Рәсүлләр 19:1—41

  • Паул Эфестә; кайберәүләр кабат суга чумдырыла (1—7)

  • Паул өйрәтә (8—10)

  • Сихерчелек киң таралган булса да, хезмәт уңыш китерә (11—20)

  • Эфестәге чуалыш (21—41)

19  Ә Пау́л, илнең диңгездән ераграк урнашкан өлкәләре аша үтеп, Эфескә+ килде. Аполло́с+ ул вакытта Көринттә иде. Паул берничә шәкертне очратып, алардан:  «Сез Гайсә шәкерте булып киткәч, сезгә изге рух иңдеме?»+ — дип сорады. «Изге рух хакында ишеткәнебез дә юк»,— диделәр алар аңа.  «Сез нинди чумдырылу үттегез соң?» — дип сорады Паул. «Яхъя өйрәткәнчә суга чумдырылу үттек»+,— диделәр алар.  Шунда Паул аларга: «Яхъя үткәргән суга чумдырылу тәүбә итүне күрсәтте.+ Ул халыкны үзеннән соң килүчегә,+ ягъни Гайсәгә, иман итәргә өйрәтте»,— диде.  Моны ишеткәч, алар Хуҗабыз Гайсәне танып* суга чумдырылдылар.  Паул алар өстенә кулларын куйгач, аларга изге рух иңде,+ шунда алар чит телләрдә сөйли һәм пәйгамбәрлек итә башлады.+  Анда якынча 12 кеше бар иде.  Паул өч ай буе, синагогага йөреп,+ кыюлык белән вәгазьләде, нотыклар сөйләде, Аллаһы Патшалыгы турында инандырып фикер алышты.+  Шулай да кайберәүләр киреләнеп, ышанырга теләмәде һәм халык алдында Юлны*+ яманлады. Шуңа күрә Паул аларны калдырып,+ шәкертләрне үзе белән алды да Тира́нус мәктәбендә һәр көн нотыклар сөйләде. 10  Ике ел буе шулай булды. Нәтиҗәдә, А́сия өлкәсендәге бар кеше — яһүдләр дә, греклар да — Раббының сүзен ишетте. 11  Аллаһы исә Паул аша искитәрлек кодрәтле эшләр кылды.+ 12  Хәтта Паулга кагылган кулъяулыкларны һәм алъяпкычларны авыруларга китерделәр,+ нәтиҗәдә, алар савыкты, һәм җеннәр алардан чыкты.+ 13  Ил гизеп һәм җеннәрне куып чыгарып йөргән яһүдләрнең кайберләре дә Хуҗабыз Гайсә исемен кулланырга тырыштылар һәм җенле кешеләргә: «Мин сиңа Паул вәгазьләгән Гайсә исеменнән чыгарга кушам»+,— дип әйтә иделәр. 14  Яһүдләрнең Скивә́ исемле бер өлкән руханиның җиде улы да шулай эшли иде. 15  Әмма җен аларга: «Гайсәне беләм,+ Паул да миңа таныш,+ ә сез кем?» — диде. 16  Шунда җенле кеше аларга ташланды да аларның барысын кыйнады, ә тегеләре үз киемнәрен калдырып, яраланган хәлдә йорттан йөгереп чыкты. 17  Эфестәге бар халык — яһүдләр дә, греклар да — моның турында ишетте, һәм бар кешене курку биләп алды. Хуҗабыз Гайсәнең исеме макталганнан мактала барды. 18  Иман итә башлаган кешеләрнең күпләре үз гөнаһларын танып, кылган начар эшләре турында яшермичә сөйләп бирделәр. 19  Ә сихерчелек белән шөгыльләнүчеләрнең шактый күбесе үз төргәкләрен җыеп, бар кеше алдында яндырды.+ Шул төргәкләрнең бәясен санап чыккач, барысы бергә 50 000 көмеш тәңкә чыкты. 20  Шулай итеп, Йәһвә* сүзе зур куәт белән үсә һәм ныгый барды.+ 21  Шул вакыйгалардан соң, Паул Македо́ния+ һәм Аха́я аша үтеп, Иерусалимга барырга булды.+ «Анда кереп чыкканнан соң, мин Римга да барырга тиеш»+,— диде ул. 22  Шунда Паул үз ярдәмчеләренең икесен — Тимути́+ белән Ирастны+ Македо́ниягә җибәрде, ә үзе берникадәр вакытка А́сия өлкәсендә калды. 23  Шул көннәрдә Юлга*+ каршы зур шау-шу күтәрелде.+ 24  Дими́тер исемле бер көмешче, көмештән Артеми́даның кечкенә храмнарын ясап, һөнәрчеләргә шактый күп табыш алырга ярдәм итә иде.+ 25  Шул көмешчеләрне һәм башка шундый һөнәрчеләрне җыеп, ул болай диде: «Дуслар, сезгә яхшы билгеле булганча, бу эш безгә күп табыш китерә. 26  Әмма үзегез күргәнчә һәм ишеткәнчә, шушы Паул, кеше кулы белән ясалган илаһлар чынлыкта илаһлар түгел дип,+ Эфестә+ генә түгел, ә бөтен А́сия өлкәсендә диярлек күп кенә кешеләрне инандырып, карашларын үзгәртте. 27  Мин эшебезнең яманаты чыгачак дип кенә түгел, ә бөек алиһә Артеми́да храмын санга сукмый башлаячаклар дип куркам. Хәтта бөтен А́сия өлкәсе һәм бөтен дөнья табына торган алиһәбез үз бөеклегеннән мәхрүм ителер». 28  Шушы сүзләрне ишеткәннән соң, кешеләрнең ачуы чыкты һәм алар: «Эфес Артеми́дасы бөек!» — дип кычкыра башлады. 29  Шунда бөтен шәһәрдә чуалыш башланды, һәм кешеләр Паулның юлдашларын — македо́нияле Гай белән Аристархны+ үзләре белән өстерәп киттеләр. Барысы бергә театрга омтылды. 30  Паул барып халык арасына кермәкче иде, әмма шәкертләр аны җибәрмәде. 31  Хәтта бәйрәмнәр һәм уеннар оештыручыларның кайберләре — Паулга дус булганнары — хәбәр җибәрделәр һәм аңардан театрга барып үз тормышын куркыныч астына куймавын үтенделәр. 32  Ә җыелган халык арасында тәртипсезлек күтәрелде. Күбесе исә ни өчен җыелганнарын да белми иде. Шуңа күрә берәүләр бер нәрсә, икенчеләре башка нәрсә кычкырып торды. 33  Яһүдләр Искәндә́р исемле бер кешене алгарак чыгардылар, ә кайберәүләр аны халык алдына чыгарып бастырды. Шунда ул халыкка сөйләргә теләген күрсәтеп, кулы белән ишарә ясады. 34  Әмма аның яһүд икәнлеген белеп алгач, бар кеше бер тавыштан: «Эфес Артеми́дасы бөек!» — дип, ике сәгать буе диярлек кычкырып торды. 35  Ниһаять, шәһәрнең бер түрәсе, халыкны тынычландырып, болай диде: «Эфеслеләр, Эфе́с шәһәре — бөек алиһә Артеми́да храмының һәм күктән төшкән сурәтнең саклаучысы икәнен кем генә белми икән? 36  Моны һәркем белә, димәк, сезгә тынычлык сакларга һәм уйлап эш итәргә кирәк. 37  Ә сез тотып китергән бу кешеләр храмны да таламаган, алиһәбезне дә хурламаган. 38  Шуңа күрә Дими́тер+ белән һөнәрчеләр берәр кемне гаеплиләр икән, андый сорауларны хәл итәр өчен суд көннәре һәм проконсуллар* бар. 39  Ә инде башка сорауларыгыз булса, аларны законлы җыелыш хәл итә ала. 40  Безне бүгенге бу хәл аркасында чуалыш күтәрүдә гаепләмәсеннәр тагын. Безнең бит бу җыенны акларлык һичбер сәбәбебез юк». 41  Шул сүзләрдән соң ул җыелган халыкны таратты.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Хуҗабыз Гайсә исеменә».
Ягъни «мәсихче юлны».
Ягъни «мәсихче юлга».
Рим Сенаты билгеләгән өлкә идарәчесе. Сүзлекне к.