Чыгыш 14:1—31

  • Исраил диңгез буена килә (1—4)

  • Фиргавен исраиллеләрне эзәрлекли (5—14)

  • Исраиллеләр Кызыл диңгезне кичә (15—25)

  • Мисырлылар диңгездә бата (26—28)

  • Исраил Йәһвәгә иман итә (29—31)

14  Йәһвә Мусага болай диде:  «Исраиллеләргә әйт, алар кире килеп, Мигдо́л белән диңгез арасындагы Багалсәфу́н җирләрендә урнашкан Пиһахиру́т каршында чатырлар корсын.+ Чатырларыгызны Багалсәфун каршында, диңгез буенда корыгыз.  Шунда фиргавен исраиллеләр турында: „Алар адашып йөри. Чүл аларны үз тозагына эләктергән“,— диячәк.  Мин фиргавен йөрәгенең үҗәтләнүенә юл куярмын,+ һәм ул аларның артыннан куа китәр. Фиргавенне һәм аның бөтен гаскәрен җиңеп, мин үземне данлармын,+ шул чак мисырлылар минем Йәһвә икәнемне тәгаен белерләр».+ Исраиллеләр шулай эшләде дә.  Соңрак Мисыр патшасына, халык качты, дип хәбәр иттеләр. Фиргавен һәм аның хезмәтчеләре халыкны җибәргәннәренә үкенделәр+ һәм: «Без нәрсә эшләдек? Ник колларыбызны иреккә җибәрдек?» — диештеләр.  Шунда фиргавен сугыш арбаларын әзерләде дә үзе белән гаскәриләрен алды.+  Ул үзенең иң яхшы 600 арбасын һәм Мисырдагы башка барлык арбаларын алды, аларның һәрберсенә гаскәриләр куйды.  Йәһвә Мисыр патшасы фиргавен йөрәгенең үҗәтләнүенә юл куйды, һәм ул исраиллеләр артыннан куа китте. Ул арада исраиллеләр, башларын югары тотып, Мисырдан чыга иде.+  Мисырлылар аларны куа китте+ һәм фиргавеннең барлык сугыш арбалары, җайдаклары һәм гаскәре исраиллеләрне диңгез буенда, Багалсәфун каршындагы Пиһахирут янында куып җитте. Тегеләре чатырларын шунда корган иде. 10  Фиргавен якынлашкач, исраиллеләр мисырлыларның үзләре артыннан куа килгәнен күреп алды. Исраиллеләрне көчле курку биләп алды, һәм алар Йәһвәне ярдәмгә чакыра башлады.+ 11  Алар Мусага болай диде: «Син безне монда чүлгә үләргә дип алып килдеңме?! Мисырда җирләр урын юк идеме әллә?+ Нигә син безнең белән шулай эшләдең? Нәрсә дип безне Мисырдан алып чыктың? 12  Без сиңа Мисырда чакта: „Калдыр безне, без мисырлыларга хезмәт итәбез“,— дип әйтмәдекмени? Чүлдә үлгәнче, безнең өчен мисырлыларга хезмәт итү яхшырак».+ 13  Шунда Муса халыкка болай диде: «Курыкмагыз!+ Нык булыгыз һәм Йәһвәнең бүген сезне ничек итеп коткарачагын күрегез.+ Сез бүген күргән мисырлыларны бүтән инде беркайчан да күрмәячәксез.+ 14  Йәһвә үзе сезнең өчен сугышыр,+ сез исә тыныч торыгыз». 15  Шулчак Йәһвә Мусага болай диде: «Ни өчен син миннән ярдәм сорыйсың? Исраиллеләргә әйт, чатырларын җыеп, юлларын дәвам итсеннәр. 16  Син исә таягыңны ал да кулыңны диңгез өстенә суз һәм аны икегә аер, шунда исраиллеләр диңгез уртасындагы коры җирдән үтә алыр. 17  Мин исә мисырлыларның йөрәкләренең үҗәтләнүенә юл куярмын, һәм алар исраиллеләр артыннан куа китәр. Нәтиҗәдә, мин фиргавенне, аның бөтен гаскәрен, сугыш арбаларын һәм җайдакларын юк итеп, үземне данлармын.+ 18  Мин фиргавенне, аның сугыш арбаларын һәм җайдакларын җиңеп үземне данлагач, мисырлылар минем Йәһвә икәнемне тәгаен белерләр».+ 19  Шунда Аллаһының исраиллеләр алдыннан барган фәрештәсе+ аларның артына күчте, һәм алларында торган болыт баганасы да күчеп, алар артына басты.+ 20  Ул мисырлылар белән исраиллеләр арасында торып,+ бер яктан караңгы болыт булды, ә икенче яктан төнлә яктыртып торды.+ Шулай итеп мисырлылар төне буе исраиллеләргә якын килә алмады. 21  Муса кулын диңгез өстенә сузды.+ Һәм Йәһвә, төне буе көчле көнчыгыш җиле истереп, диңгез суларын икегә аерды+ һәм диңгез төбен корытты.+ 22  Шунда исраиллеләр диңгез уртасындагы коры җирдән киттеләр,+ ә сулар аларның уң һәм сул якларыннан стена булып торды.+ 23  Мисырлылар аларны эзәрлекләп барды. Фиргавеннең барча атлары, сугыш арбалары һәм җайдаклары алар артыннан диңгезгә кереп китте.+ 24  Таң атканчы* Йәһвә, мисырлыларга ут һәм болыт баганасыннан күз салып,+ алар арасында буталыш китереп чыгарды. 25  Ул аларның арба тәгәрмәчләрен салдырды, шунлыктан арбаларны алып бару авырлашты. Мисырлылар: «Исраиллеләрдән качыйк! Чөнки Йәһвә аларны яклап, безгә каршы көрәшә»+,— диештеләр. 26  Шунда Йәһвә Мусага: «Кулыңны диңгезгә суз, һәм сулар мисырлыларны, аларның сугыш арбаларын һәм җайдакларын капласын»,— диде. 27  Муса шунда ук кулын диңгезгә сузды, һәм таң атып килгәндә диңгез үз урынына кайта башлады. Ул арада мисырлылар судан качарга тотынды, ләкин Йәһвә аларны диңгез эченә ташлады.+ 28  Сулар кире кайтып, исраиллеләр артыннан диңгезгә кереп киткән сугыш арбаларын, җайдакларны һәм фиргавеннең бөтен гаскәрен каплады.+ Аларның берсе дә исән калмады.+ 29  Ә исраиллеләр диңгез төбеннән, коры җирдән үтте,+ һәм сулар аларның уң һәм сул якларыннан стена булып торды.+ 30  Шулай итеп шул көнне Йәһвә Исраилне мисырлылар кулыннан коткарды,+ һәм Исраи́л диңгез яры буенда яткан мисырлыларның үле гәүдәләрен күрде. 31  Исраил шулай ук Йәһвәнең мисырлыларга каршы күрсәткән бөек кодрәтенә* шаһит булды. Шунда халыкның күңелендә Йәһвәгә карата курку-хөрмәт уянды, алар Йәһвәгә һәм аның хезмәтчесе Мусага иман итте.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «иртәнге сакта», ягъни як. төнге 2 дән иртәнге 6 га кадәр.
Сүзгә-сүз «кулына».