Хакимнәр 11:1—40

  • Ифтах хакимне куып чыгаралар, соңрак аны башлык итәләр (1—11)

  • Ифтахның Амун белән сөйләшүе (12—28)

  • Ифтахның анты һәм аның кызы (29—40)

    • Кызы кияүгә чыкмыйча яши (38—40)

11  Гиладлы Ифта́х+ куәтле гаскәри иде. Аның анасы фахишә булган, ә атасының исеме Гила́д иде.  Ләкин Гиладның хатыны да угыллар тудырды. Аның хатынының уллары үскәч, алар Ифтахны куып чыгарды һәм аңа: «Син атабыз йортында мирас алмаячаксың, чөнки син башка хатынның улы»,— диде.  Шунда Ифтах үз энеләреннән качып, Тоб җирендә урнашты. Ифтахка эшсез кешеләр кушылды һәм аның белән йөрде.  Берникадәр вакыт үткәч, амунлылар Исраилгә каршы сугыш башлады.+  Амунлылар Исраилгә каршы сугышка чыккач, Гилад өлкәннәре шунда ук, Ифтахны кире кайтарыр өчен, Тоб җиренә китте.  Алар Ифтах янына килеп: «Кайт һәм безнең гаскәр башлыгы бул, шулчак без амунлыларга каршы тора алырбыз»,— диде.  Ләкин Ифтах Гилад өлкәннәренә болай диде: «Сез бит мине шулкадәр нәфрәт иттегез, хәтта атамның йортыннан куып чыгардыгыз.+ Ә хәзер, башыгызга бәла төшкәч, мин кирәк булдыммы?»  Шунда Гилад өлкәннәре Ифтахка: «Шулаен шулай, ләкин хәзер безнең белән барып, амунлыларга каршы сугышсаң, син Гиладта яшәүчеләрнең барысына җитәкче булырсың»+,— диделәр.  Ифтах Гилад өлкәннәренә әйтте: «Сез мине амунлыларга каршы сугышырга чакырасыз. Йәһвә аларны минем кулыма бирсә, мин, һичшиксез, сезнең җитәкчегез булырмын!» 10  Гилад өлкәннәре Ифтахка: «Йәһвә шаһит булсын һәм, без син әйткәнчә эшләмәсәк, безне хөкем итсен»,— диде. 11  Шулчак Ифтах Гилад өлкәннәре белән китте, һәм халык аны үз җитәкчесе һәм гаскәр башлыгы итеп куйды. Ә Ифтах бөтен сүзләрен Миспәдә+ Йәһвә алдында кабатлады. 12  Аннары Ифтах амунлылар патшасына+ мондый хәбәр белән кешеләр җибәрде: «Мин сиңа нәрсә эшләдем?* Ник минем җиремә һөҗүм итәргә килдең?» 13  Ифтахның хәбәрчеләренә амунлылар патшасы болай диде: «Чөнки Исраи́л, Мисырдан чыккач,+ минем Арноннан+ алып Йаббокка кадәрге һәм Үрдүнгә кадәрге җирләремне басып алды.+ Хәзер яхшы чакта аны кире кайтар». 14  Ләкин Ифтах хәбәрчеләрне кире амунлылар патшасына җибәреп, 15  аңа болай дип әйтергә кушты: «Ифтах әйтә: „Исраил моаблылар+ җирен һәм амунлылар+ җирен басып алмады, 16  чөнки Мисырдан чыккач, Исраил чүл аша Кызыл диңгезгә кадәр барды+ һәм Кадышка+ килде. 17  Аннары исраиллеләр Эдо́м патшасына:+ „Безгә җирең аша үтәргә рөхсәт итче“,— дип сорарга хәбәрчеләр җибәрде, ләкин Эдом патшасы тыңламады. Алар Моа́б патшасына+ да хәбәр җибәрде, ләкин ул да ризалашмады. Шуңа күрә Исраил Кадышта+ яшәде. 18  Алар чүлдән барганда Эдом җирен+ һәм Моаб җирен читләтеп үтте, Моаб+ җиренең көнчыгыш ягыннан барды һәм Арно́н өлкәсендә лагерь корып урнашты. Алар Моаб чикләрен узмады,+ чөнки Арнон Моабның чиге иде. 19  Аннан соң Исраил аморлылар патшасы Сихонга — Хишбу́н патшасына хәбәрчеләр җибәрде, һәм Исраил аңа: „Безгә җирең аша үз җиребезгә үтәргә рөхсәт итче“,— диде.+ 20  Ләкин Сихо́н, Исраилгә ышанмаганга, аңа үз җире аша үтәргә бирмәде. Сихон бөтен халкын бергә җыеп, Яһаста лагерь корып урнашты һәм Исраилгә каршы сугышты.+ 21  Шунда Исраил Аллаһысы Йәһвә Сихонны һәм аның бөтен халкын Исраил кулына бирде, һәм Исраил аларны тар-мар итеп, анда яшәүче аморлыларның бөтен җирен биләп алды.+ 22  Шулай итеп алар аморлыларның Арноннан Йаббокка кадәрге һәм чүлдән Үрдүнгә кадәрге бөтен җирен биләп алды.+ 23  Аморлыларны үз халкы Исраил алдыннан Исраил Аллаһысы Йәһвә куып чыгарды,+ ә хәзер синең исраиллеләрне куып чыгарасың киләме? 24  Әллә син илаһың Кемо́ш+ биргән бөтен нәрсәгә ия түгелме? Без дә Аллаһыбыз Йәһвә безнең алдан куып чыгарган һәр кешене куып чыгарырбыз.+ 25  Син Сиппо́р улы Балактан+ — Моаб патшасыннан яхшыракмыни? Ул Исраил белән кайчан да булса бәхәсләшкәнме я сугышканмы? 26  Исраил 300 ел буе Хишбунда һәм аңа бәйле* шәһәрләрдә,+ Аругырда һәм аңа бәйле шәһәрләрдә һәм Арнон ярлары буендагы бөтен шәһәрләрдә яшәде. Ник син шул вакытта бер дә аларны кире кайтарырга тырышмадың?+ 27  Мин сиңа каршы гөнаһ эшләмәдем, син миңа һөҗүм итеп ялгышасың. Бүген Йәһвә — Хаким+ — Исраил халкы белән Аму́н халкы арасын хөкем итсен“». 28  Ләкин амунлылар патшасының Ифтах җибәргән хәбәрне тыңлыйсы килмәде. 29  Ифтахка Йәһвәнең рухы иңде,+ һәм ул Гиладтагы Миспәгә+ барыр өчен Гилад белән Манашшены узды, ә Гиладтагы Миспәдән ул амунлыларга таба китте. 30  Шунда Ифтах Йәһвәгә ант биреп,+ болай диде: «Син амунлыларны минем кулыма бирсәң, 31  амунлыларга каршы сугыштан исән-имин кайтканда, йортымның ишегеннән мине каршыларга беренче булып кем чыкса, шул Йәһвәнеке булыр,+ һәм мин аны яндыру корбаны итеп китерермен».*+ 32  Ифтах амунлыларга каршы сугышырга барды, һәм Йәһвә аларны аның кулына бирде. 33  Ул аларны Аругырдан алып Минниткә кадәр — 20 шәһәр — һәм Әбе́л-керамимга кадәр тар-мар итте, үтерелгәннәрнең саны бик күп иде. Шулай итеп исраиллеләр амунлыларны буйсындырды. 34  Ахыр чиктә Ифтах үз өенә Миспәгә+ кайтты һәм ни күрсен, үзен каршы алырга, шалтыравык кагып, бии-бии, кызы чыгып килә! Ул аның бердәнбер баласы иде. Аннан тыш аның улы да, кызы да юк иде. 35  Ул, аны күргәч, киемнәрен ертып, болай диде: «И кызым! Син минем йөрәгемне җәрәхәтләдең, чөнки мин сине куып чыгарыласы кеше иттем. Мин бит Йәһвәгә вәгъдә бирдем һәм аны боза алмыйм».+ 36  Ә кызы атасына болай диде: «Әтием, син Йәһвәгә вәгъдә биргәнсең икән, минем белән вәгъдәң буенча эш ит,+ чөнки Йәһвә синең өчен дошманнарыңнан — амунлылардан үч алды». 37  Аннары ул атасына: «Минем бер генә үтенечем бар: мин ике айга тауларга китим әле һәм иптәш кызларым белән гыйффәтле булып калуыма* елыйм әле»,— диде. 38  Шунда ул: «Бар!» — диеп, аны ике айга җибәрде. Һәм тегесе үзенең иптәшләре белән, гыйффәтле булып калуына еларга дип, тауларга китте. 39  Ике ай үткәч, ул атасы янына кайтты. Аннан соң атасы аның турында биргән антын үтәде.+ Аның кызы беркайчан да ир-ат белән якынлык кылмады. Исраилдә мондый йола* барлыкка килде: 40  елдан-елга Исраилнең яшь хатыннары елга дүрт көн гиладлы Ифтах кызын мактарга бара иде.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Миңа ни дә, сиңа ни?»
Яки «аның тирә-ягындагы».
Күрәсең, Аллаһыга хезмәт итүгә генә багышланганны күрсәтүче образлы әйтем.
Яки «беркайчан да кияүгә чыкмаячагыма».
Яки «кагыйдә».