Титуска 1:1—16
1 Мин, Пау́л, Аллаһы колы һәм Гайсә Мәсихнең рәсүле, иманым буенча Аллаһының сайланганнары кебек иман итүче, хакыйкать турындагы төгәл белем буенча язам. Бу хакыйкать Аллаһыга бирелгәнлекне үз эченә ала,
2 һәм ул мәңгелек тормыш өметенә нигезләнгән.+ Бу өметне ялганлый алмый торган Аллаһы+ бик күптән вәгъдә иткән.
3 Ул үз сүзен үз вакытында вәгазь аша билгеле итте, һәм бу вәгазь эше миңа Коткаручыбыз Аллаһы әмере буенча ышанып тапшырылган.+
4 Мин уртак иман буенча үз улым кебек булган Ти́туска язам.
Сиңа күктәге Атабыз Аллаһыдан һәм Коткаручыбыз Мәсих Гайсәдән юмарт игелек һәм иминлек булсын.
5 Мин сине Критта кимчелекләрне төзәтер өчен һәм, мин өйрәткәнчә, шәһәрләрдә өлкәннәр билгеләр өчен калдырдым.
6 Билгеләнүче кеше тел тидермәслек, бер генә хатынның ире булсын, ә балалары узынуда һәм тыңламаучанлыкта гаепләнмәгән иман итүчеләр булсыннар.+
7 Чөнки күзәтче, Аллаһы билгеләгән идарәче буларак, тел тидермәслек кеше булырга тиеш. Ул үҗәт,+ тиз кызып китүчән,+ эчкече булмаска тиеш, башкаларны кыйнарга тиеш түгел һәм намуссыз табышка хирыс булмасын.
8 Ул кунакчыл,+ яхшылык сөючән, төпле,+ гадел, тугры,+ тотнаклы булырга,+
9 өйрәткәндә хак сүздән тайпылмыйча эш итәргә тиеш.+ Шулай итеп ул файдалы тәгълимат ярдәмендә дәртләндерә* алыр+ һәм бу тәгълиматка каршы килүчеләрне төзәтә алыр.+
10 Чөнки буйсынмаучы, сафсата сөйләүче һәм алдакчы кешеләр күп, һәм аларның күпчелеге — сөннәткә утырту йоласын яклаучылар.+
11 Андыйларның авызларын капларга кирәк, чөнки бу кешеләр, намуссыз табыш алыр өчен, кирәкмәгән нәрсәләргә өйрәтеп, кайбер гаиләләрне тулысынча таркаталар.
12 Алар арасыннан берәү, аларның пәйгамбәре: «Критлылар гел ялган сөйли, алар — куркыныч ерткычлар, ялкау бирәннәр»,— дигән.
13 Бу сүзләр хак. Шуңа күрә, алар иманнарында нык булсыннар* өчен, үзләрен катгыйлык белән төзәт.
14 Яһүдләрнең уйдырмаларына һәм хакыйкатьтән баш тарткан кешеләрнең әмерләренә колак салма.
15 Сафлар өчен барысы да саф.+ Ә нәҗесләнгән һәм имансыз кешеләр өчен саф нәрсә юк, чөнки аларның акыллары да, вөҗданнары да нәҗесләнгән.+
16 Алар бар кеше алдында Аллаһыны беләбез дисәләр дә, эшләре белән аңардан ваз кичәләр,+ чөнки алар җирәнгеч, тыңламаучан һәм бернинди игелекле эшкә яраклы түгел.