Чыгыш 16:1—36

  • Халык ризык сорап зарлана (1—3)

  • Йәһвә зарлануны ишетә (4—12)

  • Бытбылдыклар һәм манна бирелә (13—21)

  • Шимбә көнне манна бирелми (22—30)

  • Манна истәлек итеп саклана (31—36)

16  Соңыннан бөтен Исраи́л җәмгыяте Элимнан китте һәм Мисыр җиреннән чыгуының 2 нче аеның 15 нче көнендә Эли́м белән Синай арасында урнашкан Син чүленә+ килеп җитте.  Чүлдә бөтен Исраил җәмгыяте Муса белән Һаруннан зарлана башлады.+  Исраиллеләр аларга болай диде: «Аһ, Мисырда ит тулы казан алдында утырганда һәм туйганчы икмәк ашаган чакта Йәһвә кулыннан үлгән булсак иде!+ Ә сез, бөтен халыкны ачтан үтерер өчен, безне бу чүлгә алып килдегез».+  Шунда Йәһвә Мусага болай диде: «Мин күкләрдән сезгә икмәк яудырачакмын.+ Һәркем көн дә чыгып, көненә күпме кирәк, шулкадәр икмәк җыйсын.+ Шулай итеп мин, канунымны үтәрләрме, юкмы икәнен күрер өчен, аларны сынармын.+  Ә алтынчы көнне+ алар бүтән көннәрдә җыеп алганнан икеләтә күбрәк җыйсын да шуны алдан әзерләсен».+  Муса белән Һарун бөтен исраиллеләргә болай диде: «Кич белән Мисыр җиреннән сезне Йәһвә алып чыккан икәнлеген тәгаен белерсез.+  Иртә белән Йәһвәнең данын күрерсез, чөнки ул сезнең Йәһвәдән зарлануыгызны ишетте. Без кем соң? Ни өчен сез бездән зарланасыз?»  Муса сүзен дәвам иттерде: «Йәһвә кичен сезгә ашарга ит һәм иртән җитәрлек икмәк биргәч, Йәһвәнең зарыгызны, үзеннән зарлануыгызны ишеткәнен аңларсыз. Ә без кем соң? Сез бездән түгел, Йәһвәдән зарланасыз».+  Аннары Муса Һарунга: «Бөтен Исраил җәмгыятенә әйт: „Йәһвә каршына килеп басыгыз, чөнки ул сезнең зарыгызны ишетте“»+,— диде. 10  Һарун бөтен Исраил җәмгыятенә моны әйткәч, алар йөзләре белән чүлгә таба борылды, һәм менә, болыт баганасында Йәһвәнең даны пәйда булды.+ 11  Йәһвә Мусага болай диде: 12  «Мин исраиллеләрнең зарын ишеттем.+ Аларга әйт: „Эңгер-меңгер вакытта* сез ит ашарсыз, ә иртән туйганчы икмәк ашарсыз,+ һәм сез минем Аллаһыгыз Йәһвә икәнемне белерсез“».+ 13  Шул кичне бытбылдыклар очып килеп, исраиллеләр тукталган урынны каплап алды,+ ә иртә белән тышта чык төште. 14  Чык кипкәч, чүлдә җир өстенә төшкән бәс сыман,+ вак бөртекле ярмага охшаш нәрсә ятып калды. 15  Моны күргәч, исраиллеләр бер-берсенә: «Нәрсә бу?» — диештеләр, чөнки алар моның нәрсә икәнлеген белми иде. Муса болай диде: «Бу — сезгә Йәһвәдән иңгән икмәк.+ 16  Йәһвә менә нәрсә боерды: „Һәрберегез үзенә ашарга күпме кирәк, шулкадәр җыйсын. Сез һәр кешегә, чатырыгыздагы җан башына карап, берәр оме́р*+ җыеп алыгыз“». 17  Исраиллеләр нәкъ шулай эшләде. Алар аны җыя башлады: кемдер күп, ә кемдер аз җыйды. 18  Җыйганнарын омер белән үлчәгәч, күп җыйган кешеләрнең — артыгы, аз җыйган кешеләрнең ихтыяҗы булмады.+ Аларның һәрберсе аны ашарларына кирәк кадәр җыйды. 19  Шунда Муса аларга: «Берегез дә аның бер бөртеген дә иртәнгә кадәр калдырмасын»+,— диде. 20  Ләкин алар Мусаны тыңламады. Кайберәүләр аны иртәнгә кадәр калдыргач, ул кортлап, сасый башлады. Мусаның аларга ачуы килде. 21  Алар аны һәр иртә җыйдылар. Һәрберсе ашарына кирәк кадәр җыйды. Кояш кыздыра башлагач, ул эреп бетә иде. 22  Алтынчы көнне алар ике тапкыр күбрәк — кеше башына икешәр омер икмәк җыйды.+ Шунда Исраил җәмгыятенең барча башлыклары, Муса янына барып, аңа бу хакта хәбәр иттеләр. 23  Ул аларга болай диде: «Йәһвә менә нәрсә ди: „Иртәгә көне буе ял итү көне,* Йәһвәгә багышланган изге Шимбә*+ булачак. Пешерәсе нәрсәне пешерегез, кайнатасы нәрсәне кайнатыгыз,+ ә артып калганын ташламагыз, аны иртәнгә кадәр калдырыгыз“». 24  Алар, Муса кушканча, икмәкне иртәнгә кадәр саклады, һәм ул сасымады да, кортламады да. 25  Шунда Муса болай диде: «Икмәкне бүген ашагыз, чөнки бүген Йәһвәгә багышланган Шимбә. Бүген сез аны җирдә тапмассыз. 26  Сез аны алты көн буе җыярсыз, ә җиденче көнне — Шимбә көнне+ — ул булмас». 27  Әмма җиденче көнне халык арасыннан кайберәүләр аны җыярга чыкты, ләкин бернәрсә дә тапмады. 28  Шулчак Йәһвә Мусага болай диде: «Кайчанга хәтле сез минем әмерләремне һәм кануннарымны үтәүдән баш тартырсыз?+ 29  Онытмагыз, Йәһвә сезгә Шимбәне бирде.+ Шунлыктан ул сезгә алтынчы көнне ике көнлек икмәк бирә. Һәрберегез үз урынында калсын, җиденче көнне беркем дә беркая да бармасын». 30  Һәм халык җиденче көнне Шимбә турындагы канунны тота* башлады.+ 31  Исраил халкы ул икмәкне «ма́нна»* дип атады. Ул вак кына ак орлыкка охшаган иде, ә тәме белән баллы көлчәне хәтерләтә иде.+ 32  Аннары Муса болай диде: «Йәһвә менә нәрсә кушты: „Бер омер ма́нна җыегыз һәм аны буыннан-буынга саклагыз.+ Моны күргәч, сезнең токымнарыгыз минем сезне Мисыр җиреннән чыгарганнан соң чүлдә нинди икмәк белән туендырганымны белерләр“». 33  Шунда Муса Һарунга: «Бер савыт алып, аңа бер омер ма́нна сал да, аны буыннан-буынга саклар өчен, Йәһвә алдына куй»+,— диде. 34  Йәһвә Мусага кушканча, Һарун аны саклау өчен махсус сандык*+ алдына куйды. 35  Исраиллеләр, бүтән халыклар яшәгән җиргә килгәнче,+ 40 ел буе ма́нна ашады.+ Алар Кәнга́н җире чигенә+ килгәнчегә кадәр ма́нна ашады. 36  Бер омер ефаның* уннан бер өлешен тәшкил итә.

Искәрмәләр

Як. 2,2 л. Ә14 кушымт. к.
Яки «Шимбә тоту көне».
Яки «җиденче көнне ял итә».
Күрәсең, ман ху? (нәрсә бу?) дигән евр. сүзеннән килеп чыккан.
Сүзгә-сүз «шаһитлек». Күрәсең, мөһим документларны саклау өчен кулланылган махсус әрҗә.
Бер ефа — 22 л. Ә14 кушымт. к.