Титуска 2:1—15

  • Яшьләр һәм олы яшьтәгеләр өчен файдалы киңәшләр (1—15)

    • Бозык тәртипне кире кагу (12)

    • Игелекле эшләргә ашкыну (14)

2  Син исә алга таба да файдалы тәгълиматка туры килгәнне сөйләп тор.+  Олы яшьтәге ир-атлар үз гадәтләрендә тыйнак, җитди, төпле, иманда нык, мәхәббәттә какшамас һәм чыдам булсыннар.  Нәкъ шулай ук олы яшьтәге хатын-кызлар да үзләрен диндар кешеләргә хас тәртип буенча тотсыннар, яла якмасыннар, күп эчеп, шәраб колы булмасыннар, яхшылыкка өйрәтсеннәр.  Шулай эшләп, алар яшь хатыннарны үз ирләрен, балаларын яратырга үгетли* алыр,  аларны төпле, саф, тырыш хуҗабикә, яхшы тәртипле һәм ирләренә күндәм булырга+ өйрәтә алыр. Шул чакта Аллаһы сүзе хурланмас.  Нәкъ шулай ук яшь ир-атларны да төпле булырга дәртләндереп тор.+  Игелекле эшләрдә һәр яктан үрнәк бул. Саф булган нәрсәләргә* бар җитдилек белән өйрәт,+  сөйләмең файдалы, хөкем итә алмаслык булсын.+ Шулчак каршы торучылар безнең турында һичнинди начарлык әйтә алмыйча оятка калыр.+  Коллар хуҗаларына бар нәрсәдә буйсынсыннар һәм,+ каршы сүз әйтмичә, аларга ярарга тырышсыннар, 10  урлашмасыннар,+ ә үзләренең тулысынча ышанычка лаеклы булуларын күрсәтсеннәр. Шулай эшләп, алар Коткаручыбыз Аллаһының тәгълиматын бар яктан бизәр.+ 11  Чөнки Аллаһы һәртөрле кешегә үзенең коткару китерүче юмарт игелеген күрсәтте.+ 12  Бу юмарт игелек безне бозык тәртипне, дөньяви нәфесләрне кире кагарга+ һәм бу дөнья төзелешендә* төпле, тәкъва һәм Аллаһыга бирелгән булып яшәргә өйрәтә.+ 13  Без моны куанычлы өметебезнең тормышка ашуын,+ шулай ук бөек Аллаһының һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең ачык күренәчәк шөһрәтен көтеп яшәгәндә эшләргә тиеш. 14  Гайсә, безне канунсызлыкның һәркайсы төреннән азат итәр* өчен һәм,+ игелекле эшләргә ашкынып торучы халыкны сафландырып, үзенең махсус милке итәр өчен,+ үзен безнең хакка бирде.+ 15  Киләчәктә дә бу турыда сөйлә, үгетлә һәм үзеңә бирелгән бар хакимлекне кулланып төзәт.+ Беркемгә дә үзеңә түбәнсетеп карарга рөхсәт итмә.

Искәрмәләр

Яки «өйрәтә».
Я, бәлки, «Сафлык саклап».
Сүзгә-сүз «йолып алыр».