Хакимнәр 21:1—25

  • Биньямин кабиләсен саклап калалар (1—25)

21  Исраи́л кешеләре Миспәдә:+ «Беребез дә Биньями́н кешесенә үз кызын хатынлыкка бирмәячәк»,— дип ант итте.+  Аннары халык Бәйтелгә килеп,+ Аллаһы алдында кичкә кадәр ачы күз яшьләре белән кычкырып елап утырды.  Алар: «И Исраил Аллаһысы Йәһвә, ник Исраилдә андый хәл булды? Ник Исраилдә бер кабилә юкка чыкты?» — дип еладылар.  Ә икенче көнне халык иртән торды да, яндыру корбаннары һәм татулык корбаннары+ китерер өчен, шунда мәзбәх корды.  Шунда Исраил халкы: «Исраилнең бөтен кабиләләре Йәһвә алдына җыелганда, кем килмәде?» — диеште, чөнки алар, Йәһвә янына Миспәгә килмәгән һәркем һичшиксез үтереләчәк, дип бөек ант биргән иде.  Исраил халкы үз кардәше Биньямин белән булган хәл аркасында кайгырды. Алар әйтте: «Бүген Исраилдән бер кабилә чабып алынды.  Исән калганнарга хатыннар табар өчен безгә нәрсә эшләргә соң? Без бит Йәһвә белән ант итеп,+ аларга бер кызыбызны да хатынлыкка бирмибез дидек».+  Алар: «Исраил кабиләләреннән кем Йәһвә янына Миспәгә килмәде?» — диеште.+ Җыелыш үткән тукталу урынына Ябе́ш-гиладтан беркем килмәгән булып чыкты.  Халыкны санап чыккач, Ябеш-гиладта яшәүчеләрнең берсе дә анда булмаганы ачыкланды. 10  Шуңа күрә җәмгыять анда 12 000 иң көчле кешене җибәрде. Аларга болай диделәр: «Барыгыз, Ябеш-гиладта яшәүчеләрне, хәтта хатын-кызлар белән балаларны да кылычтан кичерегез.+ 11  Менә нәрсә эшләгез: һәр ир-атны һәм шулай ук ир-ат белән якынлык кылган һәр хатын-кызны үтерегез». 12  Ябеш-гила́д халкы арасында алар беркайчан да ир-ат белән якынлык кылмаган 400 гыйффәтле кызны тапты. Аларны Кәнга́н җирендәге Шило́+ янындагы тукталу урынына китерделәр. 13  Аннары бөтен җәмгыять Римму́н кыяташындагы+ биньяминлыларга хәбәр җибәреп, тынычлык төзергә тәкъдим итте. 14  Шунда биньяминлылар үз җирләренә кайтты. Аларга Ябеш-гилад хатыннарыннан исән калдырылган кызларны бирделәр,+ ләкин кайберәүләргә кызлар җитмәде. 15  Халык Биньямин белән булган хәл аркасында кайгырды,+ чөнки Йәһвә Исраил кабиләләре арасында бүленеш китереп чыгарды. 16  Җәмгыять өлкәннәре: «Калган ир-атларга ничек хатыннар табыйк? Биньяминның бөтен хатыннары юк ителде бит»,— диде. 17  Алар әйтте: «Биньямин кабиләсе Исраилдән юкка чыкмасын өчен, исән калганнарның мирасы булырга тиеш. 18  Ләкин без аларга үз кызларыбызны хатынлыкка бирә алмыйбыз, Исраил халкы: „Биньяминга хатын биргән һәркем ләгънәт ителсен“,— дип ант итте бит».+ 19  Аннары алар әйтте: «Менә Бәйтелнең төньягында, Бәйтелдән Шехемгә алып барган олы юлның көнчыгышында һәм Лебонның көньягында урнашкан Шилода ел саен Йәһвә хөрмәтенә бәйрәм үтә».+ 20  Шуңа күрә алар Биньямин кешеләренә боерды: «Барыгыз, йөзем бакчаларында яшеренегез. 21  Шило кызларының биергә чыкканын күргәч, һәрберегез йөзем бакчаларыннан чыгып, Шило кызларыннан үзенә хатын тотып алсын һәм Биньямин җиренә кайтып китсен. 22  Аларның аталары я абый-энеләре, килеп, безгә ризасызлык белдерсә, без аларга: „Аңлагыз инде безне, без бит аларның һәрберсенә сугышта хатын таба алмадык,+ һәм сез дә аларга хатын бирә алмас идегез, юкса гаепле булыр идегез“+,— диярбез». 23  Биньямин кешеләре шулай эшләде дә. Һәрберсе биегән кызлар арасыннан үзенә хатын алып китте. Аннан соң алар үз мирасларына кайтып, үз шәһәрләрен яңадан торгызды+ һәм анда урнашты. 24  Шунда исраиллеләр аннан үз кабиләләренә һәм гаиләләренә таралышты. Аларның һәрберсе үз мирасына кайтып китте. 25  Ул көннәрдә Исраилдә патша юк иде.+ Һәркем үз күзлегеннән дөрес булганны эшләде.

Искәрмәләр