Хакимнәр 16:1—31

  • Шимшон Газада (1—3)

  • Шимшон һәм Дәлилә (4—22)

  • Шимшон үч ала; аның үлеме (23—31)

16  Бер көнне Шимшо́н Га́зага барды һәм анда бер фахишәне күреп, аның янына керде.  Га́залыларга: «Монда Шимшон килде»,— диделәр. Шуңа күрә алар шул урынны чолгап алып, төне буе шәһәр капкасы янында аны сагалады. Алар: «Яктыргач, без аны үтерәбез»,— диеп, шунда төне буе яшеренеп торды.  Әмма Шимшон анда төн уртасына кадәр ятты. Ә төн уртасында торып, шәһәр капкасы ишекләрен ике баганасы белән бергә тотты да бикләре белән суырып чыгарды. Ул аларны җилкәләренә салып, Хебрунга караган тау башына илтеп куйды.  Аннан соң ул Сөре́к үзәнендә* яшәгән Дәлилә́+ исемле бер хатынга гашыйк булды.  Шуңа күрә филистилеләрнең идарәчеләре Дәлилә янына килеп, болай диде: «Хәйләләп*+ аңардан бел: нәрсә аңа шундый бөек көч бирә, аны ничек җиңәргә һәм бәйләп, буйсындырырга була. Моның өчен без сиңа һәрберебез 1 100 көмеш акча бирербез».  Һәм соңрак Дәлилә Шимшонга болай диде: «Сөйлә әле миңа, синең бөек көчең кайдан килә һәм нәрсә белән сине бәйләп буйсындырырга була?»  Шимшон аңа әйтте: «Мине әле кипмәгән җиде яңа җәя кереше* белән бәйләсәләр, мин гади кеше кебек көчсез булып китәрмен».  Шунда филистилеләрнең идарәчеләре Дәлиләгә әле кипмәгән җиде яңа җәя кереше китерде, һәм ул аны шулар белән бәйләде.  Ул вакытта алар эчке бүлмәдә сагалап утырды, ә Дәлилә: «Шимшон, филистилеләр килә!» — дип кычкырды. Шунда Шимшон җәя керешләрен, ут тигән җитен* җепне өзгәндәй, ансат кына өзеп ташлады.+ Аның көченең сере ачыкланмады. 10  Шулчак Дәлилә Шимшонга: «Менә син мине алдадың,* миңа ялган сөйләдең. Хәзер исә әйтче, сине нәрсә белән бәйләп була?» — диде. 11  Ул аңа: «Мине эштә кулланылмаган яңа баулар белән бәйләсәләр, мин гади кеше кебек көчсез булып китәрмен»,— диде. 12  Дәлилә яңа баулар алып, аны шулар белән бәйләде дә: «Шимшон, филистилеләр килә!» — дип кычкырды. (Барлык шул вакыт дәвамында эчке бүлмәдә кешеләр яшеренеп утыра иде.) Шунда ул кулларындагы бауларны җепләрне өзгәндәй өзде.+ 13  Шуннан соң Дәлилә Шимшонга: «Әлегә кадәр син мине алдап, ялган сөйләдең.+ Әйт миңа, сине нәрсә белән бәйләп була?» — диде. Шунда ул аңа: «Башымдагы җиде толымны буй җепкә кушып тукысаң, мин көчемне югалтырмын»,— дип әйтте. 14  Хатын аның толымнарын талкы белән беркетте дә: «Шимшон, филистилеләр килә!» — дип кычкырды. Шунда ул йокысыннан уянып, туку станының талкысын буй җепләре белән бергә йолкып чыгарды. 15  Ул аңа: «Ничек инде син: „Мин сине яратам“+,— дисең, ә йөрәгеңне миңа ачмыйсың. Син мине өч тапкыр алдап, бөек көчеңнең кайдан килгәнен әйтмәдең»+,— диде. 16  Ул аны көн саен интектереп, йончытып бетерде, шуңа күрә аның* чыдар хәле калмады.+ 17  Ахыр чиктә ул аңа үзенең бөтен йөрәген ачып: «Минем чәчемә беркайчан да пәке тимәде, чөнки мин тумыштан Аллаһы нәзире.+ Чәчемне кыркысалар, көчем мине калдырыр һәм мин көчсезләнеп, башка кешеләр сыман булырмын»,— диде. 18  Дәлилә, Шимшонның үзенә бөтен йөрәген ачканын күргәч, шундук филистилеләрнең идарәчеләрен чакырып алды+ һәм: «Килегез, чөнки ул бу юлы миңа үзенең бөтен йөрәген ачты»,— диде. Шунда алар үзләре белән акча алып, аның янына килде. 19  Дәлилә аны үз тезләрендә йоклатты. Аннары ул кеше чакырып, аның башындагы җиде толымны кистертте. Аннан соң ул аны буйсындыра башлады, чөнки аның көче аны калдыра барды. 20  «Шимшон, филистилеләр килә!» — дип кычкырды Дәлилә. Тегесе йокысыннан уянып: «Элеккечә чыгам+ да котылып китәм»,— диде. Ләкин ул Йәһвәнең үзен калдырганын белмәде. 21  Филистилеләр аны тотып алып, аның күзләрен чыгарды. Аннары алар аны Га́зага китереп, ике бакыр богау белән богаулап куйды, һәм ул төрмәдә ашлык тартты. 22  Ләкин, чәчләрен кистергәннән соң, аның чәчләре яңадан үсә башлады.+ 23  Филистилеләрнең идарәчеләре үз илаһлары Дагонга+ күп корбаннар китерергә һәм бәйрәм итәргә җыелды, чөнки алар: «Илаһыбыз дошманыбыз Шимшонны безнең кулга бирде!» — дия иделәр. 24  Халык, аны күргәч, үз илаһын мактап болай диде: «Илаһыбыз дошманыбызны — безнең җиребезне харап иткән+ һәм күбебезне үтергән кешене безнең кулга бирде».+ 25  Күңелләре күтәренке булганга, алар: «Шимшонны чакырыгыз, безнең кәефне күтәрсен»,— диделәр. Шунда төрмәдән, аларның күңелен ачар өчен, Шимшонны китерделәр. Алар аны баганалар арасына бастырып куйды. 26  Аннары Шимшон үзен кулыннан тотып торган малайга: «Бу йортны тотып торган баганаларга сөялер өчен, аларны капшап карыйм әле»,— диде. 27  (Йорт исә ир-атлар һәм хатын-кызлар белән тулы иде. Филистилеләрнең бөтен идарәчеләре шунда иде. Түбәдә якынча 3 000 ир-ат һәм хатын-кыз Шимшонны күзәтеп күңел ача иде.) 28  Шимшон+ Йәһвәгә ялварды: «Аллаһы Тәгалә Йәһвә, мине исеңә төшерче һәм соңгы тапкыр мине ныгытчы,+ и Аллаһы, мин филистилеләрдән ике күземнең берсе өчен үч алыйм әле».+ 29  Аннары Шимшон йортны тотып торган ике урта багананың берсенә уң кулы, ә икенчесенә сул кулы белән терәлде. 30  Шимшон: «Җаным филистилеләр белән бергә үлсен!» — дип кычкырды. Аннары ул бөтен көче белән баганаларны этеп җибәрде, һәм йорт идарәчеләргә һәм анда булган бөтен халыкка ишелде.+ Шулай итеп ул, үлгәндә, исән чагында үтергән кешеләрдән дә күбрәк кеше үтерде.+ 31  Соңрак аның кардәшләре һәм аның атасының бөтен гаиләсе, килеп, аның гәүдәсен алып китте. Алар аны Зора́+ һәм Иштау́л арасында аның атасы Мәну́х+ төрбәсендә җирләде. Ул Исраилне 20 ел хөкем итте.+

Искәрмәләр

Яки «елгасы үзәнендә».
Яки «Күндереп».
Яки «сеңер».
Яки «сүс».
Яки «миннән көләсең».
Яки «аның җанының».