Филипиялеләргә 1:1—30

  • Сәламләү сүзләре (1, 2)

  • Аллаһыга рәхмәт; Паул догасы (3—11)

  • Яхшы хәбәр, авырлыкларга карамастан, тарала (12—20)

  • Тормыш — Мәсих өчен яшәү, үлем — казаныш (21—26)

  • Яхшы хәбәргә лаеклы булып яшәгез (27—30)

1  Бу хатны Мәсих Гайсә белән бердәмлектә торучы Филипи́ядәге+ бар изгеләргә, шулай ук күзәтчеләргә һәм хезмәттәш ярдәмчеләргә+ Мәсих Гайсәнең хезмәтчеләре Пау́л һәм Тимути́ яза.  Күктәге Атабыз Аллаһыдан һәм Хуҗабыз Гайсә Мәсихтән юмарт игелек һәм иминлек сезгә.  Сезне искә төшергәндә, мин һәрвакыт Аллаһыма рәхмәт укып,  барыгыз турында ялварып сорыйм. Һәр ялваруымны шатлык белән әйтәм,+  чөнки сез беренче көннән алып хәзергә кадәр яхшы хәбәр тарату эшенә үз өлешегезне кертеп торасыз.  Сездә игелекле эш башлаган Аллаһы аны Мәсих Гайсә көнендә+ тәмамлаганчы башкарачак дип ышанам.+  Мин сезнең барыгыз турында башкача уйлый да алмыйм, чөнки сез минем күңелемдә. Әйе, сез мин төрмәдә богауларда утырганда,+ шулай ук яхшы хәбәрне яклауда һәм законлаштыруда миңа таяныч булдыгыз.+ Шулай итеп сез дә, мин дә — барыбыз Аллаһының юмарт игелеген татыдык.  Мин барыгызны да Мәсих Гайсә яраткандай яратам, шуңа күрә сезне сагынып беттем, Аллаһы моны күрә.  Мин өзлексез дога кылам һәм мәхәббәтегез, төгәл белемегез+ артканнан арта барсын+ һәм зирәклегегез һәр яктан үсә барсын дип ялварам,+ 10  шулай ук сез нәрсә мөһимрәк, шуны аера белсен+ дип һәм шуның белән Мәсих көненә кадәр кимчелексез калсын һәм башкаларның иманнарына киртә булмасын дип сорыйм.+ 11  Шулай ук Аллаһыга дан белән мактау булсын өчен, сез Гайсә Мәсих аша тәкъвалык җимешләре+ белән сугарылсын дип үтенәм. 12  Кардәшләр, шуны белегез: минем белән булган хәлләр чынында яхшы хәбәрнең таралуына китерде. 13  Нәтиҗәдә, минем Мәсих хакына төрмәдә богауланып утыруым+ Рим патшасының бар сакчыларына һәм башкаларга билгеле булды.+ 14  Минем төрмә богауларым Хуҗабызга хезмәт итүче кардәшләрнең күбесен какшамыйча нык торырга этәрде, һәм алар Аллаһы сүзен курыкмыйча, тагын да кыюрак сөйлиләр. 15  Әйе, кайберәүләр Мәсих турында көнчелек аркасында һәм ярышканга вәгазьли, ә башкалар моны яхшы ният белән эшли. 16  Соңгыларын Мәсих турында игълан итәргә мәхәббәт этәрә, чөнки алар минем яхшы хәбәрне якларга куелганымны белә.+ 17  Беренчеләре исә моны чын күңелдән түгел, ә тартышканга эшли һәм аларның миңа, төрмәдә богауларда утыручыга, газаплар китерәсе килә. 18  Һәм нәтиҗәсе нинди? Вәгазьләүләре чын күңелдәнме яки юкмы — һәрхәлдә, Мәсих турындагы хәбәр игълан ителә, һәм мин моңа шатланам. Мин киләчәктә дә шатланачакмын, 19  чөнки шуны беләм: ялваруларыгыз+ һәм Гайсә Мәсих рухының ярдәме белән+ мин нәтиҗәдә коткарылган булачакмын. 20  Әйе, мин бернәрсәдә дә оятка калмаячагыма өметләнәм һәм ул вакытны түземсезлек белән көтәм. Ләкин Мәсих сөйләү ирегем ярдәмендә һәрвакыттагыча кебек хәзер дә тәнем аркылы данлана һәм — тере булсам да, үле булсам да — тәнем аша мактап данланган булачак.+ 21  Минем өчен тормыш — Мәсих өчен яшәү,+ үлем — казаныш.+ 22  Әгәр мин бу тәнемдә яшәргә тиеш икән, эшләп күбрәк җимеш китерермен, шулай да нәрсә сайлаганымны әйтмәячәкмен. 23  Икесенең кайсысын сайларга икәнен белмим. Минем бит азат ителеп Мәсих белән бергә буласым килә,+ ә бу, әлбәттә, күпкә яхшырак.+ 24  Шулай да сезнең хакка бу тәнемдә калуым минем өчен мөһимрәк. 25  Мин моңа инанган һәм шуны беләм: мин тәнемдә калачакмын һәм, сез уңышлы булсын өчен, шулай ук иманнан килгән шатлык кичерсен өчен, сезнең барыгыз белән булачакмын. 26  Шулай итеп, мин сезнең яныгызга кабат килгәч, сезнең шатлыгыгыз, Мәсих Гайсәнең шәкертләре буларак, минем аркада ташып торачак. 27  Тик Мәсих турындагы яхшы хәбәргә лаеклы булып яшәгез.*+ Шулчак мин, сезгә килеп үзегезне күрепме яки килмичә генәме, сезнең турында мондый хәбәр ишетермен: сез яхшы хәбәргә иман итүегез хакына бергәләшеп,*+ иңне иңгә терәп көрәшкәндә, бер рухта нык торасыз 28  һәм үзегезгә каршы килүчеләрдән һич тә курыкмыйсыз. Бу — аларның юк ителәчәгенә,+ ә сезнең коткарылган булачагыгызга дәлил,+ һәм ул — Аллаһыдан. 29  Сез бит Мәсихкә иман итүгә генә түгел, ә аның хакына газап чигүгә дә лаек булдыгыз.+ 30  Сез элек алып барган көрәшемне күрдегез һәм аны әле дә алып баруымны ишетеп торасыз.+ Сез үзегез дә шундый ук көрәштә катнашасыз.

Искәрмәләр

Яки «үзегезне гражданнар кебек тотыгыз».
Сүзгә-сүз «бер җанда».