Чыгыш 13:1—22
13 Йәһвә Мусага болай диде:
2 «Исраиллеләр арасындагы һәр беренче ир баланы миңа багышла.* Кешеләрнең һәм хайваннарның ата җенестәге беренче булып туган балалары — минеке».+
3 Аннары Муса халыкка болай диде: «Мисырдан, коллык җиреннән* чыккан көнне хәтерегездә саклагыз,+ чөнки Йәһвә сезне аннан үзенең кодрәтле кулы белән чыгарды.+ Шуңа күрә ачыткы кушылган бернәрсә дә ашамагыз.
4 Сез бу җирдән аби́б* аенда, шушы көнне чыгасыз.+
5 Йәһвә сезне кәнганлылар, хитлеләр, аморлылар, хивлеләр һәм йәвүслеләр җиренә,+ сезгә бирәм дип, ата-бабаларыгызга ант иткән,+ сөт белән бал аккан җиргә алып килгәч,+ бу айда сез болай эшләргә тиеш:
6 җиде көн төче икмәк ашагыз,+ ә җиденче көнне Йәһвәгә багышланган бәйрәм булачак.
7 Төче икмәкне җиде көн буе ашагыз.+ Сездә ачыткы кушылган һичнәрсә булмасын,+ һәм сезнең җирегездә* беркайда да ачыткы булмасын.
8 Һәм шул көнне сез улларыгызга: „Моны мин Мисыр җиреннән чыкканда Йәһвәнең миңа карата кылган эшләрен хәтеремдә саклар өчен эшлим“,— дип әйтегез.+
9 Һәм Йәһвәнең кануны телегездән төшмәсен өчен, бу бәйрәм йоласы сезнең өчен кулыгыздагы һәм маңгаегыздагы* билге* кебек булырга тиеш,+ чөнки Йәһвә сезне Мисыр җиреннән үзенең кодрәтле кулы белән алып чыкты.
10 Бу күрсәтмәне билгеләнгән вакытта елдан-ел үтәгез.+
11 Йәһвә сезне ата-бабаларыгызга һәм сезгә бирергә ант иткән кәнганлылар җиренә алып килгәч,+
12 сез беренче булып туган һәр ир баланы һәм шулай ук үз малыгызның ата җенестәге беренче булып туган һәр баласын Йәһвәгә багышларга тиеш. Алар — Йәһвәнеке.+
13 Беренче туган һәр ишәк баласын сарык белән йолып алыгыз, ә йолып алмасагыз, аның муенын сындырыгыз. Беренче булып туган һәр улыгыз йолып алынырга тиеш.+
14 Соңрак улыгыз сездән: „Бу нәрсәне аңлата?“ — дип сораса, болай диегез: „Йәһвә үзенең кодрәтле кулы белән безне Мисырдан, без коллыкта булган җирдән алып чыкты.+
15 Фиргавен киреләнеп, безне җибәрмәгәч,+ Йәһвә Мисыр җирендә һәр беренче баланы — кешеләрнең баш баласыннан алып хайваннарның беренче баласына кадәр һәлак итте.+ Менә ни өчен мин хайваннарның ата җенестәге беренче булып туган бөтен балаларын Йәһвәгә корбан итәм һәм беренче туган һәр улымны йолып алам“.
16 Бу — кулыгыздагы билге һәм маңгаегызга бәйләнгән* тасма кебек булсын,+ чөнки Йәһвә безне Мисырдан үзенең кодрәтле кулы белән алып чыкты».
17 Филистилеләр җиренә алып барган юл кыскарак булса да, фиргавен халыкны җибәргәч, Аллаһы аларны ул юлдан алып бармады. Чөнки Аллаһы: «Сугыш чыгып, халыкның кире уйлавы һәм Мисырга әйләнеп кайтуы ихтимал»,— диде.
18 Шуңа күрә Аллаһы халыкны урау юлдан — Кызыл диңгез янындагы чүл аша алып китте.+ Исраиллеләр Мисыр җиреннән хәрби тәртиптә чыкты.
19 Муса шулай ук Йосыфның сөякләрен дә үзе белән алды, чөнки Йосыф: «Аллаһы сезгә, һичшиксез, үз игътибарын юнәлтәчәк, һәм шул чакта сез үзегез белән минем сөякләремне моннан алып чыгыгыз»+,— диеп, исраиллеләрне ант иттергән иде.
20 Алар Сохкәттән кузгалып, чүл читендә урнашкан Итамда чатырлар корды.
21 Юлны күрсәтер өчен, Йәһвә аларның алдыннан барды. Ул аларны көндез болыт баганасы ярдәмендә,+ ә төнлә ут баганасы ярдәмендә алып барды. Шулай итеп алар көндез дә, төнлә дә юлларын дәвам итте.+
22 Болыт баганасы көнозын, ут баганасы төнозын халык яныннан китмәде.+
Искәрмәләр
^ Сүзгә-сүз «изгеләндер».
^ Сүзгә-сүз «коллык йортыннан».
^ Ә15 кушымт. к.
^ Сүзгә-сүз «чикләрегез эчендә».
^ Яки «искә төшерү».
^ Сүзгә-сүз «күзләрегез арасындагы».
^ Сүзгә-сүз «күзләрегез арасындагы».