Рәсүлләр 21:1—40

  • Паул Иерусалимга юл тота (1—14)

  • Паул Иерусалимга килә (15—19)

  • Паул өлкәннәр әйткәнчә эш итә (20—26)

  • Гыйбадәтханәдәге тәртипсезлек; Паулны кулга алалар (27—36)

  • Паулга халыкка сөйләргә рөхсәт ителә (37—40)

21  Без, алар белән саубуллашкач, корабка утырып киттек һәм туп-туры Коска килдек. Икенче көнне без инде Родоста идек, ә аннан Патарага килеп җиттек.  Анда Финики́ягә баручы кораб тапкач, аңа утырып юлга чыктык.  Кипр утравына якынлашкач, без аны сулда* калдырып, Су́риягә таба йөзеп киттек һәм Тирда тукталдык, чөнки анда корабтан йөкне бушатырга кирәк иде.  Шәкертләрне эзләп тапкач, без анда җиде көн яшәдек. Алар, рухтан хәбәр алып, Паулны Иерусалимга бармаска кат-кат кисәттеләр.+  Китәр вакыт җиткәч, без юлга чыктык. Алар барысы, хатыннары белән балаларын алып, безне шәһәр читенә кадәр озата бардылар. Яр буенда без тезләнеп дога кылдык.  Саубуллашкач, без корабка утырдык, ә алар өйләренә кайтып китте.  Тирдан без Птолимайга килдек һәм кардәшләрне сәламләгәннән соң, бер көн алар белән үткәрдек.  Ә икенче көнне юлга чыктык һәм, Кайса́риягә килеп, Филипнең өендә тукталдык. Ул сайланган җиде кешенең берсе+ — яхшы хәбәрне вәгазьләүче иде.  Аның пәйгамбәрлек итә торган, кияүгә чыкмаган дүрт кызы бар иде.+ 10  Анда без күп кенә көннәр үткәрдек. Шунда Яһүдиядән Һагә́б+ исемле бер пәйгамбәр килде. 11  Безнең янга кереп, ул Паулның билбавын алды да, үзенең кул-аякларын бәйләп, болай диде: «Изге рух болай ди: „Иерусалимда яһүдләр бу билбауның иясен менә шулай бәйләп,+ башка халык кешеләре кулына тапшырачак“».+ 12  Моны ишеткәч, без башкалар белән Паулның Иерусалимга бармавын үтенә башладык. 13  Шунда Пау́л болай диде: «Сез нәрсә эшлисез инде? Йөрәгемне телгәләп ник елыйсыз? Бер дә шикләнмәгез, мин Хуҗабыз Гайсә исеме хакына Иерусалимда тоткын булырга һәм хәтта үләргә дә әзермен».+ 14  Аны күндерә алмагач, без башка каршы тормадык* һәм: «Йәһвә* ихтыяры булсын»,— дидек. 15  Шуннан соң без юлга җыендык та Иерусалимга таба күтәрелә башладык. 16  Безгә кушылып Кайса́риядән берничә шәкерт тә барды. Алар безне беренче шәкертләрнең берсе — кипрлы Мынасы́н йортына алып барырга тиеш иделәр. Без аның йортында кунак булырга тиеш идек. 17  Иерусалимдагы кардәшләр безне сөенеп кабул иттеләр. 18  Икенче көнне без Паул белән бергә Ягъкуб+ янына бардык. Анда барлык өлкәннәр җыелган иде. 19  Аларны сәламләгәннән соң, Паул үз хезмәте турында һәм Аллаһының шул хезмәт аша башка халыклар арасында башкарган эшләре турында җентекләп сөйли башлады. 20  Моны ишеткәч, алар Аллаһыны данлый башладылар һәм болай диделәр: «Кардәш, ничә мең яһүднең Гайсә шәкерте булып киткәнен үзең күреп торасың. Алар барысы да Канунның ашкынучан тарафдарлары.+ 21  Әмма аларга синең хакта таралган имеш-мимешләр барып җитте. Янәсе, син башка халыклар арасында яшәүче яһүдләрне үз балаларын сөннәткә утыртмаска һәм йолаларны тотмаска өндәп, Муса кануныннан баш тартырга өйрәтәсең.+ 22  Нәрсә эшләргә инде? Алар синең монда килгәнең турында барыбер ишетәчәк. 23  Шуңа күрә без сиңа әйткәнне эшлә: бездә нәзер иткән дүрт кеше бар, 24  аларны үзең белән ал да алар белән бергә пакьләнү йоласын үтә, һәм, алар чәчләрен алдырсын өчен, чыгымнарын үз өстеңә ал. Шулай итеп барысы да шуны күрер: синең хактагы имеш-мимешләр дөрес түгел, син үзеңне тиешенчә тотасың, һәм Канунны үтисең.+ 25  Ә инде башка халык кешеләре арасындагы иман итүчеләргә килгәндә, без аларга потлар белән нәҗесләнгәннән,+ каннан,+ буып* үтерелгән хайван итеннән+ һәм фәхешлектән* тыелырга+ дип язып, үз карарыбызны җиткердек». 26  Шулай итеп, икенче көнне Паул теге кешеләрне үзе белән алып, алар белән бергә пакьләнү йоласын үтәде.+ Шуннан соң пакьләнү көннәренең кайчан тәмам булачагы һәм аларның һәрберсе өчен кайчан корбан китереләчәге хакында игълан итәр өчен гыйбадәтханәгә керде. 27  Җиде көн инде тәмамланып барганда, А́сиядән килгән яһүдләр, аны гыйбадәтханәдә күреп алгач, аңа каршы бар халыкны котыртып, аны кулга алдылар да 28  болай дип кычкырдылар: «Исраиллеләр, ярдәм итегез! Бу кеше һәркемне безнең халыкка, Канунга һәм бу урынга каршы өйрәтә. Җитмәсә, гыйбадәтханәгә грекларны алып килеп, бу изге урынны нәҗесләде».+ 29  Алдарак алар Паулны эфесле Трәфимә́с+ белән бергә шәһәрдә күргән булганнар, шуңа күрә Паул аның белән бергә гыйбадәтханәдә булган дип уйлаганнар. 30  Бөтен шәһәрдә шау-шу күтәрелде, төрле яктан халык җыела башлады, һәм Паулны гыйбадәтханәдән сөйрәп алып чыктылар да капкаларны бикләп куйдылар. 31  Алар аны үтерергә ниятләнеп кыйнаганда, меңбашына бөтен Иерусалимда тәртипсезлекнең башлануы турында хәбәр җиткерделәр. 32  Ул шунда ук гаскәриләр белән йөзбашларын алды да аска, халык җыелган урынга йөгереп китте. Кешеләр, гаскәр башлыгын һәм гаскәриләрне күргәч, Паулны кыйнаудан туктадылар. 33  Гаскәр башлыгы якынрак килде дә, Паулны кулга алды һәм ике чылбыр белән богауларга кушты.+ Шуннан соң ул аның турында һәм нәрсә эшләгәне турында сораштыра башлады. 34  Ләкин халык арасыннан берәүләр бер нәрсә, икенчеләре башка нәрсә кычкырып торды. Бу шау-шу аркасында бер нәрсә дә белә алмагач, ул Паулны казармага алып барырга кушты. 35  Алар баскыч янына килеп җиткәч, гаскәриләргә, халык ярсыган булганга, Паулны күтәреп барырга туры килде. 36  Халык төркеме: «Үтерегез аны!» — дип кычкыра-кычкыра, аларга ияреп барды. 37  Казармага якынлашкач, Паул гаскәр башлыгыннан: «Сиңа бер нәрсә әйтсәм буламы?» — дип сорады. Тегесе болай диде: «Син нәрсә, грекча беләсеңмени? 38  Элегрәк бер мисырлы фетнә күтәреп, 4 000 коралланган кешене чүлгә алып чыккан иде. Димәк, син ул түгел?» 39  «Мин — яһүд,+ Килики́ядәге шактый гына танылган Тарс шәһәреннән.+ Зинһар, миңа халыкка сөйләргә рөхсәт ит»,— диде аңа Паул. 40  Паулга рөхсәт ителгәч, ул, баскычта басып торган килеш, халыкка ишарә ясады. Тирән тынлык урнашты, һәм ул еврей телендә+ сөйли башлады.

Искәрмәләр

Яки «сул борт ягыннан».
Сүзгә-сүз «тынычландык».
Яки «канны чыгармыйча».
Гр. порне́йа. Сүзлекне к.