Чыгыш 10:1—29

  • 8 нче җәза: саранча (1—20)

  • 9 нчы җәза: караңгылык (21—29)

10  Йәһвә Мусага болай диде: «Фиргавен янына бар, чөнки мин, аның алдында шушы галәмәтләрне күрсәтер өчен,+ аның һәм хезмәтчеләренең киреләнүенә юл куйдым.+  Мин шулай ук моны син үз улларыңа һәм оныкларыңа Мисыр халкын ничек каты җәзалаганымны һәм алар арасында нинди галәмәтләр эшләгәнемне сөйли алсын өчен эшләдем,+ һәм сез минем Йәһвә икәнемне һичшиксез беләчәксез».  Шунда Муса белән Һарун фиргавен янына барып, аңа болай дип әйттеләр: «Исраиллеләр* гыйбадәт кылган Аллаһы — Йәһвә болай ди: „Кайчанга хәтле син миңа карышып торырсың?+ Халкымны җибәр, ул миңа гыйбадәт кылсын.  Ә халкымны җибәрмәсәң, мин иртәгә синең илеңә саранча җибәрәчәкмен.  Алар бөтен җирне каплап алачак һәм җир өстен күреп тә булмаячак. Алар боз явудан харап ителмичә торып калган бөтен үсемлекләрне ашап бетерәчәк һәм кырда үскән барлык агачларыгызны шәп-шәрә калдырачак.+  Алар синең йортларыңа, барлык хезмәтчеләреңнең йортларына һәм бөтен Мисыр җирендәге йортларга кереп тулачак. Шулкадәр күп саранчаны аталарыгызның да, ата-бабаларыгызның да моңарчы күргәне юк иде әле“».+ Сүзен әйтеп бетергәч, ул борылды да фиргавен яныннан чыгып китте.  Шунда фиргавеннең хезмәтчеләре аңа: «Бу адәмнең янауларын күпме түзеп була инде?* Җибәр син аларны, үзләренең Аллаһысы Йәһвәгә гыйбадәт кылсыннар. Мисырның харап булуын күрмисеңме әллә?» — диделәр.  Шулчак Муса белән Һарунны кире фиргавен янына китерделәр, һәм ул аларга: «Барыгыз, үзегезнең Аллаһыгыз Йәһвәгә гыйбадәт кылыгыз. Кемнәр бара?» — диде.  Муса: «Яшьләребез һәм олы яшьтәгеләребез, улларыбыз һәм кызларыбыз, сарыкларыбыз һәм эре малыбыз барачак,+ чөнки без Йәһвә хөрмәтенә бәйрәм үткәрәчәкбез»+,— диде. 10  Ул аларга: «Әгәр мин сезне һәм балаларыгызны берәр кайчан җибәрсәм, димәк, Йәһвә чыннан да сезнең белән!+ Ниятегезнең явыз икәнлеге күренеп тора. 11  Юк! Ир-атларыгыз гына барып, Йәһвәгә гыйбадәт кылсыннар, сез бит шуны сорыйсыз»,— диде. Һәм аларны фиргавеннән куып чыгардылар. 12  Йәһвә Мусага болай диде: «Кулыңны Мисыр җиренә суз, Мисыр җиренә саранча ябырылсын. Алар бу җирдә үскән бөтен үсемлекләрне, боз явудан торып калган бар нәрсәне ашап бетерсен». 13  Муса шунда ук таягын Мисыр җиренә сузды, һәм Йәһвә шул җиргә көнчыгыш җиле җибәрде. Җил бер көн һәм бер төн буе исте. Иртә белән көнчыгыш җиле саранча алып килде. 14  Саранча бөтен Мисыр иленә ябырылды һәм бөтен Мисыр җирен басып алды.+ Бу коточкыч хәл иде.+ Шулкадәр күп саранчаның моңарчы беркайчан да булганы юк иде һәм моннан ары да булмас. 15  Саранча бөтен җир өстен каплап алды, һәм алардан җир йөзе караңгыланды. Алар шул җирдәге боз явудан торып калган бөтен үсемлекләрне һәм агачлардагы бөтен җимешләрне ашап бетерде. Мисыр җирендәге агачларда бер яшел яфрак та, кырларда бер яшел үлән дә калмады. 16  Фиргавен шунда ук Муса белән Һарунны чакырды һәм аларга болай диде: «Мин Аллаһыгыз Йәһвәгә һәм сезгә каршы гөнаһ кылдым. 17  Минем гөнаһымны бер юлга кичерче, һәм Аллаһыгыз Йәһвәдән бу һәлакәтле җәзаны алып куюын үтенеп сорагызчы». 18  Шуннан соң ул* фиргавен яныннан чыгып, Йәһвәгә үтенеп дога кылды.+ 19  Шунда Йәһвә җил юнәлешен үзгәртте, һәм гаять көчле көнбатыш җиле исә башлады. Җил саранчаларны алып китте дә Кызыл диңгезгә ташлады. Мисыр җирендә бер саранча да калмады. 20  Әмма Йәһвә фиргавеннең үҗәтләнүенә юл куйды,+ һәм ул исраиллеләрне җибәрмәде. 21  Шунда Йәһвә Мусага: «Кулыңны күккә таба суз, Мисыр җиренә караңгылык, дөм караңгылык төшсен»,— дип әйтте. 22  Муса шунда ук кулын күккә таба сузды, һәм өч көн буе бөтен Мисыр җирендә дөм караңгылык булды.+ 23  Кешеләр бер-берсен күрмәде, һәм беркем дә өч көн буе беркая да бармады. Ләкин исраиллеләр яшәгән җирдә якты иде.+ 24  Аннары фиргавен, Мусаны чакырып алып, аңа болай диде: «Бар, Йәһвәгә гыйбадәт кылыгыз.+ Тик сарыкларыгыз һәм эре малыгыз монда калсын. Ә менә балаларыгыз сезнең белән бара ала». 25  Әмма Муса болай дип әйтте: «Син шулай ук безгә яндыру корбаннары белән башка корбаннар китерү өчен хайваннар да бир,* без аларны Аллаһыбыз Йәһвәгә корбанга китерәбез.+ 26  Малыбыз да безнең белән барачак. Тояклы бер мал да монда калырга тиеш түгел, чөнки без аларның кайберләрен Аллаһыбыз Йәһвәгә гыйбадәт кылганда кулланачакбыз. Ә Йәһвәгә гыйбадәт кылганда нинди малны корбан итеп китерәчәгебезне без анда барып җиткәч кенә беләчәкбез». 27  Шунда Йәһвә фиргавеннең үҗәтләнүенә юл куйды, һәм ул аларны җибәрергә рөхсәт итмәде.+ 28  Фиргавен аңа: «Күземнән югал! Яныма бүтән килеп йөрисе булма, чөнки яныма килгән көнне үләчәксең»,— дип янады. 29  Муса: «Ярар, син әйткәнчә булсын, мин синең күзеңә бүтән күренмәм»,— диде.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Еврейләр».
Сүзгә-сүз «Бу адәм безнең өчен күпме тагын тозак булачак?»
Күрәсең, Муса.
Яки «хайваннар алырга да рөхсәт ит».