Хакимнәр 2:1—23

  • Йәһвә фәрештәсенең кисәтүе (1—5)

  • Йошуаның үлеме (6—10)

  • Аллаһы Исраилне коткарыр өчен хакимнәр бирә (11—23)

2  Шуннан соң Йәһвәнең фәрештәсе+ Гилгәлдән+ Боһимга килде һәм болай диде: «Мин сезне Мисырдан ата-бабаларыгызга ант иткән җиргә китердем.+ Алай гына да түгел, мин әйттем: „Мин сезнең белән килешүемне беркайчан да бозмам.+  Сез исә бу җирдә яшәүчеләр белән килешүләр төзергә тиеш түгел+ һәм сезгә аларның мәзбәхләрен* җимерергә кирәк“.+ Әмма сез мине тыңламадыгыз.+ Ни өчен сез шулай эшләдегез?  Шуңа күрә мин дә: „Аларны арагыздан куып чыгармам.+ Алар сезне тозакка эләктерер,+ һәм аларның илаһлары сезне юлдан яздырыр“+,— дидем».  Йәһвәнең фәрештәсе бу сүзләрне бөтен Исраилгә әйткәч, халык кычкырып елый башлады.  Шуңа күрә алар ул җирне Боһи́м* дип атады һәм анда Йәһвәгә корбан китерде.  Йошуа́ халыкны җибәргәч, һәрбер исраилле үз мирасына җир биләргә китте.+  Халык Йошуаның бөтен көннәрендә һәм Йошуадан озаграк яшәгән һәм Йәһвәнең Исраи́л хакына кылган бөтен бөек эшләрен күргән өлкәннәрнең көннәрендә Йәһвәгә хезмәт итте.+  Аннары Йәһвәнең хезмәтчесе Нун улы Йошуа 110 яшендә вафат булды.+  Аны үз мирасында, Ифраимның таулы җирендә, Гаһә́ш тавының төньягындагы Тимнә́т-һәриштә+ җирләделәр.+ 10  Бөтен бу буын үз ата-бабаларына кушылды,* һәм алардан соң Йәһвәне һәм аның Исраил өчен кылган эшләрен белмәгән икенче буын үсеп җитте. 11  Шуңа күрә исраиллеләр Йәһвә күзендә начар булганны эшләде һәм Багалларга хезмәт итте.*+ 12  Шулай итеп алар үз аталарының Аллаһысын — аталарын Мисырдан чыгарган Йәһвәне калдырды.+ Алар башка илаһларга — тирә-якларындагы халыкларның илаһларына иярде,+ аларга сәҗдә кылды һәм Йәһвәнең күңелен рәнҗетте.*+ 13  Алар Йәһвәне калдырып, Багалга һәм Ишта́р сыннарына хезмәт итте.+ 14  Моның аркасында Йәһвәнең Исраилгә ачуы кабынды, һәм ул аларны талаучылар кулына бирде.+ Ул аларны тирә-якларындагы дошманнар кулына бирде,*+ һәм алар инде дошманнарына каршы тора алмады.+ 15  Алар кая гына бармасын, Йәһвә әйткәнчә һәм Йәһвә ант иткәнчә,+ Йәһвә аларга каршы булды һәм аларга бәла китерде,+ нәтиҗәдә алар зур газаплар кичерде.+ 16  Шунда Йәһвә аларга үзләрен талаучылар кулыннан коткарган хакимнәр бирде.+ 17  Ләкин алар хәтта хакимнәрне дә тыңларга теләмәде һәм башка илаһлар белән рухи фәхешлек кылды, аларга сәҗдә кылды. Алар ата-бабалары йөргән юлдан тиз тайпылды. Аларның ата-бабалары Йәһвәнең әмерләренә буйсынды,+ ә алар буйсынмады. 18  Йәһвә аларга хакимнәр биргәндә,+ Йәһвә һәр хаким белән булды һәм аларны шул хакимнең барлык көннәрендә дошманнары кулыннан коткарып торды; Йәһвә ыңгырашуларын ишетеп, аларны кызганды,+ чөнки дошманнары аларны җәберләде+ һәм үзләрен алар белән мәрхәмәтсез тотты. 19  Ләкин хаким үлгәч, алар элекке юлларына кайтып, аталарыннан да арттырып бозык эшләр кылдылар, башка илаһларга ияреп, аларга хезмәт иттеләр һәм аларга сәҗдә кылдылар.+ Алар үз эшләрен һәм үҗәтләнеп йөрүләрен калдырмады. 20  Ахыр чиктә Йәһвәнең Исраилгә ачуы кабынды,+ һәм ул болай диде: «Бу халык ата-бабалары белән төзегән килешүемне+ бозып, мине тыңламады,+ 21  шуңа күрә мин дә араларыннан Йошуа үлгәннән соң калган халыкларның берсен дә куып чыгармам.+ 22  Шулай итеп Исраил үз аталары кебек Йәһвәнең юлыннан тайпылмыйча йөрерме, юкмы икәнен сынармын».+ 23  Шуңа күрә Йәһвә ул халыкларга анда калырга ирек бирде. Ул аларны шунда ук куып чыгармады һәм Йошуа кулына бирмәде.

Искәрмәләр

Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.
Мәгъ. «елаучылар».
Үлем турында шигъри тел белән әйтү.
Яки «табынды».
Яки «ачуын чыгарды».
Сүзгә-сүз «сатты».