Хакимнәр 9:1—57

  • Әбумәлик Шехемдә патша булып китә (1—6)

  • Йофамның кинаясе (7—21)

  • Әбумәликнең рәхимсез идарәсе (22—33)

  • Әбумәлик Шехемгә һөҗүм итә (34—49)

  • Хатын-кыз Әбумәликне яралый; ул үлә (50—57)

9  Вакыт узу белән Йәрубага́л улы Әбумәли́к+ Шехемгә барып, үз анасының абый-энеләренә һәм анасы ягыннан бабасының бөтен йортына болай диде:  «Шехемнең бөтен җитәкчеләреннән* болай дип сорагызчы: „Сезнең өчен нәрсә яхшырак: үзегез өстеннән Йәрубагалның бөтен 70 улының+ идарә итүеме я бер кешенеңме? Минем сезнең кан кардәшегез* икәнемне онытмагыз“».  Шунда аның анасының абый-энеләре аның турында Шехемнең бөтен җитәкчеләренә әйтте, һәм аларның күңелләре Әбумәлик ягына авышты, чөнки алар: «Ул бит безнең ир туганыбыз»,— диде.  Алар аңа Багалбәри́т+ йортыннан* 70 көмеш акча бирде. Әбумәлик бу акчага, үзенә ияртер өчен, тырай тибеп йөргән тупас кешеләрне яллады.  Аннан соң ул Өфрәгә+ үз атасы йортына китте һәм үз абый-энеләрен — Йәрубагал улларын — 70 кешене бер ташта үтерде.+ Йәрубагалның төпчек улы Йофа́м гына яшеренеп исән калды.  Аннары Шехемнең бөтен җитәкчеләре һәм бөтен Бәйтмило́ бергә җыелып, зур агач кырыенда, Шехемдәге багана янында Әбумәликне патша итеп куйды.+  Бу турыда Йофамга әйттеләр. Ул шундук Гәризи́м тавы+ башына менеп басты һәм каты тавыш белән аларга кычкырды: «Шехе́м җитәкчеләре, тыңлагыз, һәм аннан соң Аллаһы сезне тыңлар.  Бер заман агачлар үзләре өстеннән патша куярга* булган. Алар зәйтүн агачына: „Безнең белән идарә ит“,— дигәннәр.+  Ләкин зәйтүн агачы аларга: „Нәрсә, мин Аллаһыны һәм кешеләрне данлар өчен кулланылган маемны* калдырып, башка агачлар өстеннән селкенеп торырга тиешме?“ — дигән. 10  Аннары агачлар инҗир агачына: „Кил һәм безнең белән идарә ит“,— дигәннәр. 11  Инҗир агачы исә аларга: „Мин нәрсә, баллы җимешләремне калдырып, башка агачлар өстеннән селкенеп торырга тиешме?“ — дип әйткән. 12  Шунда агачлар йөзем агачына: „Кил, безнең белән идарә ит“,— дигән. 13  Йөзем агачы аларга: „Аллаһыны һәм кешеләрне сөендергән яңа шәрабымны калдырып, мин агачлар өстеннән селкенеп торырга тиешме әллә?“ — дип җавап кайтарган. 14  Ахыр чиктә бөтен агачлар кара бөрлегәнгә: „Кил, безнең белән идарә ит“+,— дигәннәр. 15  Шунда кара бөрлегән агачларга әйткән: „Әгәр сез чыннан да мине үзегез өстеннән патша итеп куясыз* икән, килегез, минем күләгәмдә ышык урын эзләгез. Юк икән, миннән ут чыгып, Ливандагы эрбет агачларын йотсын“. 16  Сез Әбумәликне патша итеп куеп,+ үзегезне эчкерсез, намуслы тоттыгызмы, Йәрубагал һәм аның өйдәгеләренә яхшылык күрсәттегезме? Йәрубагал мондый мөгамәләгезгә лаек идеме? 17  Минем атам сезнең өчен сугышканда+ сезне Мидья́н кулыннан коткарыр өчен үз гомерен* куркыныч астына куйды.+ 18  Бүген исә сез атамның өйдәгеләренә каршы күтәрелдегез һәм аның улларын — 70 кешене — бер ташта үтердегез.+ Аннары сез аның кол хатынының улы Әбумәликне,+ ул сезнең туганыгыз булганга гына, Шехем җитәкчеләре өстеннән патша итеп куйдыгыз. 19  Әйе, бу көнне сез үзегезне Йәрубагал һәм аның өйдәгеләренә карата эчкерсез һәм намуслы тотасыз икән, Әбумәлик өчен сөенегез, һәм ул да сезнең өчен сөенсен. 20  Юк икән, Әбумәликтән ут чыгып, Шехем җитәкчеләре белән Бәйтмилоны йотсын,+ һәм Шехем җитәкчеләре белән Бәйтмилодан ут чыгып, Әбумәликне йотсын».+ 21  Аннары Йофам+ Бәхиргә качып котылды һәм, абыйсы Әбумәликтән курыкканга, анда яшәде. 22  Әбумәлик Исраи́л белән өч ел идарә итте.* 23  Аннары Аллаһы Әбумәлик белән Шехем җитәкчеләре арасында дошманлык үсүенә юл куйды, һәм алар Әбумәлик белән мәкерле эш итте. 24  Бу Йәрубагалның 70 улының рәхимсез үтерелүе өчен үч алынсын дип эшләнде һәм аларның каны өчен җаваплылык аларны үтергән ир туганнары Әбумәликкә+ һәм аңа абый-энеләрен үтерергә ярдәм иткән Шехем җитәкчеләренә йөкләнсен өчен эшләнде. 25  Шехем җитәкчеләре тау башларында, Әбумәликне сагалап аңа һөҗүм итәр өчен, кешеләр куйды. Алар юлда яннарыннан үткән һәр кешене талады. Тора-бара моның турында Әбумәликкә хәбәр иттеләр. 26  Аннары Шехемгә+ Әбә́д улы Гаа́л һәм аның бертуган ир кардәшләре килде, һәм Шехем җитәкчеләре аңа таяна башлады. 27  Алар кырга чыгып, бакчаларыннан йөзем җыйды, аларны изде һәм бәйрәм итә башлады, ә аннан соң үз илаһлары өенә барып,+ анда ашап-эчте һәм Әбумәликне каргады. 28  Шунда Әбәд улы Гаал әйтте: «Кем соң ул Әбумәлик? Ник без аңа хезмәт итәргә тиеш? Ул Йәрубагалның+ улы түгелме соң һәм Зәбу́л аның Шехемдәге вәкиле түгелме? Шехемнең атасы Һамурның кешеләренә хезмәт итегез! Ә аңа без ник хезмәт итәргә тиеш? 29  Бу халык минем җитәкчелегемдә булса, мин Әбумәликне бәреп төшерер идем». Аннары ул Әбумәликне мыскыллап: «Гаскәреңне көчәйт һәм минем белән сугышырга чык»,— диде. 30  Әбәд улы Гаалның сүзләрен ишеткәч, шәһәр башлыгы Зәбулның ачуы кабарды. 31  Ул яшертен генә* Әбумәликкә мондый хәбәр белән кешеләр җибәрде: «Менә Әбәд улы Гаал һәм аның бертуган ир кардәшләре хәзер Шехемдә, һәм алар шәһәрне сиңа каршы котырта. 32  Кешеләрең белән төнлә кил дә кырда сагалап ят. 33  Иртән иртүк кояш күтәрелү белән торып, шәһәргә һөҗүм ит. Һәм ул кешеләре белән сиңа каршы чыккач, аны тар-мар итәр өчен кулыңнан килгәнне эшлә». 34  Әбумәлик бөтен кешеләре белән төнлә күтәрелде һәм дүрт төркем булып Шехем янында сагалап ятты. 35  Әбәд улы Гаал шәһәр капкасы янына чыгып баскач, Әбумәлик үз кешеләре белән бергә яшеренгән урыннан күтәрелде. 36  Гаал кешеләрне күргәч, Зәбулга: «Кара, тау башларыннан кешеләр төшә»,— диде. Ә Зәбул аңа: «Сиңа таулар күләгәсе кешеләр булып күренә»,— дип әйтте. 37  Соңрак Гаал болай диде: «Кара, җирнең үзәк калкулыгыннан кешеләр төшә, ә бер төркем Меоненимның зур агачы ягыннан килә». 38  Зәбул аңа болай дип җавап бирде: «Син бит: „Кем соң ул Әбумәлик? Ник без аңа хезмәт итәргә тиеш?“+ — дип мактанган идең, оныттыңмы әллә? Син бу кешеләргә каршы сөйләдең бит. Чык та алар белән сугыш». 39  Шунда Гаал Шехем җитәкчеләрен җитәкләп, Әбумәликкә каршы сугышка чыкты. 40  Әбумәлик аны куа китте, Гаал исә аңардан качты. Күпләр кырылды, шәһәр капкасына кадәрге юлда үлеләр ятып калды. 41  Әбумәлик Арумада яши бирде, ә Зәбул+ Гаалны һәм аның бертуган ир кардәшләрен Шехемнән куып чыгарды. 42  Икенче көнне халык шәһәрдән чыга башлады, һәм бу турыда Әбумәликкә әйттеләр. 43  Шунда ул кешеләрне алып, аларны өч төркемгә бүлде дә кырда яшеренде. Шәһәрдән халыкның чыкканын күргәч, ул аларга һөҗүм итеп, аларны кырып бетерде. 44  Әбумәлик һәм аның белән булган төркемнәр алга ыргылып, шәһәр капкасы янында урнашты, ә ике төркем кырда булганнарның барысына һөҗүм итеп, аларны юк итте. 45  Әбумәлик көне буе шәһәргә каршы сугышты һәм аны яулап алды. Ул андагы халыкны үтерде, ә шәһәрне, җимереп,+ тоз белән каплады. 46  Шехем манарасындагы бөтен җитәкчеләр, бу турыда ишеткәч, шунда ук Эл-бәри́т+ йортының* сыену урынына* китте. 47  Шехем манарасындагы бар җитәкчеләрнең бергә җыелганы турында Әбумәликкә әйтелгәч үк, 48  ул һәм аның белән булган бар кешеләр Залму́н тавына менеп китте. Әбумәлик кулына балта алды да агач ботагын чабып алып, аны җилкәсенә салды һәм үзе белән булган кешеләргә: «Күрдегезме, мин нәрсә эшләдем, сез дә тиз генә шуны эшләгез!» — диде. 49  Шунда бөтен кешеләр дә ботаклар чабып алып, Әбумәликкә иярде. Алар ботакларны сыену урыны тирәли куеп, аңа ут төртте. Шехем манарасында да булган бөтен халык — якынча 1 000 ир-ат һәм хатын-кыз үлде. 50  Аннары Әбумәлик Тебескә китте. Ул Тебе́с белән сугышыр өчен лагерь корып урнашты һәм аны яулап алды. 51  Шәһәр уртасында бер нык манара тора иде. Бөтен ир-атлар белән хатын-кызлар һәм шәһәрнең бөтен җитәкчеләре шунда качып, бикләнде һәм манараның түбәсенә менде. 52  Әбумәлик манара янына килде һәм аңа һөҗүм итте. Ул, манарага ут төртер өчен, аның керү урынына якынлашты. 53  Шунда хатыннарның берсе өстән Әбумәликнең башына тегермән ташы ыргытты һәм аның баш сөяген ватты.+ 54  Ул тиз генә коралын йөртүче хезмәтчене чакырды да аңа: «Кылычыңны чыгарып, мине үтер, югыйсә минем хакта: „Аны бер хатын үтерде“,— дип әйтерләр»,— диде. Шунда хезмәтчесе аңа кылычын кадады, һәм ул үлде. 55  Исраил кешеләре, Әбумәликнең үлгәнен күргәч, бөтенесе өйләренә кайтып китте. 56  Шулай итеп Аллаһы Әбумәликкә аның үз 70 абый-энесен үтереп атасына эшләгән явызлыгына карап кайтарды.+ 57  Аллаһы шулай ук Шехем кешеләре эшләгән бар явызлыкны аларның үз башларына төшерде. Шулай итеп аларга Йәрубагал+ улы Йофам+ әйткән каргыш төште.

Искәрмәләр

Я, бәлки, «җир хуҗаларыннан».
Сүзгә-сүз «сөягегез һәм тәнегез».
Яки «гыйбадәтханәсеннән».
Сүзгә-сүз «майларга».
Яки «мул уңышымны».
Сүзгә-сүз «майлыйсыз».
Яки «җанын».
Яки «Исраилдә өч ел мирза булып кыланды».
Яки «мәкерле эш итеп».
Яки «гыйбадәтханәсенең».
Яки «ныгытмасына».