Хакимнәр 13:1—25

  • Мәнухка һәм аның хатынына фәрештә килә (1—23)

  • Шимшон туа (24, 25)

13  Исраиллеләр яңадан Йәһвә күзендә начар булганны эшләде,+ һәм Йәһвә аларны 40 елга филистилеләр кулына бирде.+  Ул вакытта Зорада+ данлылар+ гаиләсеннән Мәну́х+ исемле бер кеше яши иде. Аның хатыны балага уза алмаганга, аларның балалары юк иде.+  Бер көнне шул хатынга Йәһвәнең фәрештәсе күренде һәм болай диде: «Менә син балага уза алмыйсың, һәм сез баласыз. Ләкин син авырга узып, угыл тудырырсың.+  Хәзер исә сак бул, шәраб та, бернинди исерткеч эчемлек тә эчмә+ һәм нәҗес булган бернәрсә ашама.+  Син балага узып, угыл тудырырсың. Аның башына пәке тимәсен,+ чөнки бала тумыштан Аллаһы нәзире булыр, һәм ул Исраилне филистилеләр кулыннан коткарып торыр».+  Шунда хатын ире янына барып, аңа болай диде: «Минем яныма Аллаһы кешесе килде. Ул тышкы кыяфәте белән Аллаһы фәрештәсенә охшаган, курку-хөрмәт тудыра иде. Мин аңардан аның кайдан икәнен сорамадым, ул да миңа үз исемен әйтмәде.+  Ләкин ул миңа: „Менә син авырга узып, угыл тудырырсың. Шәраб та, бернинди исерткеч эчемлек тә эчмә һәм нәҗес булган бернәрсә ашама, чөнки бала тумыштан үлеменә кадәр Аллаһы нәзире булыр“,— диде».  Мәнух Йәһвәгә болай дип ялварды: «Гафу ит, Йәһвә. Син җибәргән Аллаһы кешесе тагын килеп, безне туачак баланы ничек тәрбияләп үстерергә икәненә өйрәтсен иде».  Аллаһы аны ишетте. Мәнухның хатыны кырда булганда, Аллаһы фәрештәсе тагын аның янына килде, ире Мәнух аның янында түгел иде. 10  Хатын тиз генә ире янына чабып: «Менә бер көнне минем яныма килгән кеше тагын килде»+,— диде. 11  Шунда Мәнух торды да хатыны белән теге кеше янына килеп, аңардан: «Хатыным белән сөйләшкән кеше синме?» — дип сорады. Тегесе: «Мин»,— диде. 12  Шулчак Мәнух әйтте: «Сүзләрең чынга ашсын! Бала нинди тормыш алып барыр һәм нәрсә эшләр?»+ 13  Йәһвә фәрештәсе Мәнухка әйтте: «Хатының мин аңа әйткән бар нәрсәдән тыелсын.+ 14  Ул йөзем агачы биргән бернәрсә ашамасын, шәраб һәм бернинди исерткеч эчемлек эчмәсен,+ шулай ук нәҗес булган бернәрсә ашамасын.+ Мин боерган бар нәрсәне үтәсен». 15  Мәнух исә Йәһвә фәрештәсенә: «Көтеп торчы, без сиңа яшь кәҗә әзерләрбез»+,— диде. 16  Ә Йәһвә фәрештәсе Мәнухка: «Көтеп торсам да, әзерләгән ризыгыңны ашамам. Ләкин Йәһвәгә яндыру корбаны китерәсең килсә, китер»,— дип әйтте. Мәнух аның Йәһвә фәрештәсе икәнен белмәде. 17  Аннары Мәнух Йәһвә фәрештәсенә: «Исемең ничек?+ Сүзең үтәлгәч, сине олылар идек»,— диде. 18  Әмма Йәһвә фәрештәсе аңа: «Ник исемем турында сорыйсың? Ул хәйран калдырырлык»,— диде. 19  Аннары Мәнух яшь кәҗә һәм икмәк бүләге алып, аларны ташта Йәһвәгә корбан итеп китерде. Һәм Мәнух хатыны белән карап торганда, Ул гаҗәеп нәрсә эшләде. 20  Мәзбәхтән күккә таба ялкын күтәрелгәч, Йәһвә фәрештәсе Мәнух белән хатынының күз алдында мәзбәхтән чыккан ялкында күккә күтәрелде. Алар шундук йөзләре белән җиргә капланды. 21  Йәһвә фәрештәсе Мәнух һәм аның хатынына бүтән күренмәде. Шунда Мәнух аның Йәһвә фәрештәсе булганын аңлады.+ 22  Мәнух хатынына: «Без, һичшиксез, үләчәкбез, чөнки без Аллаһыны күрдек»+,— диде. 23  Ә хатыны аңа болай диде: «Йәһвәнең безне үтерәсе килгән булса, кулыбыздан яндыру корбаны+ һәм икмәк бүләге кабул итмәс иде. Безгә бөтен бу нәрсәләрне күрсәтмәс иде һәм боларны сөйләмәс иде». 24  Соңрак хатын угыл тапты һәм аны Шимшо́н+ дип атады. Малай үсә барды, һәм Йәһвә аны фатихалап торды. 25  Вакыт узу белән Маханиданда,+ Зора́ белән Иштау́л+ арасында аңа Йәһвәнең рухы иңде.+

Искәрмәләр