кул белән кайтарды. Миңа Йәһвә каршы торган икән һәм миңа Чиксез Кодрәт Иясе бәла китергән икән, ник сез мине Нагомия дип атыйсыз?»+ 22  Шулай итеп, Нагомия үз килене — моаблы Рут белән бергә Моаб+ җирләреннән кайтты. Алар Бәйтлеһемгә арпа уру вакыты башланганда килеп җиткән иде.+

Искәрмәләр

Мәгъ. «минем Аллаһым — Патша».
Мәгъ. «ягымлылыгым».
Бәлки, «хәлсезләнү; авырый башлау» дигәнне аңлаткан евр. сүзеннән килеп чыккан.
Мәгъ. «көчсезләнүче; үз ахырына килүче».
Мәгъ. «ягымлылыгым».
Мәгъ. «ачы».