Хакимнәр 12:1—15

  • Ифраимлылар белән сугыш (1—7)

    • «Шибболет» сүзе белән сынау (6)

  • Хакимнәр Ибзан, Илун һәм Абдон (8—15)

12  Аннары Ифраи́м кешеләре җыелды да Сафунга* таба китеп, елганы кичте һәм Ифтахка: «Амунлыларга каршы сугышырга барганда ник син безне дә чакырмадың?+ Шуның өчен без синең белән бергә йортыңны яндырачакбыз»,— диде.  Ләкин Ифта́х аларга әйтте: «Мин һәм халкым амунлылар белән көчле каршылыкта тордык. Мин сезне ярдәмгә чакырдым, әмма сез мине аларның кулыннан коткармадыгыз.  Мине коткармаячагыгызны күргәч, мин үз гомеремне куркыныч астына куеп,* амунлыларга каршы барырга булдым,+ һәм Йәһвә аларны минем кулыма бирде. Ник соң сез бүген минем белән сугышырга килдегез?»  Шунда Ифтах бөтен Гила́д+ кешеләрен җыйды, һәм алар Ифраимга каршы сугышты. «Сез, гиладлылар, Ифраим һәм Манашше́ җирләрендә яшәсәгез дә, Ифраимнан качкан бер өер генә»,— дип әйткән Ифраимны Гилад кешеләре тар-мар итте.  Гиладлылар ифраимлылар алдындагы Үрдү́н кичүләрен басып алды.+ Ифраим кешеләре качарга тырышып: «Мин елга аша чыгыйм әле»,— дип әйткәндә, Гилад кешеләре һәрберсеннән: «Син ифраимлы түгелме?» — дип сорый иде. Кеше: «Юк!» — дисә,  алар аңа: «„Шибболе́т“ дип әйтче»,— дияләр иде. Ләкин ул: «Сибболе́т»,— дия иде, чөнки бу сүзне дөрес әйтә алмый иде. Шунда алар аны тотып алып, Үрдүн кичүләре янында үтерә иде. Шулай итеп ул вакытта 42 000 ифраимлы һәлак булды.  Ифтах Исраилне алты ел хөкем итте, аннан соң гиладлы Ифтах вафат булды, һәм аны Гиладта, үз шәһәрендә җирләделәр.  Аңардан соң Исраилне бәйтлеһемле Ибза́н хөкем итте.+  Аның 30 улы һәм 30 кызы булды. Ул кызларын үз нәселеннән булмаган кешеләргә хатынлыкка биреп җибәрде, ә улларына хатынлыкка 30 кыз алды. Ул Исраилне җиде ел хөкем итте. 10  Аннары Ибзан вафат булды, һәм аны Бәйтлеһемдә җирләделәр. 11  Аңардан соң Исраилне зәбулунлы Илу́н хөкем итте. Ул Исраилне ун ел хөкем итте. 12  Аннары зәбулунлы Илун вафат булды, һәм аны Зәбулу́н җирендәге Айалонда җирләделәр. 13  Аңардан соң Исраилне пиратунлы Хиллалның улы Абдо́н хөкем итте. 14  Аның 40 улы һәм 30 оныгы булды, алар 70 ишәккә атланып йөрде. Ул Исраилне сигез ел хөкем итте. 15  Аннары пиратунлы Хиллалның улы Абдон вафат булды, аны амаликлылар+ тавында Ифраим җирендәге Пиратунда җирләделәр.

Искәрмәләр

Я, бәлки, «төньякка».
Яки «мин җанымны учыма салып».