Хакимнәр 10:1—18
10 Әбумәли́к үлгәч, Исраилне коткару өчен Иссаха́р кабиләсеннән Дода́ оныгы, Пуя́ улы Тола́ күтәрелде.+ Ул Ифраимның таулы җирендә, Шамирда яши иде.
2 Ул Исраилне 23 ел хөкем итте. Аннары ул вафат булды, һәм аны Шамирда җирләделәр.
3 Аннан соң гиладлы Йәһи́р күтәрелде һәм Исраилне 22 ел хөкем итте.
4 Аның 30 ишәккә атланып йөргән 30 улы булды, һәм аларның Гиладта 30 шәһәре бар иде. Бу шәһәрләр бүгенгә кадәр Һабу́т-йәһир+ дип атала.
5 Аннары Йәһир вафат булды, һәм аны Камунда җирләделәр.
6 Исраиллеләр яңадан Йәһвә күзендә начар булганны эшли башлады+ һәм Багалларга,+ Ишта́р сыннарына, Ара́м* илаһларына, Сидо́н илаһларына, Моа́б илаһларына,+ амунлылар илаһларына+ һәм филистилеләр илаһларына+ хезмәт иттеләр. Алар Йәһвәне калдырды һәм аңа хезмәт итмәде.
7 Шунда Йәһвәнең Исраилгә ачуы кабынды, һәм ул аларны филистилеләр һәм амунлылар кулына бирде.*+
8 Ул елны алар исраиллеләрне тар-мар итте һәм бик каты җәберләде. Алар 18 ел буена Үрдүннең көнчыгыш ягында аморлыларның җирендә Гиладта яшәгән бөтен исраиллеләрне җәберләде.
9 Амунлылар Яһүд, Биньями́н һәм Ифраи́м кабиләләре белән сугышыр өчен дә Үрдүнне кичә иде. Исраи́л бик интекте.
10 Исраиллеләр Йәһвәгә: «Аллаһыбыз, без сиңа каршы гөнаһ эшләдек, чөнки без сине калдырып, Багалларга хезмәт иттек»+,— диеп, аңардан ярдәм сорады.+
11 Әмма Йәһвә исраиллеләргә болай диде: «Мисыр,+ аморлылар,+ амунлылар, филистилеләр,+
12 сидонлылар, Амалик һәм Мидьян сезне җәберләгәндә, мин сезне коткармадыммы? Сез мине чакыргач, мин сезне аларның кулыннан коткардым.
13 Ә сез мине калдырдыгыз һәм башка илаһларга хезмәт иттегез.+ Шуңа күрә мин сезне бүтән коткармаячакмын.+
14 Үзегез сайлаган илаһларга барыгыз һәм алардан ярдәм сорагыз.+ Кайгы-хәсрәт кичергән чагыгызда сезне алар коткарсын».+
15 Ләкин исраиллеләр Йәһвәгә: «Без гөнаһ кылдык. Безнең белән үзең дөрес дип тапканны эшлә. Тик безне бу көнне коткарчы»,— диделәр.
16 Шунда алар чит илаһлардан арынды һәм Йәһвәгә хезмәт итте,+ һәм аның җаны Исраилнең газапларына бүтән чыдый алмады.+
17 Вакыт узу белән амунлылар,+ җыелып, Гиладта лагерь корып урнашты. Исраиллеләр дә бергә җыелып, Миспәдә чатырларын корды.
18 Гиладның халкы һәм мирзалары бер-берсенә әйтте: «Амунлыларга каршы сугышта безне кем җитәкләр?+ Шул кеше Гиладта яшәүчеләрнең бөтенесе өстеннән башлык булачак».