Рут 4:1—22

  • Богаз йолып алучы буларак эш итә (1—12)

  • Богаз белән Рутның уллары Обид туа (13—17)

  • Давытның шәҗәрә агачы (18—22)

4  Бога́з исә шәһәр капкасы янына барып+ утырды. Караса, үзе искә алган теге туган*+ үтеп бара. Ул аңа: «Я, дустым, кил монда, утыр әле»,— дип дәште. Тегесе килеп утыргач,  Богаз шәһәрдәге ун өлкәнне чакырып:+ «Монда утырыгыз»,— диде. Һәм алар утырдылар.  Аннары Богаз йолып алырга хокукы булган шул кешегә+ болай диде: «Моа́б+ җирләреннән кайткан Нагомия́ безнең кардәшебез Әлимәликнең+ җирен сатарга тиеш.  Шуңа күрә мин сиңа бу турыда әйтергә кирәк дип санадым һәм шәһәр халкы белән өлкәннәр алдында аны сатып алырга тәкъдим итәргә булдым.+ Сатып алсаң,* сатып ал. Ә сатып алырга теләмәсәң, әйт миңа. Синең беренче булып йолып алу хокукың бар, ә мин, чират буенча, икенче». Тегесе аңа: «Сатып алам»+,— дип җавап бирде.  Аннары Богаз: «Тик шуны бел: ул басу Нагомиянеке генә түгел, ә аның мәрхүм улының хатыны моаблы Рутныкы да. Син басуны аларның икесеннән дә сатып алырга тиеш. Шулчак мәрхүмнең исеме аның мирасында эзсез югалмаячак»+,— диде.  Туганы исә аңа болай диде: «Мин аны сатып ала алмыйм, югыйсә үз мирасымны югалтуым бар. Үзең йолып алу хокукын куллан, чөнки мин аны сатып ала алмыйм».  Исраилдә исә элек-электән йолып алу хокукы һәм аның күчүе белән бәйле мондый йола булган: нинди дә булса килешү төзегәндә, аны раслар өчен, ике якның берсе үз аяк киемен салып,+ икенчесенә биргән. Бу Исраилдә килешүне раслау билгесе дип саналган.  Шуңа күрә теге туган, Богазга: «Син сатып ал»,— дигәч, үз аяк киемен салды.  Аннан соң Богаз андагы өлкәннәргә һәм бөтен халыкка болай диде: «Бүген сез Әлимәликнең бөтен милкен һәм Килйо́н белән Махлонның бөтен милкен Нагомиядән сатып алуыма шаһит булдыгыз.+ 10  Шулай ук мәрхүмнең мирасындагы исемен торгызыр өчен һәм аның исеме кардәшләре арасында һәм яшәгән шәһәрендә* эзсез югалмасын өчен,+ Махлонның хатыны моаблы Рутны да мин үземә хатын итеп сатып алам. Бүген сез моңа шаһит булдыгыз».+ 11  Шунда шәһәр капкасы янында җыелган бөтен халык һәм өлкәннәр: «Әйе, без шаһитләр! — диделәр.— Йәһвә синең йортыңа аяк баскан хатынны фатихаласын. Ул Исраи́л йортын корган Рәхилә белән Лия́ сыман булсын.+ Син исә Ифратта+ чәчәк ат, Бәйтлеһемдә+ исемең киң таралсын. 12  Йәһвә сиңа шушы яшь хатының аша токым бирсен.+ Шул токым аркылы синең йортың Тамарның Яһүдтән тапкан улы Фәреснең+ йорты сыман булсын». 13  Шулай итеп, Богаз Рутны хатынлыкка алды һәм аның белән якынлык кылды. Йәһвәнең рәхмәте белән Рут йөккә узды һәм ир бала тапты. 14  Хатын-кызлар Нагомиягә болай диде: «Бүген сине йолып алучысыз калдырмаган Йәһвә макталсын. Аның исеме Исраилдә данлансын! 15  Бу бала* тормышыңа җан өрде,* һәм картлыгыңда ул синең ярдәмчең булыр, чөнки аны җиде угылдан да яхшырак, сине яраткан киленең+ тудырды». 16  Нагомия баланы алып, күкрәгенә кысты һәм аны кайгыртты. 17  Күрше хатыннар: «Нагомиянең улы туды»,— дип әйтә иделәр. Алар аңа Оби́д+ дип исем куштылар. Ул — Ишайның+ атасы, ә Иша́й — Давытның атасы. 18  Фәреснең токымнары болар: Фәреснең+ Хисру́н+ исемле улы туды, 19  Хисрунның — Рам, Рамның Аминада́б+ исемле улы туды, 20  Аминадабның+ — Наһшу́н, Наһшунның Салму́н исемле улы туды, 21  Салмунның — Богаз, Богазның Обид исемле улы туды, 22  Обидның — Ишай,+ ә Ишайның Давыт+ исемле улы туды.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «йолып алучы».
Сүзгә-сүз «йолып алсаң».
Сүзгә-сүз «урынының капкасында».
Яки «җаныңны торгызучы булып китте».
Сүзгә-сүз «Ул».