Хакимнәр 8:1—35

  • Ифраимлылар Гидеон белән талаша (1—3)

  • Мидьян патшаларын куып баралар һәм үтерәләр (4—21)

  • Гидеон патшалык итүдән баш тарта (22—27)

  • Гидеонның гомере (28—35)

8  Аннары Ифраи́м кешеләре аңа болай диде: «Нишләдең син? Ник безне Мидьянга каршы сугышырга чакырмадың?»+ Алар аның белән бик каты талашты.+  Ләкин ул аларга әйтте: «Сезнең белән чагыштырганда мин нәрсә эшләдем соң? Әллә Ифраим+ җыйган йөзем калдыклары, Абиезе́р+ җыйган уңыштан яхшырак түгелме?  Аллаһы Мидья́н мирзалары Өрә́б белән Зибны сезнең кулга бирде бит,+ сезнең белән чагыштырганда, мин нәрсә эшләдем?» Ул шулай дигәч, алар тынычланды.  Аннары Гидео́н Үрдү́н янына килеп, аны кичеп чыкты. Ул үзе дә, аның белән булган 300 кеше дә арыган иде, шулай да алар дошманнарын куа барды.  Шунда ул Сохкә́т кешеләренә: «Минем белән барган кешеләргә икмәк бирегезче, чөнки алар арыды, ә мин Мидьян патшалары Зәби́х һәм Сәлму́н артыннан куып барам»,— диде.  Ләкин Сохкәт мирзалары әйтте: «Ник без синең гаскәреңә икмәк бирергә тиеш әле? Син нәрсә, әллә Зәбих белән Сәлмунны инде кулга алдыңмы?»  Моңа Гидеон: «Моның өчен, Йәһвә кулыма Зәбих белән Сәлмунны биргәч, мин сезне чүлдәге чәнечкеле үсемлекләр һәм куаклар белән кыйнармын»+,— диде.  Һәм ул аннан Пенуилга китеп, анда шул ук үтенеч белән мөрәҗәгать итте, ләкин Пенуи́л кешеләре Сохкәт кешеләре кебек үк җавап бирде.  Шунда ул Пенуил кешеләренә дә: «Исән-имин кайткач, мин сезнең манарагызны җимерәчәкмен»+,— диде. 10  Ә Зәбих белән Сәлмун үз гаскәрләре — якынча 15 000 кеше — белән Каркорда иде. Көнчыгышта яшәүчеләрнең бөтен гаскәреннән шулар гына калган иде,+ чөнки кылыч белән коралланган 120 000 кеше һәлак булды. 11  Гидеон Ноба́х һәм Йокбоһаның+ көнчыгышыннан үткән күчмәләр юлы белән барды һәм дошманнар станына көтмәгәндә һөҗүм итте. 12  Зәбих белән Сәлмун качкач, ул аларны куа китте һәм бөтен станны куркуга төшереп, Мидьян патшалары Зәбих белән Сәлмунны кулга алды. 13  Сугыштан соң Йоа́ш улы Гидеон Һәришкә күтәрелгән тау бите юлыннан кайтты. 14  Юлда ул Сохкәттән бер егетне кулга алып сораштырды. Тегесе аңа Сохкәт мирзалары белән өлкәннәренең — 77 кешенең — исемен язып бирде. 15  Аннары ул Сохкәт кешеләренә барып, болай диде: «Менә Зәбих белән Сәлмун. Алар турында сез: „Ник без синең йончыган кешеләреңә икмәк бирергә тиеш әле? Син нәрсә, әллә Зәбих белән Сәлмунны инде кулга алдыңмы?“ — диеп, миннән мыскыллап көлгән идегез».+ 16  Шунда ул Сохкәт өлкәннәрен алып, аларны чүлдәге чәнечкеле үсемлекләр һәм куаклар белән акылга утыртты.+ 17  Ул Пенуил манарасын да җимерде+ һәм шәһәр кешеләрен үтерде. 18  Ул Зәбих белән Сәлмуннан: «Табурда сез нинди кешеләрне үтердегез?» — дип сорады. Моңа алар: «Алар, синең кебек, һәрберсе патша улы кебек иде»,— диде. 19  Моңа ул әйтте: «Алар минем бертуганнарым — анамның уллары иде. Тере Аллаһы Йәһвә белән ант итәм: сез аларны исән калдырган булсагыз, мин сезне үтермәс идем». 20  Аннары ул үзенең беренче улы Йәтиргә: «Әйдә, үтер аларны»,— диде. Ләкин егет кылычын чыгармады, ул курыкты, чөнки ул әле яшь иде. 21  Шунда Зәбих белән Сәлмун: «Безне үзең үтер, чөнки кешене аның көченә карап хөкем итәләр»*,— диде. Шулчак Гидеон Зәбих белән Сәлмунны үтерде+ һәм аларның дөяләренең муеннарында булган ярым ай рәвешендәге бизәкләрне алды. 22  Соңрак Исраи́л кешеләре Гидеонга: «Син безнең белән идарә ит, синең улың да, оныгың да безнең белән идарә итсен, чөнки син безне Мидьян кулыннан коткардың»+,— диде. 23  Ләкин Гидеон аларга: «Мин дә, улым да сезнең белән идарә итмәячәкбез. Йәһвә сезнең белән идарә итәр»+,— дип әйтте. 24  Гидеон сүзен дәвам итте: «Сезгә бер үтенечем бар иде: һәрберегез табышыннан миңа борын алкасы бирсен». (Чөнки җиңелгәннәр исмәгыйллеләр+ булганга, аларның алтын борын алкалары бар иде.) 25  Алар: «Сүз дә юк, бирербез»,— диде. Шунда алар бер япанча җәеп, һәрберсе анда үз табышыннан борын алкасы салды. 26  Ярым ай рәвешендәге бизәкләрне, асма бизәкләрне, Мидьян патшалары кигән кызгылт-шәмәхә төстәге йон киемнәрне һәм дөяләрдән салдырылган муенсаларны+ исәпкә алмаганда, ул сорап алган алтын борын алкаларының авырлыгы 1 700 шәкыл* алтын булды. 27  Гидеон аннан ефод+ ясады һәм аны үз шәһәре Өфрәдә+ куйды. Һәм бөтен Исраил анда шул ефодка табынды.*+ Ул Гидеонга һәм аның өйдәгеләренә тозак булды.+ 28  Шулай итеп, Мидьян+ Исраилгә буйсындырылды һәм бүтән баш күтәрмәде. Гидеон көннәрендә җирдә 40 ел тынычлык* булды.+ 29  Йоаш улы Йәрубага́л+ өенә кайтты һәм шунда яшәде. 30  Гидеонның 70 улы булды, чөнки аның хатыннары күп иде. 31  Аның Шехемдәге җариясе дә аңа угыл тудырды, һәм ул аны Әбумәли́к+ дип атады. 32  Йоаш улы Гидеон озын гомер яшәп вафат булды, һәм аны абиезерлеләр яшәгән Өфрәдә+ үз атасы Йоаш төрбәсендә җирләделәр. 33  Гидеон үлү белән исраиллеләр яңадан Багалларга табына* башлады+ һәм үзләренә илаһ итеп Багалбәритне куйды.+ 34  Исраиллеләр үзләренең Аллаһысы Йәһвәне искә төшермәде,+ ә ул бит аларны тирә-яктагы бөтен дошманнары кулыннан коткарган иде.+ 35  Йәрубагал да, ягъни Гидеон, Исраил өчен күп яхшылык эшләгән иде, әмма исраиллеләр аның өйдәгеләренә дә тугры мәхәббәт күрсәтмәде.+

Искәрмәләр

Яки «чөнки кеше нинди булса, көче дә шундый».
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.
Яки «ефод белән рухи фәхешлек кылды».
Яки «ял».
Яки «Багаллар белән рухи фәхешлек кыла».